Кышның бер көне
Марсель абый Галиевтан кышкы шигъри күчтәнәч.
КЫШНЫҢ БЕР КӨНЕ
Шундый салкын, салкын көн бу!
Автобуслар өшеп килә,
Агачта кош дер-дер килә,
Тәрәзләр дә күшеккән,
Песи борынын өшеткән.
Утлы суык ала өтеп,
Шуны әле яңа белеп,
Морҗалардан чыккан төтен
Кире кереп китәр кебек.
Мин өшемим, диеп, эчтән
Гел кабатлап, уйлап барам.
Әй ашыга-кабалана
Бөтен шәһәр, бөтен урам.
Яшел утны көтә-көтә,
Юл чатында тәмам арыйм.
Мамык кашлы, ак керфекле
Әниемне көчкә таныйм.
- Шундый салкын, салкын көн бу!
Кар да сайрый – тәмам туңган.
Тәрәзләргә генәме соң,
Кояшка да ак бәс кунган!
ПЕСИ БАЛАСЫНЫҢ ОЯЛУЫ
Карлар төшә,
Әйлән-бәйлән
Биеп кенә,
Бер-берсенә
Тиеп кенә...
Денья тулган ак күбәләк белән,
Песи моны беренче кат күрә.
Исе китеп карап тора да ул,
Посып кына килә һәм... сикерә!
Һавада ук тоткач, күбәләкнең
Ни икәнен шунда гына белә.
Алданганын мин күргәнне күргәч,
Кардай йомарланып, җиргә сеңә...
Карлар төшә,
Әйлән-бәйлән
Биеп кенә,
Бер-берсенә
Тиеп кенә...
КАРГАЛАР КӨЛДЕ
Каерылып, җәядән мин
Ук аттым каргаларга.
Шаркылдап көлде каргалар,
Угым кадалды карга.
Мактанып томшыгы барга,
Угымны алды карга.
Калдым батып көпшәк карга,
Карап кара каргага.
СЕЗ ДӘ ЫШАНЫРСЫЗ
Кен салкын. Сыкы тузаны
Ява вак кына бөртек.
Марат белән безнен өйгә
Имән утыны керттек.
Ə Маратлар өенә без
Керттек нарат утыны.
Ишек ачкач, уйнап торды
Кышның салкын ак тыны.
Икебезнен дә әниләр
Калдылар ягып мичкә.
Ә без киттек тау шуарга
Коймак өлгерер кичкә.
Бервакыт таудан күз салсак...
«Йә, ни булды?» диярсез,
Әйтсәк ышанмассыз, көлеп,
Малайларга сөйләрсез.
Тау башыннан хәйран калып,
Сүзсез торабыз карап:
Маратларнын морҗасыннан
Үсеп чыккан дәү нарат!
Ә безнен морҗа турында
Тармакланган дәү имән
Очы күкләргә тигән!
Зәңгәр нарат, зәңгәр имән
Бик мәһабәт үсә дә...
Төтен булып таралмасмы,
Әз генә җил иссә дә?..
ЗӘҢГӘР КӨН
Зәңгәр агачларга куна
Зәңгәр чыпчык төркеме.
Зәңгәр капкага килде дә
Зәңгәр песи төртелде.
Ап-ак карга бар нәрсәдән
Төшә зәңгәр күләгә.
Акбай өреп куйган иде
Тыны зәңгәр, күр әнә! -
Зәңгәр төтен күтәрелә
Карлы түбә өстеннән.
Әллә чынлап, әллә уйнап,
Җил бау ишә төтеннән.
АК РӘСЕМ
Буранның ак койрыгы
Бәкедә туңып калган.
Тәрәзәдә – җәй хәтере,
Боз-арышлар ясалган.
Нинди рәхәт, нинди тыныч,
Туя алмассың уйнап.
Көрткә чума-чума ауный
Өтер койрыклы Муйнак.
Морҗалардан, кайнап-кайнап,
Зәңгәр төтен үрелә.
Ак тын бөркеп, сыер мөгри
Ишегалды түрендә.
Алма-алма кызылтүшләр
Куактан сибелешә.
Кар борынлы булган Муйнак -
Аңа бик тә килешә.
Муйнак нигә өреп куйды,
Ник курыкты кинәттән?
Мөгезенә иләк элеп,
Кәҗә чыккан келәттән!
Кем сызгырды, җил чакырып?
Карлар төшә бик акрын,
Исәбе юк тузгырга.
Буранның бит ак койрыгы
Ябышып калган бозга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев