Көмеш кыңгырау

Корбан гаетендә, дустым, һәр эштә бәрәкәт бар!

Ландыш Фазуллина шигырьләре.

Тәсбих
Тәсбих ясыйм әниемә,
Тәсбих ясыйм әтигә.
Бүләк итәргә ниятем
Корбан гаетләрендә!

Өйрәтермен энемә дә
Тәсбих тарту серләрен.
Һәр мөселман белсен иде
Исламның нигезләрен.

«Әти-әни, әйдәгез,– дим,–
Намаз укып алыйкчы.
Ясаган тәсбихләремне
Бер кулланып карыйкчы!»

Аллаһыга ышансагыз,
Бар теләкләр үтәлер.
Әби әйтә: «Тормыш бит ул
Бик тиз, бик тиз үтәдер».
 
Юмарт кояш
Кояш бүген бигрәк якты,
Нурларын юмарт сибә.
Корбан гаете җиткәнен
Ул инде күптән сизә.

Кояшны күреп Әтәч тә:
«Кикрикүк! – дип шатлана.–
Уяныгыз, хуҗаларым,
Гаетебез башлана!»

Әтәч тавышына Самат
Йокысыннан уянган.
Әтисе белән мәчеткә
Намазга чыгып чапкан.

Әнисе белән Мәрьям дә
Табын әзерли мулдан,
Өстәлләре сыгылып тора
Хәләл ризык һәм сыйдан.
 
Өстәл янына җыелды
Иң кадерле кунаклар.
Корбан гаетендә, дустым,
Һәр эштә бәрәкәт бар!
 
Савап
Ярдәм итсәң әнигә,
Алып бирә уенчык.
Бик тырышып укысаң,
Бишле куя укытучы.
Әби күңелен күрсәң,
Туңдырмалар ашыйсың.
Әтиеңә булышсаң,
Күп мультфильм карыйсың.
Аллаһны олыласаң,
Өйрәнсәң догаларны,
Тәһарәтне алып көн дә
Укысаң намазларны,
Иманлы юлдан атлап,
Гел яхшылыклар кылсаң,
Раббың сиңа бүләк итәр
Көтмәгән шатлыкларың,
Уенчык салырга хәтта
Җитмәстер савытларың.
Бишлеләрең белән тулыр
Дәфтәреңнең һәр бите,
Укытучың уңышыңа
Кул чабар исе китеп.
Тәм-томнарның чиге булмас,
Дусларыңа бирерсең,
Юмартлыгың өчен әле
Бәрәкәтен күрерсең.
Игелекле эшләр өчен
Аллаһ иңдерер савап!
Бармакларың хәтта җитмәс
Ул савапларны санап.
 
Чиксез рәхмәт
Бисмилләһне әйтә җирдә һәрбер агач,
«Бисмилләһ»,– дип уянадыр хәтта кояш.
Җилләр исә рәхмәт әйтеп Аллаһыга,
Төн эленә сәҗдә кылып Раббысына.

Аллаһыга рәхмәтледер бар тереклек:
Үз телендә дога кыла кош-кортлар да,
Дулкын тулы океаннар бишегендә
Тавыш-тынсыз гыйбадәттә балыклар да.
 
Ышанмасаң тыңлап кара диңгез шавын,
Урмандагы яфракларның пышылдавын.
Раббысына рәхмәт укый бар табигать,
Догалары күккә иңә биреп хәят.

Аллаһыга рәхмәтледер бөтен җиһан:
Киң галәмне нурга күмгән йолдызлар да,
Күкне ертып ут чыгарган яшеннәре,
Чиләк-чиләк коеп яуган яңгырлар да.
 
Аллаһыны зекер итә эссе чүлләр,
Боз юрганына төренгән котыплар да,
Рәхимлеген, бөеклеген таный алар.
Син дә, балам, рәхмәтле бул Аллаһыңа!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: