Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Шигърият

Паласны кем кагар?

Равил абый Фәйзуллинның балалар өчен шигырьләре.

Паласны кем кагар?

Мәш килеп һәммәсе уйнаган,

котырып, паласны тутырып.

Куяннар биегән,

тиеннәр сикергән,

елтыр күз «Айсылу»

бахбайда йөгергән.

Уеннан калмыйм дип,

Мырауҗан да кергән

күрше бүлмәдән!

Мәтәлчек атканнар,

тәгәрәп ятканнар,

шаярып чапканнар.

Берсе дә калмаган:

аю да калмаган,

керпе дә калмаган,

алар белән бергә

Алмаз да аунаган.

Палас тузанланган,

чүп калган, тап калган..

Уйнадылар шәп, ярар,

ә паласны кем кагар?


Ни яхшы?

Нинди баш кием яхшы?

Эшләпә дә бик яхшы.

Түбәтәй дә бик яхшы.

Малахай да бик яхшы.

Фуражка да бик яхшы.

Папаха да бик яхшы!..

Тагын соң нәрсә яхшы?

Шуларны кияргә лаек

акыл булган баш яхшы!


Хыял

Җир өстендә ниләр бар?

Әтиләр, әниләр бар.

Шәһәрләр бар, илләр бар.

Урманнар бар, чүлләр бар..

Җир асты да хикмәтле!

Анда хәзинәләр бар.

Алтыннар, көмешләр бар,

диңгезләр, инешләр бар...

Күк катында ни юк дисез!

Йолдызлар бар, Айлар бар,

яшеннәр бар, карлар бар...

Ә Газизнең күңелендә

беләсезме ниләр бар?

Бар аның зур хыялы!

Бәлки, андый зур хыялның

юктыр әле булганы!

Аны Җир дә белми әле, аны

Күк тә белми әле,

аны беркем белми әле!..

Бер көн килер, үсеп җитәр

хыялын ул чынлык итәр!

Ул хыялны Җир дә белер,

эшкә ашуын Күк тә күрер!

Әлегә ул, серен саклап,

нәни генә малай булып,

чирәмлектә аунап йөри.


Очты,очты...

Очты, очты, каргалар очты!

Башта кара каргалар очты!

Аннан ала каргалар очты!

Аннан бала каргалар очты!

Артларыннан табалар очты!

Табада борчаклар бар иде!

Шундый эре борчаклар иде!

 Шундый тәмле борчаклар иде!г

Борчакны күргәч, каргалар

канатланырлар инде!

Әй шатланырлар инде!

Болытлар да, кырын ятып,

 ашап ятарлар инде...

Шундый тәмле борчаклар иде!

Торналарны да табынга чакырсалар ярар иде!..


КӘГАЗЬ

Без укый торган китаплар

без яза торган дәфтәрләр

без карый торган альбомнар

башта —агач булганнар.

Яфрак ярып, җилдә шаулап,

Җирдә басып торганнар.

Аннан аларны екканнар,

чапканнар һәм кискәннәр...

Машиналардан үткәреп,

юка кәгазь иткәннәр.

Алдымда — чиста ак кәгазь, –

нинди агачтан икән?

Каеннанмы, нараттанмы,

әллә усактан микән?

Аның урынына яңаны

кемдер утырткан микән?..

...Уйлап тордым да ясадым

кәгазьгә бер имәнне.

Ясадым мин имәннең

шәбен —менә дигәнне!

Очы күккә тигәнне,

мәңге үсеп торырлыкны.

Кош оя корырлыкны.

Күргән кеше шатлансын.

Кәгазьдә генә булса да,

тагын бер агач артсын!


Тау

Газиз белән тотынышып

икәү тауга менәбез.

Менгән саен Туган якның

киңлекләрен күрәбез.

Адым саен без үсәбез,

ә тау —тәбәнәгәя...

Менә-менә башларыбыз

болытка тимәгәе!

Безнең күләгәләр төшә

кошларның канатына.

Утырганбыздыр шикелле

хыялның ак атына!

Уенчык күк өстән —

йортлар күлләр, поезд юллары...

Ә без гүя әкияттәге

Алып батыр уллары!

Газиз белән тотынышып

икәү таудан төшәбез.

Аяк асларына карап

таштан ташка күчәбез.

Арттан тау зураеп кала.

Кошлар очалар өстән.

Күләгәбез, кечерәеп,

аяк астына күчкән.

Тылсымлы кебек күренми

сукмак та, тирә-юнь дә.

Газиз арып кунаклады

әтисенең иңендә.

Ә шулай да күңелләр шат.

Өйдә — әни, алда — юл.

Тауларга менгән кешеләр

Кечерәя алмый ул!


Суык

Чеметтерә суык!

Бала-чага чаба,

битен-кулын уып!

Үҗәт тә соң суык!

Якадан, җиңнәрдән

керә, явыз, шуып!

Тиктормас бу суык!

Тәрәзләргә куйган

мөһерләрен сугып!

Мәрхәмәтсез суык!             

 Кош-кортлар ояда              

бөрешкәннәр туңып!        

Озын куллы суык!               

Аны куар җылы

Әнә, Ай тирәли                 

төшкән алка куеп!

Каныкты бу суык!

Йөри кешеләрне

өйләренә куып

..Күпме нык торса да,

беркөн китәр ул да!

Йә качар ул сулга,

йә олагыр уңга...

җилләр инде юлда!

җилләр инде юлда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев