Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Күккә тиде түбәм

Бүген талантлы шагыйрь һәм журналист Ләйсән Фәтхетдинова туган көн. Матур шигырен тәкъдим итәбез.

Күккә тигән түбәм бүген,
Канат чыгарган йөрәк...
Акыл теше сызлавына
Усал сүзләрне төбәп,
Утырыйк та бер йолдызга
Очыйкмы әллә тиздән?
Аерып булмас, дисеңме,
Авыр гәүдәне җирдән?

Күккә тигән түбәм бүген,
Җан сикерә биеккә.
Кан тамыры шартлагандыр:
Булмый күзгә тиеп тә...
Күрсә күрер күңел күзе,
Аптырама, утыр, кил!
Мин гамәлдә, мин – галәмгә...
Колакта сызгыра җил...

Күккә тигән түбәм бүген,
Аяктан тарта язмыш.
Күңелеңне дә тыймагач,
Ничек кылмассың ялгыш?
Сыймаса җан тән эченә,
Хыялыңда бар канат:
Кайтмаса тик көн җиленнән
Сынып, кайрылып, канап...

Күккә тигән түбәм бүген,
Кәеф тә бик шәп иде.
Кемгә генә ярамадым,
Кем елмаюга тиде?
Акыл теше сызлавына
Түзәм инде, тырышам.
Фәлсәфә сатасың, диеп,
Күңел генә карыша...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Фәтхетдинова шигърият татар шигыре матур шигырь

2
X