Көмеш кыңгырау

Хыялым бар!

Шәүкәт Галиев шигырьләре.

Хыялым бар!

Иртән торып күккә карыйм —

Ак самолет юллары бар;

Ак самолет сыман якты

Биек очкан хыялым бар!

Бар дөньяга кояш тулган,

Мин шуның бер нуры кебек,

Белмәгән бер сөенечем

Ташыйдыр ул шулай көлеп!

Нур сибелә көлтә-көлтә,

Нинди рәхәт якты иртә,

Юллар мине алга илтә,

Үзеннән-үзе йөгертә!

Иген үскән басуларның

Иркенлеген тойганым бар;

Күңелемдә сайрап менгән

Тынмас хыял тургаем бар!

Күңелемдә канатлар бар,

Ашкынулы уйларым бар,

Әлегә мин әйтми торам,

И-их,

Шундый да чын хыялым бар!!

Бозны кем алган?

Карагыз әле нәни кызны,

Кулына тоткан нинди бозны!

Ә салкын боз торган саен эри,

Кыз шуңа тыз-быз чабып йөри:

—  Мин аны өйгә алып керәм, ди,

Мич алдына куеп киптерәм, ди,

Җып-жылы иттерәм, ди.

Уенчыклар янына куярмын,

Теләгән саен уйнармын!

Куюын да мичкә куйган ул,

Мичкә куйган бозын җуйган ул...

Җылый бит, һич кенә тыеп булмый кызны:

—  Бирегез, ди, кем алды минем бозны!

Ул бозны сез алмадыгызмы?

Кая киткәнен аңладыгызмы?

Өстәл өстендә

Төрле тавыш бар,

Бар да танышлар:

Күкәйне кабам,

Ишетеп калам:

—  Кыт-кыт-кытыйк! — ди.

Сөткә дә карыйм,

Тавышын таныйм:

—  Му-му, му-му! — ди.

Менә — колбаса,

Тыңла булмаса:

—  Мык-мык, мырык!—ди.

Икмәк алганда,

Тургай сайравын

Ишетәм анда...

Нефть таптык

Туган якны өйрәнергә

Чыгып киттек сәяхәткә,

Бергә җырлап барулары

Күңелле лә, әй рәхәт лә!

Үр өстендә зәңгәр урман,

Тугайлыкта — яшел болын,

Яр читеннән чишмә ага,

Ял итәргә иң шәп урын!

Көтеп кенә торган кебек,

Җиләкләре пешкән икән,

Сөендерим дигән сыман,

Чәчәкләре үскән икән!

Төшкән идек су алырга,

Менә тагын безгә шатлык —

Яр читеннән нефть чыга!

Нефть ачтык! Нефть таптык!

Мәскәүгәме, Казангамы,

Кая хәбәр итик икән?

Газетага языйк микән,

Министрга китик микән?

«Очлы күзле разведчик,— дип

Алар безне мактарлар бик.—

Бер кеше дә күрмәгәнне

Болар килеп тапканнар бит!»

Укытучы абый гына

Дәшми тора, уйга баткан: —

Әйбәт түгел бу, балалар,

Елгабызга нефть аккан...

...Балык та юк, бака да юк.

Елга өсте тынып калган,

Керәшәләр киткән ярдан —

Елга ялгыз торып калган...

Мәскәүгәме, Казангамы,

Кая хәбәр итик икән?

Газетага языйк микән,

Министрга әйтик микән?

Тургайлар министрына хат

Абый!

Быел бездә тургайлар юк.

Мин аларны һаман көтәм.

Килмәсләрме инде бүтән?

Абый!

Вәли әйтә, дару сипкәч,

Самолеттан качканнар, ди,

Бүтән якка очканнар, ди.

Абый!

Безнең кырга тургай җибәр,

Көн дә чыгып мин көтәрмен,

Килгәч тә хәбәр итәрмен,

Яме!

Кеше урман кисә...

Алдан-арттан кисә,

Уңнан-сулдан кисә,

Кисә, һаман кисә,

Бигрәк яман кисә,

Кеше урман кисә.

Эшләр кайнап тора,

Балта уйнап тора!

Ә кәккүк кычкыра,

Моңаеп кычкыра —

Урман бетә, дип,

Ниләр көтә, дип...

Кеше тыңлап тора,

Кеше сорап тора:

—  Күпме яшәрмен,

Кәккүк, санап кара?

Кәккүк болай дип

Әйткән шул чакны:

—  Яшәрсең урман

Яшәгән чаклы...

Балта туктап тора,

Кеше уйлап тора...

Кургәнең бардыр...

—  Күргәнең бармы

Бүре койрыгын

Тарткан малайны,

Аю колагын

Йолкудан кызык

Тапкан малайны?

—  Юк.

—  Тартмый гына тор,

Тарттырыр сиңа,

Кагылып кара —

Аю, бүреләр

Усаллар алар,

Тешли дә ала!

—  Ой!

—  Күргәнең бардыр

Агач ботагын

Тарткан малайны.

Кош ояларын

Туздырып җиргә

Аткан малайны...

—  Бар...

—  Әй шул чагында

Агачларның да

Тешләре булса,

Рәнҗетүчене

Аю шикелле

Үкереп куса!..

—  Их!

Бер йортлы шәһәр

Урман илендә

Бар ул, чын әгәр —

Соры гөмбәзле

Бер йортлы шәһәр.

Кырмыска халкы

Аның хуҗасы.

Абайлап кына

Моннан узасы.

Шәһәр үзенчә

Яши, гөрлидер.

Болар янында

Син бит — Гулливер!

Ай-һай дәү бу дип

Сиңа карыйлар,

Куркып качмыйлар,

Алар таныйлар:

«Әйбәт малай бу,

Ул безне саклый,

Ул безне яклый,

Ул безнең яклы!»

«Курыкма, тимим!»

Малай урманга кергән,

Каршында куян күргән.

Куянкай дер-дер килгән:

«Инде нишләтер...» — дигән.

Ә малай бара биргән:

«Күрергә килдем,— дигән,—

Курыкма, тимим!» — дигән.

Малай эчкәрәк кергән,

Каршында тиен күргән.

Тиенкәй дер-дер килгән:

«Инде нишләтер...» — дигән.

Ә малай бара биргән:

«Күрергә килдем,— дигән,—

Курыкма, тимим!» — дигән.

Аю авылга килгән,

Анда малайны күргән.

Малай да дер-дер килгән:

«Инде нишләтер...» — дигән.

Ә аю бара биргән:

«Курыкма, тимим,— дигән,—

Шәфкатьле баланы мин

Күрергә килдем!» — дигән.

Ат «йөртүче» малай

Мотоциклны бирдек —

Мотоциклда йөрде.

Аннары соң ул безнең

Атта йөргәнне күрде.

«Бик гади техника!» — дип,

Шәһәр кунагы көлде.

«Ат йөртү соң эшме!» — дип,

Урындык куеп менде...

Уйнап кына атланды,

«Булды бит!» — дип мактанды,

Боргаланды, кыланды

Һәм төшеп тә капланды.

Аһ-ваһ килеп ятты да

Аксап-туксап кузгалды.

—  Кайда моның тормозы? —

Диеп кенә сорады.

Әйттек кунак егеткә:

—  Озак булыр аңлату,

Тормоз белү — бер нәрсә,

Кирәк атны ярату.

Машинаң кебек итеп

Ярату җитми хәтта —

Ат та сине танысын,

Яратсын сине ат та!

Әйтү бушка китмәде,

Төшендерү ярады —

Беренче кат ул атның

«Фара»сына карады...

Малайга эт алдылар

Тәмам тигәч теңкәгә

Эт алдылар малайга.

Кисәттеләр шулай да:

— Режим кирәк маэмайга!

Андый-мондый түгел бу,

Гаҗәп затлы токымлы,

Ашауга да нәзберек,

Капмый такы-токыны.

Иртән иртүк торасы,

Саф һавада йөртәсе,

Кирәкчә сикертәсе,

Тәртипкә өйрәтәсе.

Эткә режим булырмы,

Үзең дә санламагач,

Кабат-кабат әйтеп тә

Әйткәнне тыңламагач!

...Ә маэмай шундый матур,

Мөлаем карап ала,

Яратканын белдереп

Борынын ялап ала...

Тиде режим файдасы,

Үсте күзгә күренеп,

Малай да бит тәртипкә

Җитте тәмам күнегеп!

Бер-берсенә ике дус

Гаҗәп тә ияләнде,

Малай — этне, эт —

малайны

Әйбәт тәрбияләде!

Хәтта әле маэмайны

Остарак дип таптылар —

Күргәзмәгә баргачтын

Көмеш медаль тактылар!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: