Көмеш кыңгырау

Минем гаражым

Балалар өчен шигырьләр.

Минем гаражым

Бусы – яшел машина, –
Су ташырга көйләнгән.
Ул су сипкән газоннар
Гөлбакчага әйләнә.
2.
Гаражымнан кызыл айлы
Сары машина чыга, –
Юл бирегез сез аңа,
Ул ярдәмгә ашыга.
«Ашыгыч ярдәм» диләр.
Ышаныч анда, димәк:
Чакыртмыйча калмыйлар,
Кемдер авырса кинәт.
3.
Бусы – аклы-каралы,
Өстә – уты бар әле!
«Полиция» дип янга
Язган икән, кара әле.
Тәртип бозучы булса,
Ут уйната, кычкырта.
Качып кем дә котылмас –
Ул бик тиз куып тота.
4.
Бусы – кызыл, ак билле,
Сез беләсез, билгеле.
Янгын чыккач күршедә,
Иң беренче ул килде.
Озайтмалы баскычы,
Су сиптергеч җиңсәләр...
Өй яны иркен булсын,
Янгынчылар килсәләр.
Машиналар куймагыз,
Подъезд, ишегалдына.
Сак булыгыз, янгын ул
Уйламаганда чыга!
5.
Бусы – миңа нык таныш, –
Күзем алмыйм «КамАЗ»дан.
Җил туздырып үтте ул,
Егылмый калдым аздан.
Ай-һай, көчле машина,
Безнең Чаллыда чыга.
Барлык төзелешкә дә
«КамАЗ» йөкләр ташыган.
«Эш аты» диләр аны,
Ялындырмый, чыдам да.
«Имин генә йөр!» – димен,
«КамАЗ» очраганда.
6.
«Жигули» бар, «Волга» бар,
Бу гаражда бар да бар.
Узышчы машиналар
Мәйданга ашыгалар.
Президент узыша,
Салават та калышмый.
Кемдер йөз кат әйләнде,
Санап бардым, ялгышмый.
Йөрәк тә кирәк монда,
Беләк тә кирәк монда.
Узыш оештырмагыз,
Ялгышып, олы юлда.
7.
Уенчык кына булса да,
Бик бай минем гаражым.
Сезнең алда берничәсен
Кулга алып карадым.
Үскәч, шофер булырмын да,
Рульне ныклап тотармын.
Төзеклеген тикшерермен,
Көпчәк, утлар, маторның.
Юл йөргәндә кагыйдәне
Бозмаска дип сүз бирәм:
Юлда йөрүнең тәртибен
Өйрәнәм мин бүгеннән!

Китап укыганда

Китап алдым кулыма,
Кердем белем юлына.
Китап укыйм, ә күңелем
Җылынганнан җылына.

Шигырьләре ягымлы,
Һәркайсы җырлап тора.
Укыганымны яратты –
Акбай да тыңлап тора.

Туган җиреңне зурла!

Туган илем зур икән,
Күренми иңе, буе.
Чит илләрдә йөргәндә –
Туган җирдә гел уем.

Кадерледән кадерле,
Нигезем, Туган җирем!
Туган җир кече булмый,
Иң зур Ватаным минем!

Туган җирем – иман ул!
Кайда гына торма син –
Кылган һәрбер гамәлең
Туган җирне зурласын.

Су анасы сагышы

Басмаларда толым сүтәм,
Чәчләремдә – ай нуры.
Әллә нигә бик ямансу,
Моңлы бу төнге җырым:
Алтын тарак, алтын тарак,
Юанам чәчем тарап.
Шаян малай, сине көтәм,
Авыл ягына карап.

Су буена кил әле син, –
Тарагымны калдырам!
Якты сукмакка текәлеп,
Күзләремне талдырам.

Талларым бар серләшергә,
Дус күргән камышларым...
Алар гына баса алмый
Ялгызлык сагышларын.
Алтын тарак, алтын тарак,
Ардым чәчемне тарап.
Шаян малай, сине көтәм,
Якты сукмакка карап.

ФАКИЛ САФИННЫҢ “КИБЕТКӘ БАРУЧЫ АЮ” КИТАБЫННАН.
КАЗАН: “СҮЗ” НӘШРИЯТЫ, 2015 ел

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: