Көмеш кыңгырау

Ни чәчсәң - шуны урырсың

«Алда кебек, алда кебек иң ямьле яз!». Гөлзадә Әхтәмова шигырьләре.

Җай

Бу дөньяга күпне биргән Ходай —

Зәмһәрир кыш белән эссе җәен,

Мәхәббәт һәм нәфрәт, кайгы-сагыш,

Һәм йөрәк аша үткәрергә җаен.

Ни күрсәң дә, бар да үтеп китә,

Гомер уза тора һәр таң саен.

Ни әйтсәң дә, яшәү яшәү инде,

Елмаерга кирәк табып җаен.

Ачып җибәр кара пәрдәләрне,

Кояш керер күңел түрләреңә.

Юлларың уң булыр киләчәктә,

Яшә ышанып бер җай килеренә.

Бу дөньяда бар да хикмәт белән,

Бернәрсә дә түгел гади генә.

Бәхет үзе янда гына йөрер,

Очрамыйча калмас өметлегә.


КҮТӘРЕНКЕ КҮҢЕЛ

Күңеле күтәренке чакта

Нишләмәс җирдә кеше?

Гөл итәргә тырышыр ул

Башлаган һәрбер эшен.

Күңеле күтәренке кеше

Кул кушырып утырмас,

Ялт итәр йорт-куралары,

Чүп-чар белән тутырмас.

Күңеле күтәренке кеше

Баш имәс чит-ятларга,

Кыю адым белән атлар

Дөреслеген хакларга.

Күңеле күтәренке халык

Егылмас, торып басар.

Авырлыкларны җиңәргә

Җай табар, юллар ачар.

Күңелең һәрчак күтәренке

Булсын, газизем татар!


ӨЛКӘН БУЫН

Сары яфрак келәм булып япкан юлын.

Алтын көздә бәйрәм итә өлкән буын.

Ашыкмыйча әкрен-әкрен генә атлый.

Бар табигать бәйрәм белән бүген котлый.

Яфракларын коя-коя бөгелә каен,

Иелеп сәлам бирә, җилләр искән саен.

Күңел түрләрендә дәртле, шанлы еллар,

Биниһая истәлекләргә бай алар.

Ни әйтсәң дә, көз көз әле, түгел бит кыш.

Өстәлләрдә сыгылып тора «көзге уңыш»:

Бардыр медаль, бардыр мактау кәгазьләре,

Туган илгә хезмәт күрсәткән эзләре.

Бардыр кайгы, бардыр шатлык-куанычлар,

Әйбәт булыр дигән өмет-юанычлар.

Бардыр игелекле кызлар һәм дә уллар,

Ярдәм итәргә сузылган көчле куллар.

Матур итеп үтәсе бар гомер көзен,

Яшисе бар бик кадерләп кенә үзен.

Инде алда яшәү өчен көрәш һәр көн.

Үз көченчә бәя түли аңа һәркем.

Кояш бүген елмайса да саран гына,

Өлкән буын бәйрәм итә хәйран гына.


ШИГЪРИЯТ

Шигърият!

Серләремне сиңа ачып салам,

Син бит миңа һәрчак бик кирәк.

Син булмасаң, нәрсә эшләр иде

Дулкынланып типкән бу йөрәк?

Кайгыларга ничек түзәр идем,

Синең иңнәреңә салмасам,

Уйлар диңгезендә бата-чума,

Ярларыңа ябышып калмасам.

Чәчәкләрне күреп соклануда,

Чыкларыннан чишмә ясауда —

Көч-куәтләр биреп торучы син,

Яшәтмәүче җанны кысада.

Мәхәббәттән яна язган көнне

Ярдәм кулы сузып өлгердең,

Кәгазьләргә тамган күз яшьләрем

Шигырь булып чыкты — терелдем!

Туган телнең бар байлыгын тоеп,

Шигъри хисле йөрәк талпынды.

Эзләнелде сүзләр зурлар өчен

Зирәк, батыр туган халкымны.

Җирдә хыялланып, ни әйтсәк тә,

Изгелектә безнең бар ният.

Җитәкләшеп, бер сукмактан үттек,

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, шигърият!


НИ ЧӘЧСӘҢ, ШУНЫ УРЫРСЫҢ

Бер гөнаһсыз сабый туа — кем җилдән саклар?

Дөньядагы явыз көчтән кем аны яклар?

Яхшылык белән начарлык ураганда аны,

Әхлаксызлар җиңеп чыкса, каралмасмы җаны?

Гомер биргән ата-ана яшәмәсме качып?

Кайгыртучан булырлармы, йөрәкләрен ачып?

Уйларлармы:

«Нәрсә эшли? Ничек укый? Йөри кайсы юлда?

Газиземә язмыш булып ни очрар алда?»

Бала, бала! Япь-яшь бала! Сеңдерә барсын да.

Кем булып чыгар бу бала җәмгыять каршында?

Кырау төшсә, давыл үтсә туган нигезендә,

Мәрхәмәт, тәүфыйк балкырмы бала йөзендә?

Хурлык түгел, зурлык бирсен иде сипкән орлык.

«Ни чәчсәң, шуны урырсың,» — дип әйткән халык.


КӨЗ БАШЛАНА

Көз башлана гына әле,

Табигатьнең бик сак мәле.

Әкрен генә чукларының

Төсен ташлый каен шәле.

Берәм-берәм сары төсләр

Яфракларга күчә бара.

Туган якка аяк баскан

Көзне син туктатып кара!

һич ышанмый килүенә:

Үрмәкүч пәрәвез үрә,

Әбиләр чуагы көлеп

Елмаядыр аягүрә.

Җемелдәшә кашкарыйлар,

Шәмәхә, ак, алсу алар.

«Көз — безнеке, без — көзнеке!» —

Дип мактанып елмаялар.

Көзне көткән азмы куак

Җимешләренә тәм ала,

Кызыл туйда утыра урман:

Кызыл миләш, кызыл балан.

Гомернең дә ашыкмыйча

Көзгә кереп барган мәле.

Тау-тау өелгән хыяллар

Чынга ашар кебек әле...


ЯШӘҮ - СЫНАУ

Яшәү — һәрчак сынау,

Бу җиһанда уйнау.

Отканга — оту,

Отмаганга — кыйнау.

Кыядан очмаса,

Диңгездә батмаса,

Юлда бәрелмәсә,

Йөзтүбән ятмаса

Яши, яши кеше!

Сынау — тик чыныгу.

Саклый һәр почмакта

Бәлагә юлыгу.

Туган көннән үк

Яшәү — һәрчак сынау.

Ләкин бу хакта

Кирәкми еш уйлау.

Тик яшәү дәрәҗәсе

Төшмәсен генә.

Яшәү ул — бәхет,

Кем шуны белә —

Кадерләр җирдә

Үзенә тигәнне.

Эшләр бары тик

Кулыннан килгәнне.

Алынмас зур эшкә,

Җитмәсә көче.

Онытмас — ул бит җирдә

Бары тик кеше!

Гап-гади кеше!


АЛДА КЕБЕК ИҢ ЯМЬЛЕ ЯЗ

Күпме язылмаган хатлар күкрәгемдә,

Гомер буе йөртү авыр йөрәгемдә,

Һаваларга очып китте ак күгәрчен,

Хатларымны алып китте ул, күрәсең.

Сулышларым җиңеләеп китте бераз,

Бәхет алып килде кебек миңа бу яз —

Соңламыйча умырзая чәчәк ата,

Ихлас елмаюы белән җан юата.

Япь-яшь үлән белән горур һәрбер сукмак,

Шундый яшел, шундый нәфис,

шундый йомшак!

Аунармын да сафланырмын, күк күкрәсә,

Шатлыкларым йөгереп килер бер ләбаса.

Салкын давылга урын юк йөрәгемдә,

Якты өмет яши назлы күкрәгемдә.

Җирдә күпме яшәлсә дә, барыбер аз —

Алда кебек, алда кебек иң ямьле яз!

Гөлзадә Әхтәмова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: