Көмеш кыңгырау

Көзләр көзе

Көзләрнең дә көзе килеп җитте, әйтерсең лә язлар булмаган...

КӨЗЛӘР КӨЗЕ

Көзләрнең дә көзе килеп җитте,

Әйтерсең лә язлар булмаган,

Әйтерсең лә җәйләр онытылган,

Әйтерсең лә җаным урланган.

Көтеп алган күңел тулылыгын

Кемдер түккән юлның читенә.

Әйтерсең лә тулы күңел яры

Миннән китә, миннән чигенә.

Көзләрнең дә көзе килеп җиткән,

Аннан ары бары кыш кына.

Әле көздән чыгып җиткәнем юк,

Ә күңелем язга ашкына.

Күңелләргә азык бирә торган

Көзләрнең дә суты бар кебек.

Бәлки, кайтыр ташлап киткән хыял,

Бәлки, бирер аны кыш килеп.

Нинди генә мизгеле юк елның,

Тормышта да шулай түгелме?

Бер хыялың чәлпәрәмә килсә,

Икенчесе барлый күңелне.

Көзләрнең дә көзе җитте диеп

Утыручы минме зарланып?!

Үтәр көзе, үтәр әле кышы,

Түзем кирәк, көтсәң язларны.

Үз-үземә менә шундый киңәш:

Алла ташламаса түзәрбез.

Сабырлыкны алмыйбыз бурычка,

Түзеп гомер иткән юләр без.

АВЫЛГА КӘККҮК КИЛГӘН

Ерактан кәккүк тавышы

Моңлы кебек тоела,

Ә якында ишетелсә,

Шомлы кебек тоела.

Авылыбызга кәккүк төшкән,

Монысы нинди фал икән?!

Өй түбәсендә кычкыра,

Ни кайгысы бар икән?

Нигә дип килгән авылга,

Урманнан куганнармы?

Әллә авылдан эзлиме

Югалткан туганнарын?

Оя тапмаганга күрә,

Кайгысы олы аның.

Әллә ясап бирергәме

Кәккүккә үз оясын?

Якын гына кәккүк чакыра,

Ай-һай, шомлы тавышы.

Кайгысымы бу кәккүкнең,

Әллә инде сагышы?

ЯРАН ГӨЛЕМ

Яран гөлен бик яратам,

Сыйпыйм яфрак, тармагын.

Сулар сибәм, көн дә көтәм

Бөреләр ачылганын.

Яран гөлем чәчәк атса,

Нидер үзгәрер кебек.

Миңа түгел, бар дөньяга

Могҗиза килер кебек.

Кояш чыга, тәрәзләрем

Таң нурына күмелә.

Шул нурлардан барлык ямьнәр

Күчә минем гөлемә.

Яран гөлем чәчәк атты!

Түбәм бәхет күгендә.

Кызыл таҗларның салюты

Бүген тәрәз төбемдә.

Гөлнең чәчәк атулары —

Табигатьнең бер сере.

Күңелләргә үтеп кергән

Фәрештәләрнең җыры.

Нәзифә Кәримова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: