Көмеш кыңгырау

Мин бабама охшаган

Минем бабам Герой булган, Бер дә куркак булмаган.

БАБАМНЫҢ ОРДЕНЫ

Бүген мин малайлар белән

Кызык уен уйнадым.

Бабамның сугыш орденын

Күрсәтергә уйладым.

Ләкин бушка күрсәтмәдем,

Берәр сум җыеп чыктым.

Шатланып кайттым, мин гүя

Сугышта җиңеп чыктым!

Бабам гына сөенмәде,

Бик усал карап калды.

Акчага кагылмады да,

Орденны сорап алды.

«Нәфес» дигән бер дошманны

Очраткансың, — диде, —

Кан түгеп алган орденны

Пычраткансың», — диде...


МИН БАБАМА ОХШАГАН

Минем бабам

Герой булган,

Бер дә куркак булмаган.

Бик күп орденнары калган,

Тик... сурәте калмаган.

Фото кирәк була икән,

Сугышта батыр калгач.

Нәрсә эшләргә белмибез,

Музейдан сорап килгәч.

Әби әйтә: «Оныгыбыз

Бабасына охшаган.

Шуны гына төшерегез,

Әйбәт чыгар — ышанам!»

Баштарак нык ялындырдым,

Мин бик батыр түгел лә.

Тәртип бозып йөргән чаклар

Әле һаман күңелдә.

Фотога төшәр идемме

Бабамның үзе барда?

Тәртип бозмыйм.

Хәзер минем

Сурәтем музейларда.


Җиңәргә өйрәнә

Иртән тора да Самат:

«Ур-ра!» — диеп кычкыра,

Һөҗүмгә барам дисә,

Диварда кылыч гора.

Иң хәтәр дошманнар да

Һич куркытмый Саматны.

Сугышта рәхәт түгел,

Ул барыбер сынатмый.

Тагын китә һөҗүмгә —

Туган илен сакларга.

Барысы да ап-ачык,

Их, бәләкәй чакларда!

«Ур-ра! Ур-ра!» — дип,

Самат Кылычына үрелә.

Сугышырга дисезме?

Ул җиңәргә өйрәнә!


Абыйның каешы

Мин бүген шундый акыллы,

Мин бүген нык тәртипле.

Мәчеләрне сөеп үтәм,

Сыйпап китәм һәр этне.

һәркем белән исәнләшәм,

Картларга ярдәм итәм.

Игелекле эшләр эшләү

Вакыты иртән икән!

Чиста, пөхтә йөрим бүген,

Пычрак ерып чапмыйм.

Мин бит солдат абыемның

Каешын тагып чыктым!..


БАТЫР БУЛЫР ИДЕМ

Әкияттә туган булсам,

Бер батыр булыр идем.

Шүрәлеләр очраса...

Бер Былтыр булыр идем!

Камыр батыр, Тура батыр

Булсаң да ярар иде.

Әкияттәге гүзәл кызлар

Гел миңа карар иде.

Тумасам да Алып булып

(Мин мактанчык түгел лә...),

Ун батырга торырлык көч

Яши минем күңелдә!

Күрерсез: ат чабышында

Иң алдан чабачакмын.

Илгә дошман явы керсә,

Алышка чыгачакмын!


ХЫЯЛ-АТ

Хыял дигән бер атым бар,

Үзем куштым исемне.

«Андый атлар җир йөзендә

Булмый, булмый», — дисеңме?

Аның белән дәү әнигә

Кайтып киләм һәр көнне.

Атландырмый, утыртмый ул

Миннән башка беркемне.

Бик сорасаң, әни белән

Әтине атландыра.

Тыңламасам, усал булсам,

Тота да капландыра.

Күпме борын канаттым мин

Шул атымда чапканда,

Күпме кояш каршыладым,

Алсу таңнар атканда.

Уйлыйм гына — биш минутта

Айга барып киләбез.

Болытларга менәбез дә

Җиргә карап көләбез.

Иделне кичеп чыкканда

Курыкмыйм бер тамчы да.

Үзеннән-үзе чаба ул,

Кирәкми бер камчы да.

Төшемдә дә, өнемдә дә

Мин һаман аның белән.

Күземә күренмәсә дә,

Аның барлыгын беләм!


РАЗВЕДЧИК САБИТ

Күршебездә генә яши

Сабит исемле малай.

Үтереп мактый да алмыйм,

Начар да түгел алай.

Тик бер тамчы сөйләшми ул,

Сөйләшми, и вәссәлам!

«Апаң өйдәме, нишли?» — дип

Сорап карыйм, мәсәлән.

«Берәрсеннән хат алмыймы,

Үзе язмыймы?» — димен.

Кайчак ачуым да чыга,

Чак түзеп торам, тимим.

Юк, ярамый, бер сөйләр ул,

Чыдарга тек чыдарга!

Әнә: «Телең бармы?» — дигәч,

Шундук телен чыгара.

Ә бит, яхшы укый, диләр,

Дәресендә нишлидер?

Каян «бишле» булсын аңа,

«Икеле» йә «өчле»дер.

Малай бул да сөйләшмә ди,

Ничек буладыр алай?

Күршебездә яшәп ята

«Телле телсез» бер малай.

Ахырдан белдем: бу Сабит

Чыныгу алмакчы, ди.

Үсеп җиткәч, бик данлыклы

Разведчик булмакчы, ди...


САБАНТУЙ ЧИРАТЫ

Һәр ел Сабан туенда

Йөгереп узышабыз.

Беренче кем киләме? —

Анысы үз эшебез!

Малайлар арасында

Шундый тәртип корабыз —

Үпкәләш булмасын дип,

Алмашынып торабыз.

Былтыр мин җиңеп чыктым, —

Иң алдан мин йөгердем.

Бер ел буе авылда

Җиңүче булып йөрдем.

Тагын кайчан җиңәм дип,

Утырам менә санап:

Илдар, Айдар, Илназ, Айназ...

Мирвәли, Нәсим, Самат...

Саматтан соң Барый җиңә,

Аннары Нурый килә.

Минем чират

армиядә

Чагыма туры килә.


КУРКАК БАТЫР

Быел Сабантуй башында

Малайлар көрәштеләр.

Чын батырны ачыкласа

Ачыклый көрәш, диләр.

Ах-ух килеп, шактый гына

Чирәмдә аунадылар.

Кемдер чәчрәп барып төште

Кемнәрдер аумадылар.

Рәсим дигән таныш малай

Батыр калды ахырда.

Җиңүче булгач, тәкә дә

Тиеш инде батырга.

Кечкенә тәкә бәрәнен

Алдан тотып куйганнар.

Мөгезенә, «Батырга!» дип,

Бер язу да уйганнар.

Тәкәне күргәч, мәйданда

Бала-чага сөенә.

Тик, бүләк тәкәне ташлап,

Рәсим чаба өенә.

Нәрсә аны шулкадәрле

Өенә тарта икән?

Батыр калган Рәсимебез

Тәкәдән курка икән!


ГАГАРИННЫ УЙЛАП

(Космонавтлар көне уңаеннан)

Кайтыр да ул:

—  Айдан сәлам! — дияр,

Сәлам төяп кайтыр Марстан.

Уенмыни! Кояш тирәсендә

Йолдыз җиле белән ярышкан!

Кайтып төшәр дә ул:

— Таңчулпанда

Инде күптән, күптән җәй, — дияр.

Сокланмыйча түзә алмас, беләм:

—  Җитәме соң язга, әй!.. — дияр.

Киткәндәге кебек, көләч йөзле

Алып батыр төшәр корабтан...

Моңсу күктә, якты йолдыз булып,

Сагышлары яна еракта...

һәр атылган йолдыз — Юра абыйның

Җиргә таба адым атлавы?

Юк, кояшка таба очкан, диләр, —

Кайтмавыдыр инде, кайтмавы...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: