Пәрәвезле алмалар
Ян капканы ача да җил кыштырдый бакчада. Без дә эчкә керәбез...
Пәрәвезле алмалар
Ян капканы ача да
Җил кыштырдый бакчада.
Без дә эчкә керәбез,
Алмагачта – пәрәвез.
Кояш байый, ап-аллар
Пәрәвезле алмалар.
Йокламакчы әллә гел,
Күзен йома лаләгөл.
Зәңгәр капка төбендә
Утырабыз бүген дә.
Алма тешлим керт тә керт,
Карыйм авыл күгенә.
Җил кабарта чәчемне.
Күккә алмаз чәчелде...
Төлке баласы
Тәгәрәпләр уйный болында,
Койрыгына үлән ябышкан.
Безелдәшми инде шөпшәләр,
Тагын бер көн кичкә авышкан.
Җил дә тынган. Үлән селкенми.
Кичке серле нурлар коела.
Аякларын сузып, бәләкәч
Күкрәгенә җирнең сыена.
Рәхәтләнеп ауный, тәгәри,
Сусыл үлән белән сөртенә.
Аякларын кинәт күтәреп,
Әйләнә дә ята сыртына.
Күзләрендә болыт сурәте,
Сүнеп бара инде кояш та.
Иртә әле кош-корт ауларга,
Ул кечкенә әле, юаш та.
Ни икәнен белми мылтыкның ул,
Иснәмәгән дары исен дә.
Маңгаенда – кояш нурлары,
Ул үзе дә кояш төсендә.
Канат җилпешеннән кошларның
Йомып-йомып куя күзләрен.
Кинәт җиргә төртә борынын,
Исни мәллә тычкан эзләрен?
Күрәдер ул сөзәк карт тауда
Басып торган йомран гәүдәсен.
Чиркандырып ялгыз йомранны
Шуып үткән тилгән шәүләсен.
Сусыл үлән исе... Җир исе...
Ауный җирдә төлке баласы.
Кич. Болын. Кыр тавыгы кабып
Төшеп килә таудан анасы.
Шаяннар
Кайчагында ул бик тере песи,
Кайчагында ул бик кире песи.
Урамнан аны чакырып керттем,
Сөтле савытка борынын төрттем.
«Бик иртә тордым, озак шукландым,
Тычкан белән мин инде тукландым».
Күзләре яна, ишеккә карый;
«Ишек ачык ич... Качсаң да ярый.
Кирәкми сөт!» – ди, тәпиен суза,
Ишегалдына чыга да сыза.
Көчекне күргәч, сыртын кабарта,
Көчек бик тәмләп ашый кабартма.
Якын ук килә кара көчеккә,
Кабартма тәмләү уе ничек тә.
«Һау!» – диде көчек, песи бик җитез,
Алмагачка ул сикерде бик тиз.
Ә көчек өрә, сикереп карый,
Ята да җиргә тәпиен ялый.
Исеп куйды җил, өзде алманы,
Көчек алдына тезде алманы.
Көчек башына шап итте берсе,
Аннан икесе, аннан дүртесе...
Яшел алманы ялады көчек:
«“Минем баш кадәр, кабарга ничек?»”
Тәгәри көчек, тәгәри алма,
Аларны мырау күзәтә алда.
Ята үләндә, агачтан төшкән,
Нәрсә капкандыр, теле бөрешкән.
Җанлы рәсем
Рәсемемдә бер сыер
Сай инештән су эчә.
Ул берәр тозлы нәрсә
Ашаган инде кичә.
Койрыгын селкеп сыер
Болыннан кайтып керде.
– Сөтемне савыгыз! – дип,
Дык та дык басып йөрде.
“Сыер” сүзе хикмәтле:
Е хәрефен сызуга,
Сыер сырга әйләнде.
Ы хәрефен сызуга,
Сыер серле, хәйләле.
Р хәрефен сызуга,
Сые белән сыйлады.
Эремчек, каймак, ак май
Зур өстәлгә сыймады...
Сыерымның койрыгын
Таңгы җилләр сыйпады.
Битем алланды минем,
Башланды яңа көнем.
– Таң ата, абзарыңнан
Сыер, чык! – дигән идем,
Сыерчык очып килде.
Үлән тулы чык инде.
Сыерчык сыер түгел,
Пырылдап очып китте,
Ыкка ук барып җитте.
Ык суын авыз итте,
Бер йотты, ике йотты,
Кинәт очкылык тотты,
“Ык” итте дә “Ык” итте.
Ык суы әллә кипте,
Әллә эчелеп бетте.
Сыер болынга китте,
Мөгезенә ышкылып,
Сыерчык очып үтте.
Җанлы рәсем ясадым,
Бүгенгә эшем бетте.
Эчеп куям да сөтне,
Ял итәм.
Булды.
Җитте.
Тиен
«Агачларның тамыры
Туңмасын әле!» – диеп,
Дулкын-дулкын шук җилләр
Ак көртләр китә өеп.
Көрткә чумып, төшләнеп,
Көртлекләр йоклый оеп.
Агач башында тиен
Утырды да хәл җыеп,
Очты күрше ботакка,
Ак күбәләкләр коеп.
Тиен тырышты җәен,
Ап-ак гөмбәләр җыеп
Тутырды ич өенә.
Тирән куышка чумды
Бик сөенә-сөенә.
Күзен йомды, сокланып
Кышкы урман көенә.
... Ә җил исә көрт өя
Кап-карт агач төбенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев