Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Минем туган якта язлар шаулап килә...

Язучы, шагыйрә Зимфира Исламова 27нче апрель көнне ул үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без сезгә аның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Зимфира Исламова язучы, шагыйрә, 2018 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Зурлар белән беррәттән балалар өчен дә иҗат итә. 27нче апрель көнне ул үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без сезгә аның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

Ана телем – җыр теле

И кадерле, газиз, җырлы ана телем,

Кайда синең тибеп чыккан чишмә башың?

Өй түренә элеп куйган бишегемнән

Әйткән «ыг-гы»м хәтерлидер нигез ташым.

 

Әниемнең моңлы назлы җырларыннан

Күңелемдә ана телем бөреләнгән.

Туган телнең ширбәт тәме җанга сеңде

Чәчәкләрдән, җиләкләрдән, бөрлегәннән.

 

Тәпи атлап киткән көндә, каз үләне

«Сары бәпкәм» диеп мине иркәләгән.

Телем татлы, йөзем якты булсын өчен

Язгы ләйсән шифалы су сипкәләгән.

 

Туган ягым – авылымның җилләре дә

Минем өчен чын татарча җыр көйләгән.

«Үги кыз»ны, «Гөлчәчәк»не, «Ак бүре»не

Әбекәем үз телемдә гел сөйләгән.

 

Менә шунда, Ана телем, чишмә башың!

Моңлы бишек җыры белән тел башлана.

Тугарылып туган телдә аралашам,

Үз телемнең сулышыннан җан ашлана.

 

Яратам

Көн яктысын яратам да

Матур гөлләр яратам.

Мин – күбәләк микән әллә,

Ник үсмәгән канатым?

Таң атуын яратам да,

Кошлар моңын яратам.

Сандугачым-былбылым, ди

Әни миңа, җан атып.

 

Су агышын яратам да,

Чишмә җырын яратам.

Үзем көмеш бизәге мин

Туган җиргә карата.

 

Ямьле туган ягым

Минем туган ягымның

Табигате бик гүзәл.

Язын карлар эрү белән

Ак умырзаялар үсә.

Елгаларда ташу киткәч,

Тыныч ага сулары.

Яшел хәтфәгә төренә

Иркен кыр-басулары.

Җәен-кышын һавасы саф,

Чишмә сулары тәмле.

Сокланып карап торам мин:

Туган ягым бик ямьле!

 

Чит-ят кошка

Нинди илләр аша очып килдең,

Безнең ап-ак кышны үз итеп?

Төньякларның газиз күчмә кошы,

Йөрим менә сине күзәтеп.

Безнең якның кышы киң күңелле,

Тәлгәшләрдә –  татлы миләшләр,

Сыйлан, әйдә! Сиртмә-ашханәдә

Өлешеңә төшкән көмешләр.

Канатыңа нинди хисләр төяп

Кайтырсың син туган илеңә?

Миләш тәмен искә төшергәндә

Нинди җырлар килер телеңә?

Затлы күлмәгеңнең төсләреннән

Күз камаша – торам сокланып.

Җимлекләргә һәр көн азык салам –

Кыш буена кошлар туклана.

Сез очарсыз тиздән илегезгә,

Истәлеккә эзләр калдырып:

Кышның серле китап битләренә

Кызыл төстә карлар яудырып.

 

Туган телем бер генә

Атам кебек бер генә,

Анам кебек бер генә

Киләчәгем нигезе –

Туган телемне беләм!

Туган телем – юаныч,

Күңелемә куаныч,

Яшәү серен аңларга

Ул һәрвакыт таяныч.

Туган җирем гөл генә:

Авыллары, каласы!

Үз телемдә сөйләшкәч,

Мин дә былбыл баласы.

Туган телем тибрәтә

Күңел кылларын гелән.

Моңлы аһәңе сеңде

Бишек җырлары белән.

Үз телемдә мин башта

Ватан сүзен ятладым.

Киштәдәге китаплар

Укылмыйча ятмады.

Китапларда иңләдем

Галәмнең киңлекләрен,

Бик күп каһарманнарның

Белдем мин кемлекләрен.

Үз халкымның тарихы

Катлаулы һәм соклангыч!

Югалмас безнең гавам,

Ана телем саклангач!

 

Тәрәзәмне яз шакый

Тәрәзәмне яз шакый:

Урамда – күлләвекләр.

Кәгазь көймәмне урлап,

Йөгерде гөрләвекләр.

Минем сәламне алып,

Диңгезгә ашыгалар;

Сәяхәт итү хыялын

Тормышка ашыралар.

Тәрәзәмне яз шакый –

Күңел тышка ашкына.

Табигать зарядка ясый:

Ургый язның ташкыны!

 

Телебез – милләт сулышы

Халкыбызның туган теле –

Камил, нәфис, төзек тел.

Сөйләшкәндә үз телемдә

Җанга бәлзәм алам гел.

Җырлыйм, дисәм, үз җырым бар;

Укыйм, дисәм – шигырьләр.

Дөньякүләм данга лаек

Язучылар, шагыйрьләр.

Һәр сүзенең үз аһәңе,

Үз моңы, мәгънәсе бар.

Татар телен ишетергә

Мәктәпләрдә булмыйк зар!

Җырлыйм, дисәм, үз җырым бар;

Укыйм, дисәм – шигырьләр.

Дөньякүләм данга лаек

Язучылар, шагыйрьләр.

Телебез – милләт сулышы,

Туган халкымның җаны.

Ерак гасырларга җитәр

Әдипләребез даны.

Җырлыйм, дисәм, үз җырым бар;

Укыйм, дисәм – шигырьләр.

Дөньякүләм данга лаек

Язучылар, шагыйрьләр!

 

Тагын килер Җәйсылу

Җәйнең соңгы ае кабат

Хушлаша безнең белән.

Тук башаклар өстеннән ул

Урманга китә, беләм.

 

Сары яфракка төренеп,

Кышын тәмләп йоклар ул.

Көнсанагычның битләре

Ерта-ерта юкарыр.

 

Һәм тагын килер Җәйсылу,

Яшел күлмәген киеп.

Елга-күлләрдә йөзәрбез,

Сәламәт булыйк диеп.

 

Текә тауларга менәрбез,

Узышып шаян җилне.

Табигатьтән җыр отарбыз,

Данларга Туган илне.

 

Соңлаган яз

Кояш та бар, тамчы да бар,

Ә тирә-як тулы кар.

Миңа нәрсә – чана шуам.

Тынгысыз әнә кошлар!

 

Тәрәзәгә куна чыпчык,

Чакыра тышка: «Чык, чык!

Кайчан килә соң яз, ди ул,

Ашарыма аз», – ди ул.

 

Әйтерсең, бу кыш – мыҗык карт,

Үтеп бара инде март.

Җылы киен, ди әбием.

Бияләем ике кат!

 

Бер телем ак ипи алам,

Аны җимлеккә салам.

Бездә карасы юклыгын

Беләсең бит, кошчыгым.

Аша монысын булса да,

Буш тормасын томшыгың!

 

Һәр бөренең үз язмышы

Кышның елак карларыннан

Күзләремә яз ягыла.

Табигатьнең йөрәгеннән

Тыныч кына моң агыла.

 

Ишетергә телим, дисәң,

Килер язның җан сулышын,

Күр, бакчада алмагачлар

Бөрегә тора тулышып.

 

Һәр бөредә үзгә язмыш

Яз, җәйләре, көзе белән.

Кайсы җәен өзелер дә,

Кайсы булыр көзге келәм...

 

Ә әлегә алар тыныч,

Барсы тигез сулыш ала.

Шуның белән Яшәү ямьле:

Киләчәгең серле кала.

 

      Апрель

Табигатьнең бураннардан,

            кыш шавыннан талган чагы;

Ак төсләрдән туеп бетеп

            киемнәрен салган чагы,

Шәрәлеген кинәт тоеп,

            оялып таң калган чагы;

Яратучым юктыр диеп

            еламсырап алган чагы,

Җанындагы әрнүләрен

            йөгерек суга салган чагы;

Уйсулыкта карларның да

            караеплар калган агы.

...Уйларымның каралары

            агып китсә иде тагын:

Ак җан белән каршылыйкчы

            табигатьнең яшьнәр чагын!

 

 

Тал-тирәкләр

Зәңгәр күлдә көлә-көлә

Су коена

Таң кояшы.

Тал-тирәкләр тып-тын калган

(Күзәтәләр тамашаны),

Җуеп һушын.

 

Алтын нурлар һәр яфракны

Үбә-үбә

Чума суга.

Бу ләззәттән изрәп киткән

Тал-тирәкләр түзә инде

Җан ярсуга.

 

Таң балкышы җемелдидер

Күлнең зәңгәр

Күзләрендә.

Бик бәхетле бу мизгелдә

Нурга чумган тал-тирәкләр

Үзләре дә.

 

Бала-чага башка хәзер

Туган яктан сагыш төяп килдем.

Буш урамнар озата баралар:

Өйле уйнап, туп артыннан чабып,

Тәгәрәшеп йөрми балалар.

 

Сагыныплар нәрсә сөйләр икән

Каз бәпкәсез үскән балачак?

Ялан тәпиләрен үлән үпми,

Су буйлары нәүмиз калачак.

Инеш яры күлмәк-сарафансыз

(Оныткандыр инде безнекен...)

Ә балыклар... и күбәйгән, диләр.

Их!..

Елгаларда йөрсен сөзеп кем?!

Кычыткан да чакмый, чүп кадалмый,

Эз калдырмый комда аяклар.

Күрми инде шаян балачакны –

Бераз кызганыч Туган яклар!

Ә табигать монда шундый хозур!

Юмартлана төшкән, диимме...

Үләннәре тездән тау битендә

Мәмрәп җиләк пешә, әйеме?!

Шул җиләкләр арасына чумып

Йөргән балаларны көтәме?

Өметләнә: менә кайтырлар да

Җәй буе бәхетле итәрләр!

 

Җимеш ашыйсың килсә

Шомырт яныннан ваемсыз

Үтеп китәрмен димә:

Хуш исле ак чәчәкләре

Кулны суздыра минем.

 

Матур кызга бүләккә дип,

Өзгән идем чәчәкне.

Гамьсез гамәлем белән

Ясадым күрәчәкне:

 

Бер бабай күреп торган да

Турыдан ярды сүзне:

“Җимеш ашыйсың килсә, син

Чәчәген язын өзмә!”

 

Минем туган якта

Минем туган якта

Язлар шаулап килә.

Кар сулары ага

Үз юллары белән.

Гөрли-гөрли ташый

Таудан язгы сулар,

Шарлавыклар шавы

Төнгә бераз тынар...

Шаян гөрләвекләр

Урам буйлап чаба,

Кәгазь көймә йөзә

Зур елгага таба.

Минем туган якта

Җырлап килә язлар!

Шәр сулары белән

Өйләр юа кызлар.

Юган челтәр-пәрдә –

Тышта баулар тулы,

Хуш исләргә манып

Үбә кояш нуры.

Күзне чагылдыра

Көмеш тәнле тәрзә.

Өйнең күрке – юып

Элгән ап-ак пәрдә!

Шатлык хисе оча

Җиде күк катына:

Язгы кояш – шук малай

Ачык тәрәз өлгесен

Таган итеп атына.

 

Минем туган якта

Язлар шаулап килә:

Кар сулары ага

Таудан көлә-көлә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев