Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Шигърият

КЫШ БАБАЙ КИЛӘ!

Якынлашып килүче Яңа 2023нче ел белән котлап, шагыйрь Ринат Мәннан үзенең шигырен бүләк итә.

Карлар каплап китте җирне,

Ак булды безнең урам.

Бу кем эше? – дип сорамыйм,

Бик яхшы белеп торам.

 

Бу, әлбәттә, ак мыеклы,

Ак сакаллы Кыш бабай.

Аны һәр кыз яхшы белә,

Аны белә һәр малай.

 

Ел саен ул безгә килә,

Капчыгы – иңнәрендә,

Кар кызы белән килә ул

Декабрь көннәрендә.

 

Яшел чыршы – бизәкләрдә,

Ямьле безнең өебез.

Кыш бабай, Кар кызы белән

Җырлыйбыз да биибез.

 

Яңа елны каршылыйбыз

Дусларым белән бергә.

Бәхетле булсын Яңа ел,

Бәхет керсен һәр өйгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев