Көмеш кыңгырау

Мин үземә кайтып киләм шулай

Гөлназ Нуриева шигырьләре һәм фотосы.

***

Мин чабарга телим, тугарылып,
Йөгерергә яланаяк кына.
Иярәсе итә сабах җиле:
Шыпырт кына иңнәремә куна.

Йөгерәсем килә, үз-үземне алып,
Мин берүзем дигән тансык җиргә.
Итәк очын тартма димен, Вакыт,
Абынмасак кына икәү бергә...  

Минем эзне ком бураны алыр,
Ә артыннан юып узар яңгыр.
Бу юллардан инде күпләр узган, -
Һәр борылыш монда тап-такыр.

Күңелемне киң далага чәчәм, -
Җыям диючегә булсын кулай.
Ашкынырга, ашыгырга әзер, -
Мин үземә кайтып киләм шулай.

***

БЕРӘҮНЕҢ АВЫЗЫННАН
~Күрешәбез кебек үзебез,
Сөйләшкән генә юк күптәннән.
Б.Ибраһим~

Ишекне кем кага
тук та тук;
кем йөри вакытсыз кунакка?
Тик гафу,
ачарга җыенмыйм.
Бик гади барсы да:
Вакыт юк.

Күршедә кем тора, -
күргән юк.
Бишбылтыр күченгән булсам да,
йомышым төшмәде беркайчан.
Ә болай, йомышсыз
кунакка йөрергә
Вакыт юк.

Дусларым бармы да,
әллә юк.
Күрешәбез кебек үзебез.
Серләрне уртага
чыгарып сөйләшеп,
көлешеп алырга
Вакыт юк.

Тормышны бер тотып
күзенә карарга;
йөгереп барганда,
чак туктап калырга
Вакыт юк.

Дәшмәгез берегез,
сүз катып тормагыз!
Ничә кат кабатлыйм:
гәп сатып торырга,
дөньяны танырга,
көзгегә карарга,
яшәргә дә минем
ВАКЫТ ЮК!

***

САБЫЙ
Тәүге көнең бу галәмдә,
Бүгеннән дөнья башка.
Кемнеңдер ташып тулган да
Бәхете күккә ашкан.

Син тәүге тапкыр елыйсың,
Күзләрең ачалмыйча.
Бик өнәп бетермисеңдер:
Һавасы да салкынча.

Бу кеше әллә танышмы, -
Ник тынып калдың, нәни?
Күзләрең ачып карыйсың:
- Синмени минем әни?  

- Мин, балам, сине дөньяга
Кунакка чакыручы,
Еллар буе, сине сорап,
Аллаһка ялваручы.

Мин сине күптән беләм күк,
Мин сине шундый көттем!
Нарасый гына булсаң да,
Минем иң зур бәхетем!

...Күзеңне дә алалмыйсың:
Бу нинди сихри тавыш?
Сүзләре бетмәс шикелле,
Сез бит күптәннән таныш.

Бүгеннән син - Яңа Кеше!
Син юлчы да һәм юлдаш.
Гомер буе яклар сине
Тылсымлы җылы караш.

Әнием! Мин юлчы булдым.

Бүгеннән сиңа юлдаш.

***

...күзләреңне йом да
үз-үзеңне тыңла:
синең күңел касәсеннән
түгелергә тора моң ла;
гүзәл-гүзәл такыялар үрә
һәм бәйләмнәр җыя уйлар;
ә хыялың тезген белми -
ниятендә юллар-юллар...
...күзләреңне йом да
йокла,
талдың...
Ә иртәгә шәфәкъ белән
талгын-талгын
өр-яңа уй, хыял, омтылышлар,
табышлар һәм кискен борылышлар
туачак.
Кемдер тагын дөнья куачак.
Чәбәк-чәбәк сабый куаначак.
Иртәге көн - синең яшәешне
һәр күзәнәк белән тоеп яшьнәр чак.

***

Син бәхетне үзең уйлап чыгар
Һәм ышанып яшә барлыгына.
Кеше сүзен күңелеңә алма,
Аптырама фикер тарлыгына.

Син кояшны рәсем итеп яса
Тоташ кара көннәр сөремендә...
Адәм баласына канат үсмәс,
Очмас иде күктән сөрелгәндә.

Син хыялны чынбарлыктан эзлә,
Бу дөньяга ак хыяллар тансык.
Керфек какмый таңнар аттырганда,
Уйлар булды сиңа мендәр-ястык.

Сагынуны йөрәгеңә яшер,
Ялгыш кына берсе таптамасын.
Аңлатырга сүзләр кирәк түгел:
Сөйгән йөрәк - җөй-җөй тамгалысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 декабрь 2019 - 15:24
    Без имени
    Очень понравилось Син бэхетне узен, уйлап чогар( бэхет тэ , бэхетсезлэктэ очень многогранная , как хрустальная посуда) вот из него каждый выбирает где счастье , а где и нет. Тебе моя родственница здоровья , и радость бытия. Творческих УСПЕХОВ.