Көмеш кыңгырау

Магнитлы тау

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың балалар өчен шигырьләре.

Магнитлы тау

- Нәрсә диде сиңа әни?

Кайт, диде, соңармыйча.

Тагын берне, дия-дия,

Шудың бит әллә ничә!

- Магнитлыдыр, ахры, бу тау,

Тагын бер генә төшим?

Берне генә!

Ә аннары

Ни кушсаң, шуны эшлим!


Тәртипле

Бүген бик зур вакыйга! -

Ирек кергән укырга.

Бик ошаткан мәктәбен,

Апасын, иптәшләрен.

Кайткач сөйләп туймаган

(Өзмәгән дә куймаган):

- Чулпан, - дигән, - янымда,

Азат, Гөлназ - алдымда...

Ападан күз алмыйбыз,

Укыйбыз да саныйбыз.

- Арткы партада кемнәр? -

Дигән апасы Дилбәр.

- Менә белмим анысын, -

Дигән Ирек, - бармы соң

Артымда минем күзләр?

Арттан кем күрә, юләр!

Боргаланмаска кушты

Бит безгә укытучы!


 

Хәйләкәр каләм

АҺ, Чулпанның каләме

Үтте лә үзәгенә:

Бармакларын тыңламыйча,

Дәфтәрен изә генә.

Тигез юлдан йөри алмый,

Баскычлап төшеп китә.

Туктатам, тыям, дигәндә,

Дәфтәр битләрен тишә.

Их, шул каләм!..

Чулпанның бит

Матур язасы килә.

- Булыш әле, - дип, каләмен

Суза ул әнисенә.

Кулыннан тотса әнисе,

Матур яза каләме.

- Әни, сине тыңлый каләм,

Үзең генә яз әле!


 

Көт, кыңгырау!

Мәктәпкә барам ашыгып,

Яктырмаган әле көн.

Кышын кояш соң чыкса да,

Кичекми шул дәресем.

Ә кемнәрдер инде әнә

Барып җиткән дә тауга,

Портфельләрен читкә куеп,

Ярышып чана шуа!

Сыйныфташларым лабаса -

Илсинә белән Илдар!

Туктамыйча ничек түзим:

Кем егылыр? Кем узар?

Мин дә шуып төшкәләдем

Утырып портфелемә.

Аңга килсәк... исләр китте

Вакытның үткәненә.

Кояш та күптән уянган,

Безне көлеп күзәтә:

- Әйдәгез, - ди, - мыш-мыш килеп

Йөгерегез дәрескә!

Йөгерми ни хәл итәрсең,

Алдады хәйләкәр тау!

Без килгәнче түзеп торчы,

Шылтырама, кыңгырау!


 

Ура, каникул!

Каникул, каникул!

Син - кышның

Иң матур, иң рәхәт чаклары.

Дөньяңны онытып чапмалы,

Карларда тәгәрәп ятмалы.

Контроль эш, диктантлар, дәресләр

Мәктәптә бикләнеп калган чак.

Кичләрен күз иртә йомылса,

Ул булыр уеннан арган чак.

Каникул, каникул!

Син безне

Шулкадәр бәхетле итәсең.

Тик шунсы: җитмичә каласың,

Нигәдер бигрәк тиз үтәсең!


 

Җил

Җил сызгыра колакларда,

Таудан түбән очканда.

Калмакчы була уралып

Башлыктагы чукларга.

Тоталмый шул.

Таудан төшеп

Туктагач кына чана,

Җил, килеп, тезгә сарыла.

Тоттым дип тынычлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: