Хыяллар – кочак тулы...
Шагыйрә Эльвира Сафинаның балалар өчен шигырьләрен тәкъдим итәбез сезгә, дуслар.
Татар малае бит мин
Бик күп милләт бар диләр бит
Иксез-чиксез дөньяда.
Ак һәм кара тәнлеләр дә,
Кемнәр генә юк анда.
Ә үзем – татар малае,
Татарлыгым – канымда.
Тукайның “Туган тел”е бит
Һәр татарның җанында!
Яшим мин Татарстанның
Гүзәл башкаласында.
Татар мәктәбендә укыйм –
Бар да татарлар анда.
Әти-әнием дә татар,
Әби-бабаларым да.
Менә дигән татар булыр
Минем балаларым да!
Балачак хыяллары
Очучы булам ди Самат,
Кибет ача Зәлия.
Укытучы була икән
Алия, Гүзәлия.
Азат депутат булам, ди,
Табиб була Мәдинә.
Барыбызга концерт куеп,
Җырлап тора Әдилә.
Тәмле тортлар пешерәм, ди,
Бизәп-бизәп, Айсылу.
Рестораннар ачарбыз дип,
Хуплап тора Таңсылу.
Камилебез галим була,
Юрист булыр Алинә.
Нинди һөнәр сайлыйк икән
Булат белән Галигә?
Хыялларыбыз күп безнең,
Хыяллар – кочак тулы.
Кем булсак та, үсик әле
Бик яхшы кеше булып.
Самокат
Шәһәрдә кызык бит хәзер:
Урам саен самокат.
Ошаганын сайлап ал да
Җилләнеп бер йөреп кайт.
Выж-выж гына узып китә
Абыйлар һәм апалар.
Самокатлар бер-берсенә
Сәлам биреп калалар.
Әтием дә самокатта,
Самокатта әни дә.
Бездән алда җилдерәләр
Бабай белән әби дә.
Самокат үзе йөретә,
Безгә эш тә калдырмый,
Күпме генә юл үтсәң дә,
Аякларны талдырмый.
Бөтен эшең шул бит инде:
Җайлы гына кузгалу,
Юлыңны карап бару да,
Вакытында тукталу.
Юл аша чыгып каласың,
Яшел утлар кабынгач,
Тизлекне бик арттырмыйсың –
Соң була ул абынгач.
“Әйдә тизрәк! Тизрәк!” диеп,
Йөрәк торса да кайнап,
Җәяүлеләр яныннан гел
Үтеп китәсең җайлап.
Иң мөһиме шул, дусларым:
Сак булыйк йөрегәндә.
Уңга-сулга, алга карыйк,
Башкалар күренгәндә.
Дөрес итеп йөрегәндә
Самокат та файдалы.
Җитез булыйк, өлгер булыйк,
Бу – җитезләр мәйданы!
Җәй көнендә
Җәй көнендә бигрәк рәхәт:
Кызынам да су керәм,
Су керәм дә кызынам,
Балыкларга кызыгам.
Кай арада өйрәнгәннәр:
Бигрәк оста йөзәләр,
Бер минут та тик тормыйча,
Зәңгәр күлне гизәләр.
Алар кебек йөзим диеп,
Гизим диеп үзем дә,
Йөзәм, йөзәм... Йөзгән саен,
Көч арта бит үземдә!
Йөгерә-йөгерә көн дә киләм:
Бигрәк матур күл буе!
... Балыклар белән ярышып,
Үсеп беттем җәй буе.
Сөйлә әле сугыш турында
Кызы:
Сугышны без китаплардан укып,
Кинолардан карап беләбез.
Безнең өчен булмаган да кебек –
Елмаябыз менә, көләбез.
Әйдә, әти, сөйлә әле миңа,
Сөйлә әле сугыш турында.
Бабабыз да сугышта булган бит –
Ниләр күргән сугыш кырында?
Кулларында мылтык иде микән,
Курыкмаган микән дошманнан?
Илебезне ничек саклаганнар,
Ничек батырлыклар кылганнар?
Әтисе:
Сугыш дигән нәрсә яман, кызым,
Куркасың бит кино карап та.
Сугыш алып килгән казаларны
Бетерерлек түгел санап та.
Бабаң синең батыр булган, кызым,
Дошманнардан куркып тормаган.
Җиңү белән кайткан чакта гына
Матур яшәрбез дип уйлаган.
Әйтә иде бабаң: “И, балалар,
Күрмәгез сез сугыш афәтен.
Тыныч илдә яшәүләрнең, балам,
Белеп яшәгез сез рәхәтен.
Ә бит күпме кеше кайтмый калды,
Ватан өчен һәлак булдылар.
Явыз дошманнарны җиңәр өчен,
Күпме батырлыклар кылдылар”.
Күкләребез аяз булсын өчен,
Тыныч булсын өчен илебез,
Гомерен кызганмаган батырларга
“Тыныч йокла” диеп телик без.
Алар кебек без дә кыю булыйк,
Дәвам итик алар эшен дә.
Өметләрен аклап бабаларның
Матур яшик алар өчен дә!
Телефон кызык итте
Таң атса да, кич булса да,
Телефонда уйныйм мин.
Күпме генә уйнасам да,
Бер дә уйнап туймыйм мин.
Әни генә комачаулый:
“Күп уйнадың, җитәр! – ди,
Телефон тотып утырып,
Көнең үтеп китәр”, – ди.
Дөрес әйтә икән әни,
Телефон харап итте:
Өй эшем дә эшләнмәгән,
Көнем үтте дә китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Эльвира Сафинаның бу шигырьләре балалар өчен тәрбияви шигырьләр. Алар балаларча самими, ихлас. Кече яшьтәге балалар бу шигырьләрне бик теләп укырлар, дип уйлыйм. Рәхмәт матур шигырьләрегез өчен, Эльвира ханым!
0
0