Көмеш кыңгырау

Хуш, Иске ел!

Фәнис Яруллин шигыре.

Хуш, Иске ел

Рәхмәт сиңа, әй Иске ел, сынатмадың,

Халыкларны сугыш белән елатмадың,

Гел биеккә омтылдың син, гел көрәштең,

Шатлыкларны, бәхетләрне мул өләштең.

 

Табыннарда төрле-төрле сыйлар булды,

Күңелләрдә матур-матур уйлар булды.

Гади генә дип санаган көннәрдә дә,

Күп өйләрдә бәйрәм булды, туйлар булды.

 

Балаларның күзләрендә нур уйнады,

Аналарның телләрендә җыр тынмады.

Ялгышканда хаталарны күрә белдек,

Бер кеше дә хакыйкатьтән зур булмады.

 

Урманнарда җанны назлап кош сайрады,

Авылларда, шәһәрләрдә эш кайнады.

Җилләр исте, гөлләр үсте, сулар акты,

Томырылып алга чапты вакыт аты.

Хуш, Иске ел, килеп җитте соңгы көнең.

Соңгы көнең - безгә дигән соңгы гөлең.

Шул гөлеңне алырбыз да хөрмәт белән

Кадарбыз без Яңа елның күкрәгенә.

1986.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: