Көмеш кыңгырау

Әнием дәресләре

Шәмсия Җиһангированың балалар өчен шигырьләре.

Әнием дәресләре

Каян беләсең, дисезме,

Шул кадәр күп эшләрне? –

Өйрәтә мине һөнәргә

Әнием дәресләре.

Таныта ак төсләрне дә,

Таныта карасын да,

Хәрефләрне ничегрәк

Матурлап язасын да.

Гарәпчә хәрефләргә дә

Минем «тешләрем үтә».

Беләм, ничек кояш чыга,

Нидән караңгы төшә.

Умачларын да уабыз,

Токмачын да кисәбез,

Тегәбез дә, бәйлибез дә, –

Ошамаса, сүтәбез.

Биергә дә өйрәнәбез,

Шигырьләр дә сөйлибез,

Һәр «дәрес»кә йомгак ясап,

«Туган тел»не көйлибез.

Әнием өйрәтә миңа

Кем дип атарга кемне.

Әнием теле булганга

Яратам Туган телне!

Әнием телендә генә

Сөйләшәм әни белән!

Туган телдәге һәр сүзнең

Кадерен, тәмен беләм, –

Тәм табам Туган телдән!

Һаман саен уңга гына

Китсен дисәң эшләрең –

Өйрән син дә, тизрәк өйрән

Әниең дәресләрен!


Биюче булыр әле

Бер яше генә тулса да,

Уңган безнең Камилә.

Ашый, елый, уйный, йоклый...

Һәм...

Татарча бии белә.

Татар булып туган бала,

Татарчаны үз итә.

Татарча көйләр ишетсә

Тып та тып биеп китә.

Әти аңа юри генә

Русчалап такмак әйтә:

«Сударыня, барыня... – ди,

Тра-ллә-лә-лә, тра-ттә-тә...»

Теләсә нинди такмакка

Биеми шул Камилә, –

«Әпипә»не, «Залидә»не,

«Эрбет»не таный белә!

Бии ул ашаганда да,

Тик кенә утырса да,

Караватта, өйдә бии,

Бии хәтта урамда!

«Биюче булыр бу! – диеп,

Әтием аннан көлә. –

Биер әле киләчәктә

Дәүләт ансамблендә!»


Мәче алдык!

Күршеләрдән күрмәкче,

Алдык без дә бер мәче.

«Йомшак» дип исем куштык. –

Башланды безнең дуслык!

Карап чыкты бөтен җирне:

Өстәл, диван асларын...

Аеруча нык ошатты

Әтиемнең башмагын. –

Иснәп, ялап та карады,

Этеп-төртеп тә йөртте.

Бер дә аптырап тормады,

Эченә кереп китте.

Тегеләй дә болай итеп

Торды да боргаланып,

Ятты аннары йокларга,

Йомгактай йомарланып.

Йоклап алгач, савытыннан

Тәмләп кенә сөт эчте.

Як-ягына каранды да

Өстәлгә менеп китте.

Аквариумнан, үрелеп,

Балык тотмакчы булды.

Тотып алып, тиз-тиз генә

Кабып йотмакчы булды...

Барып чыкмагач бу эше,

Салындырып мыегын,

«Ни эшләргә соң?» – дигәндәй,

Торды бераз боегып.

Ялады аннары, килеп,

Әниемнең кулларын.

Идән буйлап куып йөртте

Дәү әнинең йомгагын...

Дәү әтинең борынындагы

Күзлегенә үрелде... –

Көне буе бертуктаусыз

Көлдерде дә көлдерде...

Үзенең безгә кирәклеген

Әнә шулай белдерде.


Нигә кечкенә?

– Әни! Нигә безнең Гөлназ

Шул кадәрле кечкенә?!

Минем егерме тешем бар,

Ә аныкы... өч кенә.

Ә нигә соң аягында

Басып тора ул көчкә?

Куллары да бәп-бәләкәй,

Бармаклары да нечкә?!

– Үсәр, улым! Синең кебек

Җитсен әле ул өчкә!

Бөтен бәбиләр дә шулай

Кечкенә була башта.

Син дә бик кечкенә идең

Без алып кайткан чакта...

– Мин аны күтәреп йөрим!

Үсмәсен! Шулай торсын!

Әни! Син кечкенә чакта

Кечкенә идеңме соң?!


Урамда

Дәү әнием, кара әле,

Машина үтеп бара.

Ә тегендә... әнә, кояш

Йокларга китеп бара.

Якты китә дә... урамга

Хәзер караңгы төшә. –

Апалар да, абыйлар да

Өенә кереп китә.

Әйдә, без дә өйгә керик. –

Куркам, караңгы төшкәч!

Чыгарбыз әле иртәгә –

Караңгы менеп киткәч.


Ат җиктем

Әй, ат җиктем, ат җиктем! –

Кидердем өзәңгесен,

Камыт, дуга, арканын,

Бәйләдем шөлдерен дә...

Утырып өлгер генә!

Утырттым мин барын да,

Кемгә кая барырга?

Дәү әни: «Кунакка!» – ди,

Дәү әтием: «Чәйгә!» – ди.

Әти белән әнием:

«Эшкә киттек, әйдә!» – ди.

Китим дисәм кузгалып,

Булмый гына бит барып!

Исемә төште шул чак –

Онытылган ыңгырчак,

Онытылган дилбегә! –

Белмәгәнмен ат җигә...

Куыйм дисәм атымны,

Табалмыйм чыбыркыны!

Ирешәлмәгәч моратка,

Караштырып як-якка,

Бары да аттан төштеләр,

Таралышып беттеләр.

Әни алды китабын,

Әти ятты диванга,

Әбием белән бабай

Утырды чәй эчәргә,

«...Ярар инде, кунакка

Барырбыз, — дип, — иртәгә».

Ә мин... белмим нишләргә.

Үзе бераз оят та –

Җигә белмәгәч ат та...

Мин бит әле кечкенә,

Яшем бары өч кенә!

Өйрәнермен зур үскәч,

Яшем унөчкә җиткәч,

Җикмәм әле таякны,

Җигәрмен чып-чын атны!


Балачак кая китә?

– Бала чакта мин дә, улым,

Синең кебек шук идем:

Уйнамаган да көлмәгән

Бер минутым юк иде!

– Бала чагың кайда, әни?!

Әллә калган авылда?

Әллә алырга оныттың

Монда килгән чагында?

Ярар, әни, борчылма син!

Таяк ат җигеп кенә,

Иртәгә иртән үк торып,

Мин аны алып киләм!

Син аны бикләп куярсың

Ачкыч белән, ныгытып!

Аннан инде калдырмассың

Беркайчан да онытып!

– Ә минем бала чак бармы?

Булса, нигә күренми?

Әллә аның минем белән

«Атлы» уйныйсы килми?!

– Бала чагың бар да, улым,

Син аны шул күрмисең!

Балачак илендә яшәп,

Кайдалыгын белмисең.

Үсеп җиткәч, югала да –

Эзләсәң дә, тапмыйсың!

Күпме ялварсаң да, кире

Бала чакка кайтмыйсың!


Дәү әнием

Бер эштән дә курыкмый ул,

Һәрбер эше ялт итә.

Шигырь яза, бәйли, тегә,

Төзи, машина йөртә.

Ашап һич туярмын димә

Өчпочмак, бәлешләрен.

«Булдыралмыйм!» дими бер дә

Ниндиен дә эшләрнең.

«Иманлы бул, акыллы бул,

Бул, – ди, – һөнәрле малай!»

Тыңламый була димени?! –

Дәү әнием – мир-ро-вой!


Абый булдым!

Шатлык миндә, шатлык миндә! –

Сеңелем бар! Абый мин дә!

...Үзе курчак кебек кенә,

Күзе борчак кебек кенә!

Кеп-кечкенә борыны да,

Авызы да уймак кына...

Тик хәзергә аның белән

Булмый әле уйнап кына.

Елап ала кайчагында

«Эм-мә, эм-мә...» диеп кенә.

Йоклап китә үзе бик тиз,

Әни сөтен имеп кенә.

Иреннәрен бөрештереп,

Сөйләшергә азаплана...

Читтән генә карап торам,

Түзеп торам, яратсам да!

Әни әйтә: «Аны кулга

Өйрәтергә ярамый, – ди. –

Аннары гел күтәртә ул,

Бернигә дә карамый...» – ди.

...Күрше әби, кергән саен,

Гел үчекләп кенә тора:

«Сатыгыз сез миңа шушы

Елак кызны...» – дигән була.

Сынар өчен, юри генә

Сөйлидер ул андый сүзне. –

Бирәсем юк беркемгә дә

Шундый тәти сеңелемне!!!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: