Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Көзләр якты быел!

Көзләр якты быел язлар сыман! Гел үзенчә ямьле көз яме...

Көзләр якты быел язлар сыман!
Гел үзенчә ямьле көз яме, -
Сабантуйгамыни җыелганнар
Табигатьнең бөтен төсләре.

Ак каеннар сары шәл бөркәнгән,
кызыл чулпы таккан усаклар.
Яшь миләшләр мәрҗәннәрнен кигән, -
бәйрәм, туйлар чоры бу чаклар!

Йөзләр якты!
Нурлы кояш төсле
кайнар икмәк бизи өстәлне.
Баллы, майлы мул табыны белән,
ил байлыгы белән көз ямьле.

Дулкын-дулкын иген кырларыннан
амбарларга күчкән арышлар.
...Төсләргә бай, хисләргә бай көздә
әллә нинди сагыш бар.

Кызыл төймә таккан яшь миләшләр,
ак алъяпкыч япкан каеннар
шәлләренең сары чугын сүтеп
таралыша Сабан туеннан.

- Язга чаклы! Сау бул! - дигән сыман
чылтыр-чылтыр чулпы тавышы...
Су өстендә казлар тавышы да, -
ахры, аерылышу сагышы.

Бай хисләре, ай йөзләре белән
ник көзләрнең ямен азсынам?
Кояш тулы күзләр - тирә-ягым,
көзләр якты быел яз сыман.

Саҗидә Сөләйманова
1968 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев