Көмеш кыңгырау

Кыш бабай бизәкләре

Нәкыйп Каштанов шигыре.

КЫШ БАБАЙ БИЗӘКЛӘРЕ
Күзем ачсам иртән,
шаклар каттым:

Тәрәзәдә төрле бизәкләр.

Әни әйтә:
— Өреп эретсәң дә,

Кыш бабагыз тагын бизәкләр.
Абагалар анда җем-җем итә

Кышкы таңның талгын нурында.

Сөйли алар
бүләк алып килгән

Кыш бабайның үзе турында.
Ә мин нәрсә?

Минем серем бар бит:

Әниемә бүләк аласым!

Ә бүләккә...

Бизәктән дә матур

Буяп-буяп рәсем ясыйм

Яңа елның

Ап-ак каласын.


АКТАН-АК ИРТӘ
Өйләр, урманнар

Акка буялган.

Ап-ак йокыдан

Авыл уянган.

Ап-ак сөенеч:

Актан-ак иртә!

Ак кар көрәүгә,

Белмим, ни җитә?!

Без монда өчәү:

Гөлшат, мин, бабай.

Янда әйләнә Этебез Акбай.


Көрибез карны,

Ачыла юллар,

Эшләве рәхәт

Кызыша куллар.

Юллар ачыла,

Юллар чистара,—

Кар көри-көри һәркем остара...

Эш күп булса да,

Көч китми кулдан.

Ә бабай мактый:

— Улым, ди, уңган.
Акбай җилдертә

Тап-такыр юлдан!


АНИЯ ҺӘМ БУЛАТҖАН
Ания чыкты урамга

Таудан чана шуарга.

Кышкы салкын Анияне

Әй тотынды куарга!


Аниябез көлә-көлә

Оча да оча гына,

Сикертмәгә килеп җиткәч,

Оча кар кочагына.


Тәрәзә бозын эретеп,

Карап тора Булатҗан:

Чыгар иде тау шуарга,

Курка шул ул салкыннан.


БУЯР ӨЧЕН ЧӘЧӘКЛӘП
Әби дә ярата мине,

Бабаем да ярата.

Әткәем, әнкәем дә,

Акбаем да ярата.

Апам гына инде әллә

Мине бер дә яратмый?

Рәсемле китапларын

Миңа бер дә каратмый!

Шулай үзе күрмәгәндә

Матур китабын алдым,

Рәхәтләнеп карап туйгач,

Сумкага кире салдым...


Апам миңа: — Ник алдың?—ди,

Куркып кулын чәбәкләп...

Чиста китабын күргәч,

Ак кәгазь дә бирде миңа

Буяр өчен чәчәкләп.


ЯРЫШ
Илдус гел көлә Илшаттан:
—  Җилкуар, дип, җилкуар!

Кем уйлаган алар икәү

Ярышка диеп чыгар.


Илшат белән Илдус чыкты

Чаңгы ярышларына.
—  Кем беренче килер икән? —

Кызык танышларына.


Кар туздырып комач йөзле 

Илшатыбыз күренде.

Аңа каршы: «Ур-р-ра!»—диеп,

Дусты Ирек үр менде.


Аннан инде килеп җитте

Тирләп-пешкән Илдус та.
—  Чаңгым минем шәп түгел,— ди,

- Үзем шусам да оста.


Ирек аңа әйтә көлеп:

«Безнең Илшат «Җилкуар»,—

Җилне куган аякларда

Чаңгылар да шәп шуар.

Нәкыйп Каштановның «Шәһәргә килгән аю» китабыннан. 1992 ел.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: