Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Шигърият

Әниләргә багышланган шигырьләр бәйләме

Танылган шагыйрьләрнең балалар өчен әниләр турында язган шигырьләре.

Әни

Иң кадерле кеше безгә

Әни инде, билгеле.

Иңнәренә мең мәшәкать

Күтәрә ул һәр көнне.

Ашыбыз тәмле булсын, ди

Өебез чиста булсын...

Барыбызга бәхет теләп,

Кыла хәер-догасын.

Бар әниләрдән яхшырак

Дөньяда безнең әни.

Бераз шукланып алсак та

Ачуланмый, әрләми.

Тик күзләре андый чакта

Бик боек, моңсу була.

Әниебез борчылганда,

Безнең дә күңел тула.

Шуңа күрә борчымаска

Тырышабыз аны без.

Әниебез гел шатланып,

Елмаеп торсын, дибез.


Әнигә генә

Кар кешене ясап куйгач,

Өйгә кердем мин.

— Апам, әйдә, чыгып шуны

Күрче!— дидем мин.

—  Эшем бар әле, үскәнем,

Көт бераз гына! —

Дип, тагын күмелде апам

Гөлләр артына.

Апамның гөл арасына

Нигә качканын,

Әни сизмәсен дип, юри

Китап ачканын

Әллә кайчан белдем инде,

Тик әйтмим генә!

Сигезенче март җиткәчтен

Күрерсез менә!

Апам матур җепләр белән

Чигә дә чигә.

Сер итеп әйттем мин аны

Әнигә генә!

Энҗе Мөэминова


Әнием

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

Ренат Харис


Бушлык

Өйнең эче яп-ялангач,

Белмимен әллә нигә.

Кайтып керәсе дә килми

Бүген бөтенләй өйгә.

Бөтен нәрсә үз урынында,

Тик җитешми әллә ни...

Әй, онытып торам икән:

Өйдә юк бүген әни!

Фәнис Яруллин


Әниемнең кызы юк бит

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм,

Әниемнең кызы юк та —

Малае бар бер дигән.

Клара Булатова


Мин әнигә булышам

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул —

Кирәк эшләп ашарга!

Әзһәр Габиди


Әнием

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

«Әннә» дип ачылган бит.

Роберт Миңнуллин


Минем бүләк

Сигезенче март —

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга,

Кайда чәчәк бар?

Кая карама —

Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

«Гомергә,— ди ул,-

Калыр йөрәктә».

Заһирә Гомәрова


Иң матур җыр

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Күрәсезме, букет итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Нинди булган, нинди уңган

Ул һәр эштә, һәр кайда!

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем — әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Җәвад Тәрҗеманов


Әниләр бәйрәме

Беренче тамчылар тама,

Яз килүгә шатланып.

Язлар җиткәч, таңнар ата

Зәңгәрләнеп, сафланып.

Алып кил безгә, яз,

Чәчәкләр бәйләме.

Килеп җитте матур бәйрәм —

Әниләр бәйрәме.

Әниләр — мәңгелек шатлык,

Язгы шатлык, язгы нур.

Әниләргә багышлана

Дөньяда иң назлы җыр.

Үз әнкәсе, үз газизе

Һәркемнең күңелендә.

«Әни-әни» дип сайрыйдыр

Кошлар да үз телендә.

Гөлшат Зәйнашева


Әниләр бәйрәме

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый, —

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Кояш шуңа шатлана.

Әниләр бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрен котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Резеда Вәлиева


 Әни сүзе 

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

 ЗәкияТуфайлова


Әни

Иң матур юллар –син йөргән юллар. 
Иң тәмле сулар – син биргән сулар. 
Иң йөмшак куллар – син сөйгән куллар. 
Иң якты моңнар – син белгән моңнар. 
Иң кайнар эзләр –син баскан эзләр. 
Иң моңлы күзләр –син баккан күзләр. 
Иң тугры сүзләр – син әйткән сүзләр. 
Иң сабыр йөрәк – синең йөрәгең. 
Иң талмас беләк –синең беләгең. 
Иң изге теләк –синең теләгең. 
Иң бөгелгән бил –ул синең билең. 
Гөл сибелгән тел - ул синең телең. 
Үч тотмас күңел –синең күңелең, Әни!

Фәнис Яруллин


Әни кирәк

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

 

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

 

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Роберт Миңнуллин


Җирдә миңа ни кирәк?

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

Тукай туган тел кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк!

Мәңге имин Җир кирәк!

Шәүкәт Галиев


Кирәк

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтлэнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов


Безнең әни

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

 

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, безнең әни.

(Ф.Рәхимголова)


Ял ит, әнием!

Ял ит, әнием,

Ял ит тынычлап,

Төнеңне үткәр

Әйбәтләп йоклап.

Без булган чакта

Әле бик нәни,

Төн йокысын һич

Күрмәдең, әни.

Багышлап безгә

Бар өметеңне,

Имездең, әни,

Татлы сөтеңне.

Коендырдың син,

Киендердең син,

Безгә бәгъреңне

Өзеп бирдең син.

Биләүдән чыккач,

Тәпи йөрергә

Өйрәтеп, юллар

Күрсәттең безгә.

Тукайны укып,

Син ачтың телне,

Без синең белән

Яраттык илне.

Йоклаттың безне,

Уяттың безне,

Әлифба белән

Озаттың безне.

Вакыт таптың син

Әкият сөйләргә.

Өйрәттең безне

Хезмәт сөяргә.

Ышан, әнием,

Минем сүземә,

Тап төшермәбез

Нурлы йөзеңә.

(М.Садри)


Әниемә булышам

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

 

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

(Л.Әмирханова)


Мин әнигә булышам

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

 

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!


Әнием куаныр

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

 

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

 

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

“Минем кызым уңган”,- диеп

Әнием дә куаныр.

(Зөлфия Ханнанова)


Булышчы (Р.Миңнуллин)

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

 

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым! һаман бетми!

Әнием, кил, булышчы!


Сәбәбе нидә икән

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

 

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Тәбигать кочагында.

 

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

(Мөҗәһит)


Ана

И бала! Әнкәң сине

Ярата, сөя, бәбкәм бу, ди,

И ике күзем нуры,

Җаным бу, ди, чәчкәм бу, ди.

 

Тәрбия кылды сине ул.

Син үзең белми идең,

Күп вакыт елый идең,

Йоклый идең, көлми идең.

 

Син еларга башласаң,

Чү-чү, балам, чү-чү, дигән,

Тирбәтеп, көйләп кенә,

Әллү дигән, бәллү дигән.

 

Йокыларын калдырып,

Синең өчен караңгы төн

Әллә ничә уянып,

Биргән сиңа күкрәк сөтен.

(М.Гафури)

***

Иң матур әни

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!

 

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

 

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

***

Иң иртә

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

 

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

8

3

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев