Көмеш кыңгырау

Мин – мәктәпкә барасы

Күренекле алтай язучысы Кулер Тепуковтан шигъри күчтәнәч. Шигырьләрне Ленар Шәех тәрҗемә иткән.

Мин – мәктәпкә барасы

Мәктәпкә барасы түгел,

Биш яшьтә генә энем.

Мин укырга кердем инде,

Иртүк башлана көнем.

 

Энем рәхәтләнеп йоклый,

Җылы юрганга чумып.

Чуар мәче урындыкта

Ята бер мырлап, тынып.

 

Тышта салкын җилләр исә,

Карның ява яңасы.

Энем кечкенә, мин – батыр,

Мин – мәктәпкә барасы.

 

 

Чәчәк җыры

Җиләс җилкәй, җиләс җилкәй,

Син мине тирбәт.

Орлыкларым очып китсен,

Офыкны иңләп.

 

Мәктәп янында үссеннәр

Шат балаларым.

Сөенечле җыр бизәсен

Җәй араларын.

 

Кәлтә

– Әй кәлтә, кәлтә, кәлтә!

Койрыгыңны кем кисте?

– Кисмәде, куркуымнан

Ул үзе кубып төште.

– Әй кәлтә, син койрыксыз

Ничек яшәрсең бит, ә?

– Борчылмагыз, койрыгым

Яңадан үсеп җитә!

 

Салават күпере

Яңгыр явып туктады да,

Дөньяга кояш керде.

Матур салават күпере

Елга аша сикерде.

 

Малай-шалайлар барсы да

Бу салават күперен

Тотарга диеп йөгерде

Тизме, әллә әкерен?..

 

Тоталмагач, күпердәге

Төсләрне бүлештеләр,

Бер-берсенә иң матурын

Жәлләми өләштеләр:

 

– Сәйдәшкә булсын яшел төс,

Салаватка – сарысы,

Миңа кызыл җитеп торыр...

Төсле булды барысы.

 

Тиздән салават күпере

Биек тауга юл алды,

Малайлар күреп алганчы

Качты-китте, югалды.

 

Кырмыска зары

Җәй көне эш бик күп була:

Өй төзибез иң баштан,

Кышка ризык әзерлибез –

Эш тә эш бертоташтан.

Башкарган эшне чутласаң,

Саны, шәп, йөзгә җитә.

Тырыш хезмәт арасында

Сиздерми көз дә җитә.

 

Син дә юын, дустым!

Җилдә агачлар чайкала,

Кошлар сайрый урманда.

Иртүк борындык юына,

Үләндә чык булганда.

 

Чисталык ярата торган

Борындык – үрнәк безгә.

Иртә саен юынабыз

Хәзер без һәммәбез дә!

 

Кәҗә бәтие

Тып-тып итеп, йөгереп

Чыкты кәҗә бәтие.

Гүя ямь-яшел алан

Аның өр-яңа өе.

 

Күбәләкләр очалар,

Бал кортлары безелди.

Чикерткә тынып тора,

Гүя нидер сиземли.

 

Алан буйлап йөрде дә,

Адым саен тукталып,

Үлән ашый алмады,

Тирә-юньне таң калып.

 

Кояш тауларга төште,

Кәҗә бәтие арды.

Тып-тып итеп, ач килеш

Өенә китеп барды.

 

Оялам

Көндәлегемдә – «икеле».

Кәеф юк, кайтам өйгә.

Каршыма чыккан эттән дә

Оялам әллә нигә.

 

И маэмаем, күп уйнадык

Дәрес барлыгын белми.

Озын койрык «икеле»не

Башка аласым килми.

 

Бака җыры

Ерак түгел, күл буенда

Артист бака җырлаган.

Җәйге озын көннәр буе

Җырлаган ул, тынмаган.

 

«Якты җырым, серле җырым –

Ул табигать турында.

Күлне мактыйм, җәйне данлыйм

Җырымда һәр урында.

 

Бака-бака-бака-ка-ка –

Мин җырлыйм, син тыңлап тор.

Бака-бака-бака-ка-ка –

Көненә биш йөз тапкыр.

 

Очып килгән чебеннәргә

Аерым җыр багышлыйм.

Тыңларга теләмәсәләр,

Тотам да шулчак ашыйм.

 

Яшел җәйнең матур җыры

Җәелсен офыкларга.

Балалар, сез дә килегез,

Җырларга, көч тупларга.

 

Бака-бака-бака-ка-ка –

Без җырлыйбыз, тыңлап тор.

Бака-бака-бака-ка-ка –

Көненә биш йөз тапкыр».

 

Ни кирәк?

– Ни кирәк сиңа, кошчык?

– Яшел-яшел тугайлар,

Минем шикелле кошлар

Кирәк...

Тагын-тагын да

Күп булсын минем дуслар!

Аннары зәп-зәңгәр күк

Кирәк очып йөрергә,

Биеккә кадәр менеп,

Сабыйларны күрергә.

 

– Ни кирәк сиңа, олан?

– Яшел-яшел тугайлар,

Минем кебек оланнар

Кирәк...

            Булсыннар алар

Тырышлар һәм уңганнар!

Аннары зәңгәр күктә

Һәрвакыт кояш көлсен!

Кошлар, биеккә менеп,

Иркенләп очып йөрсен!

 

Ленар Шәех тәрҗемәләре

Күренекле алтай язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир Кулер Тепуков 1952 елда Алтай Республикасының Онгудай районы Сальдяр авылында дөньяга килә. Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Балалар өчен унбиш китап авторы. Сабыйлар өчен Корней Чуковский, Борис Заходер һ. б. шигырьләрен, Лев Толстой хикәяләрен, Ганс-Христиан Андерсен әкиятләрен, Льюис Кэрролл әсәрләрен, шулай ук Габдулла Тукайның җыентыгын алтай теленә тәрҗемә итүче. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Алтай Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Алтай Республикасының Г. И. Чорос-Гуркин исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Балалар өчен алтай телендә дөнья күргән «Солоны» («Салават күпере») журналының баш мөхәррире. Сабыйлар өчен танып-белү юнәлешендәге «Азатпай» («Кошчык») сайтын оештыручы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: