Көмеш кыңгырау

Әләкче

Йолдыз Шәрәпова шигырьләре.

ӘЛӘКЧЕ
Мин синең чәчеңнән тарттым

Яратып кына, уйнап.

Елап өеңә йөгердең,

Әни орышты чынлап.


Шаярып кына кар аттым,

Эх, сине, эх елакны,

Мин шаярдым, әти чынлап

Борды минем колакны.


Бүген сиңа чәчәк бирдем

Һәм куркып йөрим менә.

Бәлки кабат әләкләрсең

Син мине әниеңә?!.

БАШЛЫ СУГАН        
Әни суган әрче, дигәч,

Тотынсам да тиз эшкә,

Бәләкәй генә бер башны

Әрчеп бетердем көчкә.


Әллә нинди бу суган,

Шундый әшәке, яман.

Бер сәбәпсез бәйләнә —

Мине елатты тәмам.


Күзләремә яшь тулды,

Мышкылдады борыным.

Әледән-әле яшь сөртәм,

Бер почмакка борылып.


Суган кызганмаса да,

Әтием бик жәлләде.

«Кызым, сиңа елашырга

Булышыйммы әллә»,— ди.


Әти алды суганны,

Ләкин йөзен чытмады,

Никтер аның күзеннән

Сыңар яшь тә чыкмады.


Әйе, анысы, әти көчле,

Тик шулаен шулай да...

Әтиемдә каеш барын

Белгән мәллә суган да?!

РӘХМӘТ, КЫШ БАБАЙ!

Чыршыда утлар яңа,

Урамда карлар ява.

Карлары да өр-яңа,

Бүген Яңа ел килде

Сиңа, миңа, дөньяга.

Кыш бабай — минем таныш!

Былтыр да килгән иде.

Зур капчыгыннан алып,

Бүләк тә биргән иде.

«Дәү үс!»—тә дигән иде.

Ул әйткәч, мин дәү үстем —

Былтыр бакчада идем,

Быел мәктәпкә күчтем.

Бабай, рәхмәт инде сиңа

Мине үстергән өчен!

КЫЗЫНГАН КОШЛАР

—   Кошлар кайта көньяктан

Әни, әни карале.

—   Нигә юкны сөйлисең

Урамда бит кар әле.

—   Гел ышанмыйсың миңа.

Кайта дигәч, кайталар.

Көньякта булгангамы,

Нинди кызынган алар,

Барысы да каралар.

КЫШ ҮПКӘСЕ

Әбиемнән качтым да,

Зур сандыкны ачтым да

Җәйге күлмәкне кидем.

Минем күлмәгемне күргәч,

Җәй безнең якка килергә

Ашыксын әле, дидем.

Берсен салдым, берсен кидем.

Күлмәкләрем күп минем.

Кибеткә гел кайткан саен

Алып тора әнием.

Әби берни күрмәде,

Әби берни белмәде.

Сандык бит тора тышта.

Үпкәм зур чынлап кышка.

Китсә китә белмәде,

Шундый суык көннәре.

Бик тә саран, үз урынын

Матур язга бирмәде.

Мин менә җәйне көтәм,

Күлмәк тә көткән икән.

Шундый матур, килешле.

Кыш боза һаман эшне.

Ә кич белән, кич белән

Һәммәсе аптырашта.

Әллә ут капкан инде

Ни булган минем башка?

Өйгә врач апа килде. — 

Суык нык тигән,— диде.

Беләм, үзеннән туйганга

Кыш үпкәләгән инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: әләкче
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: