Көз - рәссам
Шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдиновадан бер бәйләм көзге шигырьләр.
Көз - рәссам.
Табигать оста рәссам ул,
Күз сал әле син көзгә.
Кайсы агачлар сап-сары,
Кайберләре гел үзгә.
Чыршылар ямь-яшел булса,
Сап-сары төстә муел.
Кызгылт-сары шәл ябынган
Зифа каеннар быел.
Өрәңгене күр әле син,
Ничә төстә, тамаша.
Сокланып карап торганда
Хәтта күзләр камаша.
Пыскып кына яңгыр ява,
Җирдә яфрак келәме.
Яфрак астыннан елмаеп
Гөмбә карый, күр әле.
Болыт астыннан кайчакта
Кояш та чыгып куя.
Ява торгач, яңгыр туктый,
Арый ахры, ул, туя.
Күк йөзенә дә көз-рәссам
Ясаган чуар болыт.
Тирбәләләр нәкъ тә менә
Диңгездә дулкын булып.
Җил чыгып ала кинәттән,
Җилнең генә юк төсе.
Аның төсе никтер миңа
Бәллүр муенса төсле.
Көз-рәссам хакимлек итә,
Табигать сары алтын.
Шуны карап күңелемә
Рәхәт тынычлык таптым.
Каз өмәсе.
Бездә бүген каз өмәсе,
Каз йолкыйлар апалар.
Бала-чагалар узыштан
Куыгын кабарталар.
Әбиләр коймак пешерә
Манып каз майларына.
Гармун көенә җырлыйлар
Кызлар үз җайларына.
Эш беткәч, өстәлгә килә
Каз бәлеше, коймаклар.
Каз суйганны ишетеп тагын
Кайтып төшә кунаклар.
Менә шулай бик күңелле
Каз өмәләре үтте.
Күчтәнәчләр төяп, кайткан
Кунаклар кире китте.
Кошлар китә.
Һава пәрдәләрен ертып,
Йөрәкләрне йолкып-йолкып,
Сагышлы аваз салып,
Кошлар китә җылы якка
Туган як җырын алып.
"Торыйк, торыйк", - дисәк тә без,
Башка тора алмыйбыз шул,
Монда кала алмыйбыз.
Туган җирдән башка яшәү
Авырлыгын аңлыйбыз".
Шулай диләр дә торналар,
Саубуллашып безнең белән
Һаман китә торалар.
Китәләр көзен кошлар,
Чыгарга читтә кышлар.
Казлар китә : "кыйгак-кыйгак,
Барып җитәр җирләр ерак..."
Кызганыплар елый йөрәк.
Чылбыр-чылбыр бер сызыкта,
Алар киткәч, юк кызык та.
Язлар җиткәч, югалмыйча,
Кайтыгыз сез таралмыйча.
И, сез безнең кошлар, дуслар,
Сыерчыклар, тургайлар,
Җырга тулсын тугайлар.
Көзге уңыш.
Җәй үтә дә, җәй үтә, дип,
Пошаманга төшмәгез.
Алда безне көтеп тора
Сары чәчле алтын көз.
Җәй буе кылган хезмәтең
Көз көнендә күренә.
Яшелчә, җиләк-җимешләр
Менә табын түренә.
Эре-эре бәрәңгеләр,
Кишер, чөгендер, шалкан.
Базны шыплап тутырырга
Җәй нигъмәтләре кайткан.
Банкаларда тозлы кыяр,
Помидор, салат, гөмбә.
Кыш буена бәйрәм сые,
Кунак сые һәр көнгә.
Бакчаны казып куябыз,
Утыртабыз сарымсак.
Фотога төшереп алабыз,
Карарга дип сагынсак.
Без - мәктәптә.
Шундый кызык, күңелле
Укулары мәктәптә.
"Икеле" алсаң, күңел төшкән
Чаклар була әлбәттә.
Исәп-хисап дәресендә
Чишәбез күп мисаллар.
Кайберләрен эшләп булмый,
Чишелмиләр, усаллар.
Физкультура, рәсем, хезмәт
Безнең яраткан дәрес.
Ошамаган фәннәрне дә
Укымый булмый, дөрес.
Өйрәнәбез чит телләрне,
Җырга, бию, сәнгатькә.
Вакыт бик тиз үтә кайчак,
Сыеша алмыйбыз сәгатькә.
Дөрес итеп, матур итеп,
Язарга өйрәнәбез.
Барыбыз да тырыш түгел,
Кайсыбыз иренәбез.
Безне укыткан апалар
Шундый сабыр, уңганнар.
Әйтерсең лә бу дөньяга
Безнең өчен туганнар.
Без - замана балалары -
Чор белән узышабыз.
Заманнан артта калмыйча,
Атларга тырышабыз.
Тәмле бәлеш.
Безгә бабай җир казытты,
Ясыйбыз, ди, түтәлләр.
Тирләп - пешеп эшлибез без,
Уйнап йөри бүтәннәр.
Ә аннан соң түтәлләргә
Утыртып чыкты кабак.
Тирес салды төпләренә,
Су сипте кабат - кабат.
Ә көз көне бу кабаклар
Түтәлләргә сыймады.
Бик тәмле бәлеш пешереп,
Әби безне сыйлады.
Көнбагыш.
Сөрмәле кара күзләре,
Керфекләре сап- сары.
Көнбагыш үсеп утыра,
Юан, озын сабагы.
Тәмле микән орлыклары,
Бер татып карыйм әле.
Орлыкларын оясыннан
Бер тартып алыйм әле.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Орлыклары унике.
Бер кесә тутырып җыйдым,
Барысы да минеке.
Утыз, кырык, йөз егерме,
Мин дөрес чутлаганмын.
Тик... өлгереп җитмәгәннәр,
Иртәрәк чүпләгәнмен.
Гөлчирә Нәҗметдинова.
Татарстан Язучылар Союзы члены.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев