Кояш белән уянам, дип, Сүз бирдем мин үземә
Мөслим районында яшәп иҗат итүче Марсель абый Гыйльфанов безгә шигъри күчтәнәч - Казанда дөнья күргән «Шук кояш» китабын җибәргән. Анда балалар өчен 80гә якын шигырь тупланган.
Туган телем
Күпмилләтле халык яши
Минем туган илемдә.
Башка телләрне белсәм дә,
Уйлыйм туган телемдә.
Сөйләшәм мин шушы телдә,
Алам аннан белем дә.
Шигырь укыйм, аралашам
Туган татар телемдә.
Тукай сөйләшкән бу телдә,
Язган Җәлил, Такташлар.
Кутуй, Гыйззәтләр бик якын –
Әйтерсең, сабакташлар.
Ташып ага моң дәрьясы –
Җырлый Әлфия, Илһам.
Күпме бөек татар җирдә
Теленнән алган илһам.
Мин яратам милләтемне,
Горурланам тел белән.
Дөньяда төп ундүрт телнең
Берсе икәнен беләм.
Йоклап калганмын
Кояш батканын еш күрәм,
Тик күргән юк чыкканын.
Ерып йөргәнем юк бер дә
Таңда болын чыкларын.
Йолдызлар атылганын да
Төннәрен бар күргәнем.
Күзәткәнем юк томанның
Иртән күтәрелгәнен.
«Кайдан беләсең?» – дисәгез,
Бабай сөйли боларны.
Элек йөргән ул тракторда,
Иңләп басу-кырларны.
Минем дә килә күрәсем
Иртәнең алсу күген.
Шуңа таңнан ук торам, дип,
Иртәрәк яттым бүген.
Кичтән яткач та, йокы
Кермәсә дә күземә,
Кояш белән уянам, дип,
Сүз бирдем мин үземә.
Торачакмын күрергә
Кояшның чыккан чагын.
... Уянмадым бүген дә,
Йоклап калганмын тагын.
Шук кояш
Кояш әллә качыш уйный,
Икенче катка менеп.
Миңа сибеп кызыл нурын,
Тора елмаеп-көлеп.
Каршыдагы өйләр каплый
Чыгар офыгын иртән.
Әллә шуңа – күренергә
Югары менгән микән?
Аның шуклыгын аңладым
Бары бүлмә эчендә:
Тәрәзәне көзге иткән
Мине алдар өченгә.
Суыктан куркып
Җәй көннәре кояш чыга
Арткы бакчадан безнең.
Ян бакчадан калка башлый,
Азагы җиткәч көзнең.
Яңа елның алларында
Чыгып ала да азга,
Офыкка кереп югала,
Төшеп киткәндәй базга.
Кыш җитүгә, көннәр суык...
Суык кичләр, суык таң.
Шуңа озак тормый, ахры,
Куркып кышкы суыктан.
Кадак кактым
Бер кулымда олы чүкеч,
Икенче кулда кадак.
Тактага кертәм кадакны,
Суккалап кабат-кабат.
Бераз гына каккан идем,
Әллә кыек сугылды...
Туктап калды да кадагым,
Бөгелде дә сыгылды.
Суыргыч белән тактадан
Киредән тартып алып,
Кадакны чүкеп турайттым,
Корыч сандалга салып.
Азаплана торгач озак,
Куллар талды, арылды.
Такта да нык арды бугай,
Шартлады да ярылды.
Туңган кар бөртеге
Уйнарга чыктым урамга,
Анда ап-ак кар ява.
Җиле дә исми, тып-тыныч,
Ләкин бик салкын һава.
Кар яуганын карап торып,
Битләрем беткән өшеп.
Керәм, дигәндә, кулыма
Ап-ак кар кунды төшеп.
Жәлләп куйдым кар бөртеген,
Минем сыман туңгандыр.
Җылынырга, диеп, бәлки,
Минем кулга кунгандыр.
Аңа нәрсә кирәклеген
Бик тиз аңлап өлгердем.
Бабайга да күрсәтәм, дип,
Өйгә кереп йөгердем.
Ә аны көткән арада
Тордым җылытып, өреп.
Бабай күзлеген тапканчы,
Бөртегем беткән эреп.
Яу инде, кар
Сулар туңса да, һаман кыш,
Никтер, яудырмый карын.
Онытканмы әллә безнең
Таудан шуасы барын?
Кыш бабай, алып кил инде
Карларны, бураннарны.
Ак юрганың белән каплап,
Кырларны, урманнарны.
Безнең тауга да сал карны
Калын һәм тыгыз итеп.
Шуарлык булсын чаналар
Таудан еракка-а-а китеп!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев