Минем яңа курчагым «мама» диеп кычкыра...
Шәүкәт Галиев –танылган балалар шагыйре. Шәвәли, Котбетдиннәрен кем генә белми икән аның!
Шәвәли сәгате
Миңа булды бит әле
Әтиемнең сәгате!
Сәгате дә сәгате –
Әйбәтнең дә әйбәте!
Әйтерсең лә яхшы ат,
Чаба гына, сыптыра –
Өйдә ничә сәгать бар,
Һәммәсен узып тора!
Ялгыш адым
Трамвайга асылынып
Йөргән чакта шаярып,
Уйлагандыр – егетлек,
Өлгерлек бу, чаялык!
Бер аяк белән баскан,
Бер кул белән ябышкан.
Бик тә хәтәр ярышкан,
Бик тә хәтәр ялгышкан..
Калган ялгыш адымда –
Ялгыш баскан аягы,
Сакланып кына атлый –
Хәзер култык таягы...
Курчакның үз әнисе
Минем яңа курчагым
Ятмый һич тыныч кына.
Бигрәк кызганыч итеп:
«Мама» диеп кычкыра.
Ишетсә дә тавышын
Әнкәй йөгереп килми.
Барыбер «кызым» дими –
Курчак бит «Әни» дими.
Хәзинә
Хәзинәләрне
Борын-борыннан
Эзләп бакканннар
Төрле урыннан.
Мөгаен, син дә
Уйга каласың.
Хәзинә диеп
Хыялланасың…
Ята кебектер
Таулар артында,
Ә үзе сиңа
Бик тә якында.
Төшә алсаң
Бик тиз эзенә,
Китапханәдә
Ул бай хәзинә.
Акыл теше кемгә чыга?
Абый нигә дәшми дисәм,
Ник яңагын тоткан дисәм,
Бүген аңа
Акыл теше чыккан икән!
Сорадым мин әниемнән:
– Акыл теше кемгә чыга?
Әни әйтте:
– Әйткән сүзне тыңлаучыга.
Сорадым мин әтиемнән:
– Акыл теше кемгә чыга?
Әти әйтте:
– Үз сүзендә торучыга.
Сорадым мин әбиемнән:
– Акыл теше кемгә чыга?
Әби әйтте:
– Укып гыйлем җыючыга.
Сорадым мин үз-үземнән:
– Сабырлыгың чыдар микән?
Ай-һай әле
Сиңа ул теш чыгар микән?..
Машина ясыйм
Мин рәсем төшерәм
Күп төрле төс белән.
Алдымда барысы да:
Бик-бик күп машина
Зәңгәре, кызылы,
Кыскасы, озыны.
Әти дә сызыша,
Әни дә булыша.
Шәп тә соң машина,
Кәттә соң машина.
Тик бабам катнашмый
Ул һаман ат ясый…
Светофорның өч сүзе
Урамнарны күзәтеп,
Узганнарны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Янып тора өч күзе,
Күреп тора ич безне.
Әйтеп тора өч сүзне:
– Кузгалма! – ди кызыл күз.
– Сабыр! – дия сары күз.
– Ярый! – дия яшел күз.
Без дә аңа карыйбыз,
Күзебезне алмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз:
– Кузгалма! – ди кызыл сүз.
– Сабыр! – дия сары сүз.
– Ярый! – дия яшел сүз.
Шәһәр каргалары
Шулай булган гомергә
Язын каргалар килгән.
Хәзер алар остарды,
Китмиләр туган илдән.
Ник интегеп очарга,
Бик ерак араларга?
Көтеп кенә торалар,
Яз килә каргаларга.
Әбидә кунакта
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы.
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора.
Кайнар! – яланкул тотма,
Тәмле! – телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?
Күктә ниләр бар?
Барган җирдән тукталам да
Күк йөзенә карыйм мин,
Бик озак итеп карыйм мин,
Ниләр барын таныйм мин.
Син дә шулай карыйсыңмы,
Мин күргәнне күрәмсең –
Әнә Аккош һәм Каракош,
Әнә Козгын, Күгәрчен...
Көлтәне дә, Еланны да
Күрәм күкнең түрендә,
Бар Жираф та, Арыслан да,
Бар Куян да, Бүре дә!
Күрәсең Мичне һәм Кызны,
Көянтәне, Табакны,
Күрәсең тагын Йөкчедән
Бер читкә качкан Атны...
Әллә һаман ышанмыйсың,
Әллә һаман көләсең?
Бу бит — йолдыз исемнәре,
Күктә шуны күрәсең!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев