Мин кем малае? (Ленар Шәех шигырьләре)
Балалар өчен Ленар Шәех шигырьләре.
Мин кем малае?
Мин — әтиемнең малае,
Ике кулымда һөнәр.
Балтасы да, пычкысы да
Минем кулыма күнәр.
Мин — әниемнең малае,
Оялчан да, юаш та.
Минем өчен савыт-саба
Юылып куйсын башта.
Мин - дәү әнием малае,
Камыр басарга ярыйм,
Кич белән көтү каршылыйм,
Көндез бибиләр карыйм.
Мин — дәү әтием малае,
Акыллы да, тыйнак та.
Сүзләрем сибелеп ятмый, —
Тырыш та мин, җыйнак та...
Нык тамырлы нәселемнең
Бик күп уңай яклары!.. —
Миндә яши милләтемнең
Иң асыл сыйфатлары!
Каратист
Әнинең ак халаты
Миңа таман, ярады.
Буып куйдым билбавым,
Ак чалбар кидем тагын.
Билбавымда кара төс —
Мин хәзер шәп каратист.
Менә — бер!.. Менә — ике!..
Егып салдым — «унике»!..
Ишегалдына чыктым,
Барсы да калды тып-тын.
Тавыкларны куркыттым...
Миңа өргән этне дә
Урынына утырттым.
Үрдәкләрне өркеттем —
Дөньяны дер селкеттем.
Очып чыкты ата каз,
Аяк болгыйм — аңа аз.
...Йөгергәч чапты арттан,
Эләктерде балактан.
Билбавымны йолкыды,
Урамга хәтле куды.
Каз билендә кара төс —
Ай-яй оста каратист!
АМБАЛ МАЛАЙ
Юлдан килә амбал малай,
Анда олы җан бар, малай!..
Йөз егетне егып салыр,
Тагын йөзне сыгып салыр!
Икеләнмәс, яуга барыр,
Дөньясында батыр калыр.
Дошманнарны кыйнар гына,
Ул сугышмас, уйнар гына!..
Җиргә сукса, җирне ярыр.
Бик теләсә, тауга барыр
һәм күчерер уңга-сулга,
Ә тузанын сибәр юлга.
Күккә сукса, йолдыз кояр,
Учларына кояш сыяр.
Моңсу айны ул туп итәр,
Бик теләсә, гел юк итәр.
Менә шундый амбал малай,
Амбал малай, амбар малай!..
Ышанмыйсың — синең эшең.
Ә ул — мин һәм минем төшем!
ТУГАН ТЕЛЕМ
Туган телем дәү әнинең
Әкиятендә калган.
Дәү әтинең догасында,
Уй-ниятендә калган.
Туган телем әниемнең
Бишек җырына күчкән.
Әтиемнең тире тамган
Бодай кырына күчкән...
Туган телем килеп җиткән
Миңа әнием аша.
Аның тамыры бабама,
Әбиемә тоташа.
Туган телдә сөйләшәм мин,
Җыр җырлыйм, дога кылам.
Сезне дә ана телендә
Сөйләшергә чакырам!
Кояш
Иртәдән кояш чыга.
Нурын сибә басуга,
Урманга, болыннарга... —
Ямь бирә ул аларга.
Кояш елмая, көлә,
Сөенеч алып килә.
Сары күлмәк киябез,
«Саумы, кояш!» — диябез.
Ул да безгә елмаер,
Кич җиткәч кенә баер.
Тик әле кичкә кадәр
Елмаешып, көлешеп,
Шатланып, йөгерешеп
Уйнарбыз бергә-бергә
Гөлбакчада — шушында,
Шат кояш яктысында!
КЕМ КЕМ БУЛА?
Илшат мөгаллим була,
Илдар зур галим була.
«Кибет ачам берүзем!» —
Диеп куйды Гөлйөзем.
«Бизнесмен!» — диде Марат,
Хәйләкәр генә карап.
Депутат була Таһир,
Ул күп сөйләргә маһир.
Үскәнен көтә-көтә,
Илгиз автобус «йөртә».
Айгөл билет сатачак...
Нил авылга кайтачак...
Гали йортлар төзим, ди,
Алсу өйләр бизим, ди.
Таңсылу җыр ярата,
Искәндәр гел хоккей карый,
«Ак барс» диеп җан ата...
Ник эндәшми соң? Нигә?..
Озак уйлый бу Динә!
Менә ул телгә килде:
«Мин Динә булам!» — диде.
ЭТ КАДӘРЛЕ ЭТ
Урам буйлап килә
Сарык кадәрле эт,
Бүре кадәрле эт,
Бозау кадәрле эт,
Үгез кадәрле эт,
Нәкъ фил кадәрле эт...
Үтеп баручылар
Колагына элми.
Әйтерсең бу этне
Алар бер дә күрми.
Барулары бару,
Атлаулары атлау.
Бу эт тия калса,
Кемнән сорыйм яклау?.
Урам буйлап килә
Нәкъ фил кадәрле эт,
Үгез кадәрле эт,
Бозау кадәрле эт,
Бүре кадәрле эт,
Сарык кадәрле эт...
Юк, юк инде, тукта,
Кем соң аннан курка?..
Ул — эт кадәрле эт,
Көчек кадәрле эт!..
БУЛАТНЫҢ ТУГАН КӨНЕНДӘ
Булатның туган көненә
Нәрсә бүләк иттеләр?.. —
Машинага утырттылар,
Самолетка утырттылар,
Төркиягә киттеләр.
Булатны туган көнендә
Төркиядә йөрттеләр.
Кояшта кызындырдылар,
Диңгездә коендырдылар,
Елмаер дип көттеләр.
Булатны туган көнендә
Туйганчы сыйладылар.
Кибетләргә дә бардылар,
Кичке концертка алдылар,
Ошар дип уйладылар.
Йокларга ятар алдыннан,
Ул әйтте: «Болай итик:
Самолетка утырыйк та,
Машинага утырыйк та
Без өйгә кайтып китик!»
ЯЗ КИЛӘ!
Җылы көннәр җитү белән,
Карлар эреп бетү белән,
Елгада боз китү белән,
Яз килә, яз килә!
Сыерчыклар шавы белән,
Кыр казлары явы белән,
Бәхет-шатлык тавы белән
Яз килә, яз килә!
Йомшак, нәфис җиле белән,
Зифа, нечкә биле белән,
Яшел чирәм җире белән
Яз килә, яз килә!
Гөлчәчәкләргә күмелеп,
Яз килә, нурга төренеп,
Каршы алыгыз йөгереп,—
Яз килә, яз килә!
ФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЕНДӘ
Сикерәбез, йөгерәбез —
Коеп куйган көнгерә без,
Аркан буйлап үрмәлибез,
Маймыл яки шүрәле без,
Турникларда тавыклар без,
Стадионда сарыклар без,
Ә йөзгәндә балыклар без.
Үзебезне алкышларбыз —
Бассейнда аккошлар без.
Туп тибәбез, сикертәбез,
Әйтерсең лә чикерткә без.
һәр нәрсәдә үз җаебыз —
Цирктагы шат аю без...
Сикерәбез, йөгерәбез,
Әйтерсең лә көнгерә без...
Кайчагында кеше генә
Була алмый тилмерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев