Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Китап (Аз гынасы русчадан)

Габдулла Тукай шигыренең басылу тарихы.

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым;
Сөйми  башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

 

Сәхифәләр – битләр. 

Мәгъсумләнү — гөнаһсыз, саф кешегә әйләнү.

 

(«Китап».  «Йолдыз»ның 1909 елгы 3 октябрь (453 нче) санында басылган. «22 сентябрь, 1909 сәнә» дигән дата куелган. Г.Тукайның «Балалар күңеле»  (Балалар күңеле. 1 нче җөзьэ. Казан: «Сабах» көтепханәсе; И.Н.Харитонов матбагасы, 1909. Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасы. Алга таба «Балалар күңеле» (1909) дип күрсәтелер.) китабына кертелгән. Текст шуннан алынган.
Китапка «Сабах» ширкәте идарәсеннән «Бер-ике сүз» исеме белән түбәндәге кереш бирелгән: «Мөгаллимләремез мәктәптә балаларга укытыр өчен язылган шигырьләргә бик мохтаҗ икәнлекләрен күреп, без, шул ихтыяҗны бетерүдә беренче адым уларак, Габдулла әфәнде Тукаевның шушы мәҗмугасын мәйданга куябыз.
Тукаевның моңарча басылган мәҗмугаларында да балаларга муафикъ шигырьләр булгаласа да, муафикъ булмаганы күбрәктер.
Шунлыктан балаларның фәкать үзләренә махсус бер мәҗмуга ясау кирәк булды.
Моңарча мөгаллимләремезнең аңлыраклары балалар рухына килешерлек шигырьләр бер дә булмаганга, балаларга бер шигырь дә укытмыйлар вә бикләтмиләр дә иде.
Әмма бәгъзеләре исә, «Беренче сада», «Икенче сада» яисә, Мәҗит Гафуриның «Милли шигырьләр» дигән бер әйбере кеби, балалар белән һич мөнәсәбәте булмаган шигырьләр белән балаларны саташтыралар иде.
Бу мәҗмуга русларның иң могътәбәр шагыйрьләреннән Плещеев, Майков, Позняков, Федоровларга Габдулла әфәнденең кәмаль муаффәкыять илә икътибас вә тәкълид иткән шигырьләреннән гыйбарәт.
Әгәр бу мәҗмугамызга мәгълүм әфәнделәр тарафыннан илтифат әсәре күрелсә, без киләчәктә дә мәҗмугаларны бер-бер артлы мәйданга чыгара торырмыз».
Җыентык «Теркәү дәфтәре» буенча 23 ноябрьдә дөньяга чыга. «Вакыт» газетасы үзенең 1 декабрь санында: «Балалар бәхетенә зур бер адым. Шагыйрь Габдулла Тукайның «Балалар күңеле» намендәге әсәреннән 1 нче җөзьэ басылып чыкты», — дип хәбәр бирә.
1910 елның 10 гыйнварында «Йолдыз» газетасының «Яңа әсәрләр» бүлегендә Кәбир Бәкернең әлеге җыентыкка бәяләмәсе дә дөнья күрә: «Бездә, мәктәпләрдә, чын татар телен өйрәтә вә шуның белән бергә гали хиссиятләр тудыра торган бер кыйраәт китабы юк иде, — дип яза автор. — Менә алдымда беренче шагыйрьләремездән Тукаев җәнабләренең «Балалар күңеле» исемле шигырьләр мәҗмугасы. Бу мәҗмуганың башыннан алып ахырына кадәр бар шигырьләре дә балалар өчен язылган вә азмы-күпме кирәкле хиссиятләр тудыра торган, балалар күңеленә азык бирә торган шигырьләрдер. Хосусан «Туган тел» балалар рухына бик якын һәм бик муаффәкыятьле бер рәвештә язылган.
Моңарчы булган уку китапларында көйле әсәрләр зур урын ала. Балалар хәтта бик тәэсирле мәкаләләрне дә «Фазаилеш шөһүр» китабы көенә салып укыйлар һәм бөтен бирә торган тәэсирен җуялар иде. Бу китапка кертелгән шигырьләр исә көйгә килми, чөнки тәэсирле уку үзенә күрә бик зур бер кәмаләт санала торган нәрсә. Шуның өчен мәктәп балаларын тәэсирле укырга да өйрәтергә кирәк. Бу китап исә шуңа хезмәт итәчәк» (Йолдыз. 1910. 10 гыйнвар.).
«Шура» журналының 1910 елның 3 нче санында да «Балалар күңеле» җыентыгына кыскача тәкъриз басыла: «Балалар күңеле. Ибтидаи мәктәп балалары укыр өчен мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев тарафыннан язылып, «Сабах» хәраҗәте илә басылмыштыр. 90 бит».
Тукай «Китап» шигырен рус балалар шагыйре Н.И.Позняковның (1857-1910) «Книга» дигән шигыреннән иҗади файдаланып язган.
Ул оригиналның кайбер строфаларын, чагылган фактларның татар халкы тормышына яки үз иҗади рухына туры килмәве аркасында, төшереп калдырган.

Сада — аваз, тавыш.
Могътәбәр — хөрмәтле.
Кәмаль муаффәкыять илә — тулы уңыш белән.
Икътибас вә тәкълид иткән — ияреп һәм файдаланып язылган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев