Күпме әдип китте яу кырына...
Тымытык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәчесе Халидә Нургалиеваның Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шигырьләре.
Күпме әдип китте яу кырына...
Күпме әдип китте яу кырына
Фашистлардан илне сакларга.
Хатыннарын, газиз балаларын
Дошман изүеннән якларга.
Җәлил, Алиш, Кәрим, Кутуйлар
Кайталмады туган җиренә.
Ватаннарын өзелеп сөюләре
Шигырьләрдә ачык күренә.
Кулларына корал, каләм тотып,
Фронт юлларыннан үткәннәр.
Сугыш бетеп, туган илләренә
Кайтыр көнне зарыгып көткәннәр.
“Сагыну” нәсерендә бит Кутуйның
Өмете җуелмаган кайтырга.
Ни кызганыч: туры килде аңа
Чит ил зиратында ятарга.
Гильотинада башны чапканда да,
Җәлилчеләр көчле булганнар.
Күз яшьләрен күрсәтми фашистка,
Тешне кысып түзеп торганнар.
Шәхес культы газабыннан качып,
Сугышка китүче Кәримнең
Сугыш беткән елны үлеп калуы -
Мәрхәмәтсез төре үлемнең.
Теләсә дә кайта алмады шул
Бу әдипләр туган иленә.
Фашистларның кансыз ерткычлыгы
Алар язмышында күренә.
Ә бит алар исән калган булса,
Булыр иде олы гаделлек!
Фашизм тудырган үкенечләр
Күңелләрдә безнең мәңгелек.
Кирәкми безгә сугыш!
Менә тагын язлар җитте инде...
Әмма быелгы яз бик үзгә!
75 ел элек шушы язлар
Җиңү алып килде бит безгә!
Ә бит...
Күпме күз яшьләре, кан түгелде
Мәрхәмәтсез сугыш кырында.
Кызганмады сугыш, корбан итте
Чәчкә кебек кызын, улын да.
Сөйгән ярсыз калды хатын-кызлар,
Улларын югалтты аналар.
“Әти” сүзен әйтергә тилмереп,
Яшен түкте сабый балалар.
Җимерелде күпме сала, кала.
Бомба төшеп, җирләр теленде.
Солдат гәүдәләре чит илләрнең
Чит туфракларына күмелде.
Кирәк түгел иде бит бу сугыш!
Кирәк түгел иде кансызлык!
Кеше гомерен аямый өзүче
Фашистларда бөтен җансызлык!
Күкләр аяз, илләр тыныч булсын,
Кирәкми безгә сугыш!
Илләр имин, җан кайгысыз булса,
Рәхәт булыр яшәү һәм тормыш!
Ярлыкарга соңару
(“Ярлыкау” “гафу итү” мәгънәсендә)
Мин кулыма повесть алдым...
“Ярлыкау”. Мостай Кәрим.
Мондагы төсле мәхәббәт
Җирдә бар микән , белмим!?
Сугыш чоры. Танкистлар
Бер авылга туктала.
Мария дигән матурны
Любомир күреп ала.
Ике яшь йөрәк бер- берсен
Бер күрүдә ярата.
Бер нәрсә киртә булмас күк
Бу сөюгә карата.
Сөю назына күмелгән
Санаулы көннәр үтә.
Танкистларның авылдан
Китәр көннәре җитә.
Мариянең аерыласы
Килми шул Любомирдан.
Бергә китәргә үтенеп
Сорыйлар командирдан.
Командир кискен каршы килә
Марияне алмаска.
Гашыйк кызда тик бер теләк:
Любомирдан калмаска!
Хатыны хыянәт иткән,
Командир шуңа ачулы.
Мариядән шулай ала
Хатынының ачуын.
Отряд авылдан кузгала
Мария ялгыз кала.
Аерылышу газабы
Йөрәккә яра сала.
Любомир карарга килә:
Марияне күрергә!
Төнлә танк белән килә
Аның хәлен белергә.
Бәхет төне бик тиз үтә,
Кайтырга кузгала ул.
17 чакрымны кайтканда ,
Авыл аша уза юл.
Юлда бәлагә очрый:
Танк җимерә абзарны.
Хуҗага зур зыян килә,
Кемгә сөйләргә зарны?
Абзарда басылып үлгән
Аның савым кәҗәсе.
Оныкларына сөт кирәк,
Шул аның зур бәласе.
Иртән торгач, карар кыла
Отрядка килергә.
Абзар җимергән танкистка
Берәр җәза бирергә.
Бу хәлдән соң Любомир
Гаупвахтага ябылды.
“Дезертир” дигән ямьсез исем
Вакытлыча тагылды.
Шул турыда Мәскәүгә дә
Тизрәк хәбәр иттеләр.
“Мәхәббәт корбаны” өчен
Җитди җәза көттеләр.
Шунда өстән фәрман булды:
“Сугышка кузгалырга!”
Любомирны теләмиләр
Отряд белән алырга.
Отрядны тезделәр,
“Сабак булсын!” – диделәр.
19 яшьлек егетне
Атып, җиргә күмделәр.
Отряд сугышка кузгалды.
Хәбәр килде Мәскәүдән:
“Үлем җәзасын башкага
Алмаштырырга,” – дигән.
Әмма эш хәл кылынган:
Яшь егет җир куенында.
Мариянең Любомир белән
Кавышу гына уенда.
Кыз төенчеген төйнәде,
Таңнан юлга кузгалды.
Любомиры янына
Күрше авылга юл алды.
Юлы урман аша узды,
Анда күрде бер кабер.
Кем кабере икәнен
Ул укып белер хәзер.
Их, ник күрде ул каберне?
Кем икәнен ник белде?
Сөйгәне ята кабердә,
Ник үлгән ул, ник үлде?
Сугыш законнары кырыс.
Сугыш ул шундый афәт:
Сугыш өчен сөю дә юк,
Юк шулай ук мәхәббәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев