Мөдәррис Әгъләмовның балалар өчен шигырьләре
Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов 13нче октябрьдә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында туган.
КАБАК
Яз көне бу түтәл
Яфракка төренде.
Җитте көз, тау кадәр
Кабагы күренде.
Ята ул сөенеп,
Күкрәген киереп,
Һәркемгә әйтә күк:
- Менә мин кем! - диеп.
Ә аны алдылар,
Урталай ярдылар.
Төшләрен чистартып,
Бәлешкә салдылар.
Камырга киенеп,
Күкрәген киереп
Утыра өстәлдә:
- Менә мин кем! - диеп.
Ак майны сөрттеләр,
Кисәкләп кистеләр.
Сәгать тә үтмәде -
Төбенә төштеләр.
Туклыкка тиенеп,
Күкрәкне киереп
Утыра кешеләр:
- Без менә кем! - диеп.
БОЛЫТ
Бер йомгак кебек булып
Тәгәрәп чыкты болыт.
Башта бик нәни иде,
Җил аны назлап сөйде.
Үчти-үчти иттерде,
Сөя-сөя үстерде.
Менә аякка басты,
Офыкларга тоташты.
Ай үсәсен көн үсте,
Түгә-түгә күз яшен.
.. .Болыт кына булсаң да
Үсү авыр, күрәсең.
МАТУРЛЫК МИНЕМ БЕЛӘН
Зур, матур, биек йортлар,
Тәрәзәләрдә утлар...
Ишектән килеп керәм.
Кайда гына барсам да,
Матурлык минем белән.
Алда күл, янда болын...
Уйнаклап йөри колын...
Мин дә тәгәрим, көләм,
Чөнки, кайда булсам да,
Матурлык минем белән.
Сикереп төшәм суларга,
Шундый рәхәт суларга!
Тауларга күтәреләм.
Кайда гына булсам да,
Матурлык минем белән.
Җирем иркен, илем киң,
Горур йөрергә мөмкин,
Имичә башны түбән...
Чөнки, кайда булсам да,
Матурлык минем белән.
Мөдәррис Әгъләмов 13нче октябрьдә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында туган.
Тормыш юлы
Мөдәррис Әгъләмов 1965 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, укуын өзәргә мәҗбүр була. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Яр Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан ул янәдән Казанга кайта һәм, вакытлыча газета-журнал редакцияләрендә эшләп алуларын исәпкә алмаганда, профессиональ язучы сыйфатында иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
М. Әгъләмов - әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, сүз сәнгатебезне алга таба үстергән, милли рухлы традицияләрне дәвам иттергән шагыйрь. Аның шигырьләрендәге кечкенә генә поэтик деталь дә туган ил, милләт язмышы, халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында укучыны тетрәндерерлек гомумиләштерүгә ия. М. Әгъләмовның әсәрләренә тирән мәгънә, табигыйлек, музыкальлек һәм эчке моң хас.
Төп басма китаплары
* Учак урыннары : шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1973.
* Исәнме, йөрәк : шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1978.
* Без, без, без идек : шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.
* Киләчәккә кайту : шигырьләр, балладалар, поэмалар. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1987.
* Мин әйттем... : шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1991.
* Иман тәрәз шакый : шигырьләр, балладалар, поэмалар. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1996.
* Кан тамырын кистем : шигырьләр. - Казан : Рухият, 2001.
Яулаган үрләре
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт, Башкортстан Язучылар берлегенең Ф. Кәрим исемендәге премияләре лауреаты (1992, 1994), Татарстанның халык шагыйре (2006).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
1
топово
0
0