Космос, галәм, космонавтика турында шигырьләр
Балалар өчен шигырьләр тупланмасы.
Айга очтык!
Беләсезме, нишләдек? -
Без ракета эшләдек.
Эшләгәч, көчкә-көчкә
Кереп утырдык эчкә.
Эчтә берни күренми,
Ракетабыз дерелди.
Гел очып китәр кебек,
Айга ук җитәр кебек!
Чыннан да җитүе бар,
Ни дисәң дә, кораб бит.
Очып китсә әгәр дә,
Безнең эшләр харап бит!
Әле генә аңладык:
Ашарга да алмадык.
Күлмәк кенә
Өстә дә.
Галәмгә очу безнең
Юк иде бит истә дә.
Чыннан да, очып китсә?
Айга ук менеп җитсә?
Юлларыбыз уңмаса?
Җиргә төшеп булмаса?
Шуларны уйлыйм һаман -
Безнең эшләр бик яман...
Әле ярый ракета
Айга җитә алмады...
Очып китә алмады.
Очып китсә, әлбәттә,
Нишләргә белә идек -
Айга ук менә идек!
Без бит куркып торырга
Түгел малай-шалайлар.
Шулай да космонавт булу
Авыр икән, малайлар!
Роберт Миңнуллин
Гагаринны уйлап (Космонавтлар көне уңаеннан)
Кайтыр да ул:
— Айдан сәлам! — дияр,
Сәлам төяп кайтыр Марстан.
Уенмыни! Кояш тирәсендә
Йолдыз җиле белән ярышкан!
Кайтып төшәр дә ул:
— Таңчулпанда
Инде күптән, күптән җәй, — дияр.
Сокланмыйча түзә алмас, беләм:
— Җитәме соң язга, әй!.. — дияр.
Киткәндәге кебек, көләч йөзле
Алып батыр төшәр корабтан...
Моңсу күктә, якты йолдыз булып,
Сагышлары яна еракта...
Һәр атылган йолдыз — Юра абыйның
Җиргә таба адым атлавы?
Юк, кояшка таба очкан, диләр, —
Кайтмавыдыр инде, кайтмавы...
Галимҗан Гыйльманов
Йолдызлар белән сөйләшеп... (Юрий Гагаринга)
Кешелек бу батырлыкны
Һич чыгармас исеннән:
Зәп-зәңгәр булып күренгән
Материклар өстеннән,
Өстеннән чиксез суларның
Сәламнәр юллый-юллый,
Галәмдә очып йөрде ул
Һәм кайтты җырлый-җырлый.
Рәшит Гәрәй
Яшь космонавтлар (Газиз Мөхәммәтшин сүзләре, Фасил Әхмәтов музыкасы)
Әле җирдә яшәсәк тә,
Күккә тарта йөрәкләр.
Гагариннар кебек кыю
Булу безнең теләкләр.
Зәңгәр күктән җем-җем итеп
Йолдызлар чакыралар,
Тиздән «Восток» корабында
Безне каршылар алар.
Кушымта:
Үсеп җитәрбез,
Күкләр гизәрбез.
Киң илебезне
Данга бизәрбез.
Конструктор мин
Бер минут тик тормыйм:
Конструктор мин.
«ИЛ» кирәкме, «ТУ»мы...
Ни кушсагыз, шуны
Хәзер төзеп ташлыйм.
Я, кайсыннан башлыйм?
Бусы менә «Восток»,
Бусы булыр — «Восход»,
Ә монысы — «Ал таң»,
Үзем уйлап тапкан
Яңа космик кораб...
Шул корабка карап
Әйтеп куйды Марат:
– Ә гизгәндә галәм,
Әйтерсеңме сәлам?
– Ялгыз кая барам — Үзегезне алам!
Әй очарбыз җырлап,
Чынлап.
Хәкимҗан Халиков
Без — кояш балалары!
Туган якта куәт җыйгач,
Китәрбез әле ары.
Күзләр күктә: әйтерсең без
Очар кош балалары.
Күңелләр — ярсу дулкындай,
Күренми хәтта яры.
Диңгезгә җитми тынмабыз,
Без — Идел балалары.
Җирдә туып үссәк тә без,
Хыяллар гел югары.
Алсу битләр — ал кояштай,
Без — кояш балалары!
Разил Вәлиев.
Космонавт булабыз, дип...
Әти-әни эшкә киткәч,
Кинәнәбез аулакта.
Уйнашабыз сикереп тә,
Атынып та, аунап та.
Дөбер-шатырны ишетми
— Әби колакка каты.
Бүлмәсендә оек бәйли,
Карамый да бу якны.
Иртән абый белән икәү
Ярты күмәч алдык та,
Песине тотып салдык та
Кереп яттык сандыкка.
Космонавт булыйм, дисәң,
Кирәк чынлап ныгырга;
Курыкмаска өйрәнергә,
Төрлечә чыныгырга.
Сандык булыр ракетабыз,
Космос булыр бүлмәбез.
Сиздермичә ятыйк әле,
Берегез дә белмәгез!
Бераз яткач, әби керде:
— Балам, сез кайда? — диеп.
Дәшмәдек, урынны җыеп,
Китте сандыкка өеп...
Бөгәрләнеп ята торгач,
Шабыр тиргә баттык без.
Әби, чыгар, без монда! — дип
Дөбердәттек, кактык без.
Әби колакка каты шул,
Ишетми дә ишетми;
Ачкычларны шалтыратып,
Бикләп чыкты ишекне.
Шәүкәт Галиев.
Күктә ниләр бар?
Барган җирдән тукталам да
Күк йөзенә карыйм мин,
Бик озак итеп карыйм мин,
Ниләр барын таныйм мин.
Син дә шулай карыйсыңмы,
Мин күргәнне күрәмсең—
Әнә Аккош һәм Каракош,
Әнә Козгын, Күгәрчен...
Көлтәне дә, Еланны да
Күрәм күкнең түрендә,
Бар Жираф та, Арыслан да,
Бар Куян да, Бүре дә!
Күрәсең Мичне һәм Кызны,
Көянтәне, Табакны,
Күрәсең тагын Йөкчедән
Бер читкә качкан Атны...
Әллә һаман ышанмыйсың,
Әллә һаман көләсең?
Бу бит — йолдыз исемнәре,
Күктә шуны күрәсең!
Шәүкәт Галиев.
Йолдызым
Күктә бихисап йолдызлар —
Күзләп ятам аларны:
Шушы зәңгәр чиксезлектә
Минем йолдызым бармы?
Космонавт дәрәҗәсендә
Галәм киңлеген ярсам, -
Ни эшләр микән йолдызым,
Аңа кунакка барсам?!.
Мансур Сафин.
Очачакбыз җиһанга
Туганнарым җыелышып,
Утырыгыз диванга!
Диван түгел — ракета бу,
Очачакбыз җиһанга.
Курку да бар, кызыгу да
Бүген безнең күзләрдә.
Тиздән безгә сокланырлар
Марстагы йөзләр дә.
Галәм киңлекләрен яулау,
Аңлыйм, түгел җиңелдән.
Тик белегез, һәрбер малай
Космонавт ул күңелдән!
Гөлфизә Кәлимуллина.
Беренче булып Галәмгә
Гагарин күтәрелгән,
Истәлекле булды бу көн,
Юктыр аны белмәгән.
Космонавтика көне дип
Игълан иттеләр аны,
Батыр йөрәкле Гагарин
Галәм ишеген ачты.
Космоска беренче тапкыр
Юл салучы ул булды,
«Восток» космик кораблен
Орбитага чыгарды.
Галәм пионеры бит ул
Иң данлыклы Гагарин,
Мәңгелек тарихыбызга
Керде исеме аның.
Фәймә Зәйнуллина
Бүгенге көн истәлекле,
Беләсезме ни өчен?
Космосыбыз акчарлагы
Очкан көн булган өчен!
Валентина Терешкова —
Аны белә бар кеше,
Хатын-кызлардан бердәнбер
Космонавт ул, очучы!
Терешкованың исеме
Бар дөньяга таралган,
Хыялына тугры калып,
Космос герое булган.
«Восток-6» кораблендә
Космик очыш ясаган,
Кырык сигез тапкыр Җирне
Ул бит әйләнеп чыккан!
Искә ала бөтен халык,
Дөнья халкына үрнәк,
Кыю, тырыш, максатынчан кыз,
Шундый булырга кирәк!
Фәймә Зәйнуллина.
Беренче космонавт
Уникенче апрель көне
Бар дөньяны шаулатты!
Илебезнең батыр улы
Җир шарын урап кайтты.
«Восток» җиһан корабында
Ул җиһанга юл салды.
«Беренче космонавт» исемен
Бары ул яулап алды.
Космонавтлар ничә икән?
Бардыр әле белүче.
Юрий Гагарин исеме —
Исемлектә беренче.
Рәсимә Ильясова.
Бер теләк
Һәркемнең бар бер теләге
Үсеп җиткәч кем булу?
Ә минем менә очучы
Юрий абый күк булу.
Юрий абый Гагарин ул –
Оста очучы булган.
Галәм киңлекләренә юл
Тәүге ачучы булган.
Кечкенәдән тырышкан ул,
Укыган дүрткә-бишкә.
Сүз бирсә, сүзендә торган
Өлгер булган һәр эштә.
Мин дә Гагарин абый күк
Менсәм иде космоска.
Айда юллар салсам иде
Карамыйча компаска.
Шул чагында барыда миңа
Сәлам бирер кул кысып.
Кызлар да урап үтмәсләр
«Пәп» итәрләр күз кысып.
Ярый җитте, күп шаярдым
Сүз бирәм — укыйм бишкә.
Косманавт булу өчен
Тырышырмын бар көчкә!
Рәсимә Зарипова
Космонавт булам!
Барлык малайлар да: «Үскәч,
Космонавт булам», — ди.
Кызларның да зәңгәр күккә
Очасы бик килә бит.
Юлия Пересильд кебек
Мин дә очармын әле.
Кошлар кебек, бар галәмне
Күктә кочармын әле.
Малайлардан калышмыйча,
Спорт белән шөгыльләнәм.
Чаңгы шуам, суда йөзәм,
Көн дә иртән йөгерәм.
Мәктәптә "5«легә укыйм,
Мин инде әзер микән?
Космонавт булыр өчен
Шушылар җитәр микән?
Чаллыдагы 42 нче мәктәп укучысы Нигъмәтуллина Аделя.
Галәмгә очсаң иде!
Галәмгә очсаң иде ул,
Җир шарын күрер идең!
Космик корабльдә коштай
Гел очып йөрер идең!
Чәчләр үрә торыр иде,
Үрәсе булмас иде.
Ашарларга әзерләп тә
Торасы булмас иде.
Кызыгыр иделәр күреп
Сине барлык классташлар.
– Вәт булдыра! – дияр иде
Җирдә барча яшьтәшләр.
Хыялланып йөрү рәхәт,
Булмый галәмгә менеп.
Телевизор каршына
Утырдым әле килеп!
Чаллыдагы 42нче мәктәп укучысы Валеева Ильвина.
Хыял
Үзем әле кечкенә булсам да,
Теләгем бар, чынга ашармы?
Хәзердән үк хыялланган уйлар
Үсеп җиткәч бүләк ясармы?
Хыялланам тулган айга менеп
Күзәтергә өстән җир шарын.
Кулга алып чүмеч йолдызлыкны,
Бер тәмләргә галәм суларын.
Хыялланам, нәни булсам да мин,
Марска кадәр барып җитәргә.
Марсияннар белән аралашып,
Җирдә матур тормыш итәргә.
Космонавт булырга телим
Уйларымны мин кораб иттем дә
Җирдән галәмгә күтәрелдем.
Йолдызларның җырлаганын тыңлап,
Анда ниләр барлыгын белдем.
«Хыял» ракетасына утырып,
Чиксезлекне бик тиз айкадым.
Айга төшеп, иптәшләрем белән
Нәни байрагымны кададым.
Чит планеталарда кунак булдым,
Марсияннар белән очраштым.
Рәвешләре куркыныч булса да,
Курыкмадым, җайлы дуслаштым.
Күңелемдә минем зур хыял бар:
Космонавт булырга телим.
Сеңлмне дә рәсемнәрем аша
Йолдызларга очарга өндим.
Зәринә Әхмәтгалиева, Балтач районы Кариле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев