Көмеш кыңгырау

Миһербансыз

Үз баласын тешләгән дә, песи йөри өй буйлап. “Ташла! – димен, миһербансыз, рәнҗетәсең ни уйлап?”

Миһербансыз

 

Үз баласын тешләгән дә,

Песи йөри өй буйлап.

“Ташла! – димен, миһербансыз,

Рәнҗетәсең ни уйлап?”

 

“Әй шәфкатьсез, явыз ана,

Кем тешли үз баласын?”

Йөгереп барып авызыннан

Килә тартып аласым.

 

“Авырттырмыйм, борчылма, – ди,

Ул бит минем үз улым.

Аякларым дүрт булса да

Юк күтәрергә кулым”.

 

Бабам космоста

 

Быел бабам юк шул инде

Чыршы бүләк итәргә.

Нигәдер, кинәт уйлады

Космоска (о)чып китәргә.

 

Йолдыз булып карап тора 

Суык күктән ул, өшеп.

Ясалма чыршым башына

Кунмасмы икән төшеп?

 

Хәбәр

 

Бүген төнлә Кыш бабай

Хәбәр салган тәрәзгә.

Тиздән киләм, дигәнме,

Сурәтләгән кәрәзләп.

 

– Ник син көндез килмисең?

Әллә инде белмисең..?

Күрер идең кар югын,

Элер идең боз чугың.

 

 – Килә алмыйм чиратсыз,

Түгел мин андый сансыз.

Тышта әле көз ае,

Килермен чыккач җае.

 

Кимермә

 

Кич бакчага куян килгән,

Кылыйлап нидер күзли.

Кар өстеннән сикерә-сикерә,

Алма агачын эзли.

 

 – Өйгә кер, әйдә, курыкма,

Ашатырмын – тилмермә!

Үлмәсен, җимеш бирсеннәр,

Агачларны кимермә!

 

Бу кем эше?

 

Кунактан кайтып керсәм,

Ни күзем белән күрсәм:

Җәеп куйганнар асфальт – 

Урам халкы чиксез шат!

 

Сөенә бала-чага,

Сикереп куллар чаба.

Әби-бабай асфальт буйлап

Сөртенми, атлый-чаба.

 

Яшәргәннәр аяклар,

Ташланганнар таяклар.

Каян килгән бу рәхәт,

Асфальтчыга мең рәхмәт.

 

Шофёр әйтә: кичә генә

Йөри идек нәкъ кырда.
Ватылмаслар машиналар

Моннан ары чокырда.

 

Бу кем эше, кем җәйгән,

Кемгә әйтик рәхмәтне?

Хуҗаларга, җәючегә

Урам халкы рәхмәтле!

Халидә Фәйзрахманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: