Көмеш кыңгырау

Һөҗүмгә барганда (Әхмәт Исхак шигыре)

«Без, куркуны белми, я үләргә, я җиңәргә диеп барабыз!»

Без барабыз алга, һөҗүм итеп,

Җир үкерә, күкләр яңгырый.

«Кермә, егет, утка!» — дигән кебек,

Штык очына кунып, җил елый.

«Анда — үлем, тукта!» — дигән төсле,

Сутлы балчык тарта аяктан,

һәм, ябышып шинель итәгенә,

Чытырманлык тарта һәр яктан.

«Әйдә, кайтыйк кире!» — дигән сыман,

Ак болытлар артка агыла.

Шәрә каен изи ботакларын

Артта калган урман ягына.

«Ирек бирмим артык, — дигән кебек,—

Үлемгә һәм канга барырга!» —

Кисеп ята юлны, каш җыерып,

Дулкынланган тирән, киң елга.

Куй, табигать! Юкка азапланма!

Илдә дошман йөргән чагында,

Бернинди көч мине туктаталмас,

Мин чигенмәм артка адым да!

 

Туган җирнең хәтта бер карышы

Сыкраганда авыр коллыкта,

Нигә миңа яшәү, җаным саклап,

Хурлыклы һәм авыр тынлыкта?!

«Сугышыгыз!» — диеп, корал бирде

Безнең кулга Ватан-анабыз;

Без, куркуны белми, я үләргә,

Я җиңәргә диеп барабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: