Көмеш кыңгырау

Матур өй (Ренат Харис)

Ренат Харисның балалар өчен язылган поэмасы.

Гөрселдәп җиргә аугач,

ботаклардан чистаргач,

кабыгыннан арынгач,

бүрәнә булды агач.

Төз, юан бүрәнәләр

озыннар һәм авырлар...

КамАЗларга төядек,

алып кайттык авылга...

Бүрәнәләрне киртләп,

бурадык нарат бура.

Яшел чирәм өстендә

сап-сары булып тора.

Акбай йөрде йомышка -

ташып торды йомычка,

ә песи булышмады,

мыштым гына йоклады.

Авылда бүген өмә,

өмәдән калыйм димә —

өй салуның эше күп,

эш күп булгач, кеше күп.

Мүк кыстырып күтәрдек -

булмады җил үтәрлек.

Әле кыш киләсе бар,

явасы бар салкын кар...

Акбай һаман булыша —

чебиләрне куыша:

йомычка ялгыш тисә,

чебинең башын тишә.

Песи күләгә тапкан,

тагын йокларга яткан...

Песи әле кечкенә...

Эшләмичә йөргәнгә

үсә алмый һич кенә.

Җәйдек сап-сары идән:

озынлыгы ун адым,

киңлеккә дә ун адым.

Песи биеп карады,

Акбай биеп карады,

мин сикереп карадым —

шыгырдарлык булмады.

Түбәсен яптык,

кәрнизен кактык,

ишеген куйдык,

болдырын җыйдык...

Буядык...

Юндык...

Нинди матур өй булды!

- Юк,— дип әйтте дәү әти,—

әле эшләр бетмәде,

өй өй булып җитмәде.

Миңа тәрәзләр ошый —

Һәрберсенең өстендә

утыра тавис кошы.

Кем кискәнне әйтимме?

Аны юкә тактадан

ясады дәү әтием!

Мин дә булыштым аңа —

һәр тәрәзгә булсын дип,

кошларны тордым санап...

Балчыктан измә издек,

кирпечкә кирпеч тездек,

түшәмгә тишек уйдык,

тишеккә торба куйдык.

Иртә иде — кич булды,

кич булганда мич булды.

— Песи, песи, кер әле,

яңа мичне күр әле.

Ә песи күптән мичтә,

чыгасы килми һич тә.

Бер көнне бергәләшеп

без өйне җыештырдык.

Тәрәзләргә өр-яңа

матур пәрдәләр кордык.

Төсле телевизорны

антеннага ялгагач,

Акбайга да, миңа да

бернинди эш калмагач,

дәү әтидән сорадым: —

Инде эшләр беттеме?

Өй өй булып җиттеме?

— Юк әле,— ди,— бетмәде,

өй өй булып җитмәде.

Тагын бер атна үткәч

утырттык биек капка.

Капкадан керә ала

мотоцикл да, ат та.

Хәтта иң зур машина

тими капка башына.

Ә песине күр әле,

нинди оста үрмәли!

Ул ашыга-ашыга

менде капка башына.

Менүен менде дә бит,

төшүен төшә алмый.

Куркуыннан калтырап,

елый-елый мияулый.

Песисез калабыз дип,

очкан иде котларым.

Әтием баскыч куйды...

Мин песине коткардым! —

Күр әле,— ди дәү әти,—

капкасы да, капкасы —

кунак чакырып тора

аның һәрбер тактасы!

Көз җиткәч безнең өйдә

тагы да кызды эшләр —

дәү әнием пешерде

кош телләре, бәлешләр,

бавырсак һәм урама —

тәме чыкты урамга.

«Их, уңды!» дия-дия

пешерде гөбәдия,

кәләвәсен, әлбәне,

тагын бик күп әллә ни!

Әни койды коймаклар...

Безгә килде кунаклар.

Сөйләштеләр, көлештеләр,

җырлаштылар, биештеләр,

«Өегез бик якты икән,

җылы булсын»,— диештеләр.

Барыбыз да шатландык,

песием дә шатланды...

 Аны Акбай куган иде,

миңа менеп атланды.

— Акбай, тимә песигә,

песи саклый күседән.

Песи киләсе көзгә

ярдәмче була безгә.

Акбай аңа тимәде.

Песи бер көй көйләде,

ә мин шигырь сөйләдем —

барысы да кул чапты —

кызык чыкты шулчаклы...

Иртәгесен, уянгач, сорадым дәү әтидән:

— Өлгердеме инде өй, дәү әтием, әйт инде?

Дәү әти болай диде:

— Кичә өй туе үтте,

шулай булгач безнең өй

тәмам өлгереп җитте.

Син белеп кал бүгеннән

дуслары күп өй генә

матур һәм яхшы була,

дуслары күп өй генә

җылы һәм якты була!

Ренат Харис.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: