Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әнидән хат

Хатка язып сүзләр бетмәс, үзең кайт тизрәк, балам!..

Әнидән хат

«Мәчене дә сагынам...» дип,

Хатлар язмый башладың.

Кайтыр булсаң, кайтыр идең:

Тәки безне ташладың!

Кендегең бәйләндеме соң

Шул Казан каласына?!

Күпме генә шәһәрләшмә,

Син авыл баласы ла...

Әллә... ул Казан дигәннең

Карлары агракмы соң?

Көзләре җәйчәме, әллә

Язлары язракмы соң?!

Нәрсә булган Баегыңа?!

Урманнары, кыры бар!

...Танавы юеш малайлар

Күптән егет булдылар.

Сиңа «апа» дигән кызлар

Кияүдә! Күптән инде!

Сиңа да уйларга кирәк –

Вакытың җиткән инде!

Казлар каклап куйган идем...

Кайтып күзгә күрен бер!

Аунап үскән болыныңда

Җиләкләр дә өлгерде...

Ала муенлы тавыкны

Син кайтуга суярмын,

Токмачлы аш яратасың,

Токмач кисеп куярмын.

Теге әтәч, мур кыргыры,

һаман да кеше талый...

Кайтам дисәң, хатка каршы

Хат язмасаң да ярый...

Ала казны алмаштырдым,

Бәбкәне әз чыгара...

Хатка язып сүзләр бетмәс,

Үзең кайт тизрәк, балам!..»


12.11.1973

Кайтсам-китсәм, нурлы йөзең белән

Ишек ачып каршы аласың.

Шулай өзелеп тик әнкәйләр генә

Яратадыр газиз баласын.

Авызыңнан өзеп, өем-өем

Күчтәнәчләр төяп куясың;

Миңа рәхәт: инде картайсам да,

Килә һаман бала буласым.

Кайчакларда, куеныңа сыенып,

Килә үксеп-үксеп елыйсым.

Син генә бит, әнкәй, һәр сүземне

Ихлас күңел белән тыңлыйсың.

...Итәгендә утырасым килә,

Тоеп кулларыңның җылысын.

...Кайткан саен нигә миннән, әнкәй,

«Килдеңме, балам?» дип сорыйсың?

Ничек инде килим?! Очып кайттым!

Җан иңдергән изге нигезгә.

«Синең өең Казанда бит» димә,

Күңелем ятмый минем ул сүзгә.

Туган йортка кайтып кына була! –

Тагын ничә йортың булса да.

Монда мине тибрәлдергән бишек,

Тәпи атлап чыккан бусага.

Инде күптән искергән булса да,

Паркет түгел булса да идән...

Дөньяның бу җәннәт иңгән җире,

Мәккәм шушы минем, Мәдинәм!

Метр да җитмешнең яртысына

Тигезләшеп килсә дә буең, -

Газиз, кадерлерәк беркемем юк! –

Иртән уем синдә, кич уем...

Әни генә түгел, хәзер инде

Үзем әби кеше булсам да,

Син әнкәем минем тумышта да,

Бүген дә, иртәгә... кайчан да!

Синең янда үткән бала чагым

Серле әкият кебек мәл миңа!

Туган йортсыз, назсыз, тәмле сүзсез, -

Синсез үткән гомерем жәл миңа.


11.10.2004

Кайчан кайтсам да туган ягыма,

Капка төбеннән каршы аласың...

«Кычыткан иде борыным...» диеп,

Әз күчтәнәчне зурлап аласың.

Китә башласам, газиз әнкәем,

Яшь тулы күзең түбән иясең...

«Нәрсә җибәрим...» дип сөйли-сөйли,

Күчтәнәчләрне таудай өясең.

«Каладыр инде әллә нәрсәләр...

Елармын инде, калса, син киткәч...

Җаның теләгән бөтен нәрсәне

Биреп булмый шул, сирәк күрешкәч...

Сирәк кайтасың... Сагынам тәкатьсез!

Минем өчен шул һаман бала син.

Гел-гел сызланып, әрнеп торучы

Йөрәгемнең иң татлы ярасы...»

«Нәрсә җибәрим... Тагын нәрсә?!» дип

Борчылма, әнкәй, берни кирәкми!

 Татлы сүзләрең, назыңны биреп,

Алып каласың минем йөрәкне...

Бүләк иткән ак шәлемне, әнкәй,

Иңнәреңә бер дә япмыйсың,

Керләнмәсен диеп, төреп кенә

Иске сандыгыңда саклыйсың.

 

Мин бит аны сатып алган идем,

Ашка барган чакта ябар дип,

Озак кайтмый торып сагындырсам,

«Кызым бүләге» дип карар дип.

 

...Ә син аны һаман кызганасың,

Кара тисә, дисең, керләнсә...

Ап-ак күңелеңә ак шәлкәең

Бик килешер иде югыйсә!

 

Ничә әйттең инде:

«Шәлеңне, -дип, -

Үлсәм, кире алып китәрсең...»

Әй, әнкәем, ак шәлкәең сине

Алмаштыра алыр микән соң?!

04.02.2005

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев