Көмеш кыңгырау

Хәлләр ничек, гөлкәй, син кайда?..

Факил Сафин шигырьләре.

... Сиңа булган татлы хисләремне
Әллә шул төн җилләр урлады.
Күңелемә шыксыз уйлар салып,
Ай янында болыт уралды.
Чыгар идең,
Чыкмый калмас идең,
Тиле яшьлек - киттем саташып.
Көтмәгәннәр, беләм,
Сөйгәннәрен эзли,
Хәтер буйлап йөри адашып.
Мин дә эзлим,
Эндәшәмен сиңа -
Хәлләр ничек, гөлкәй, син кайда?..
Күрәсеңме, кое сиртмәсенә
Эленеп калган янә шук ай да
Чакырадыр кебек:м"Чык", - дип сине,
Мине исә: "Китмә!"- кисәтә.
Чаган чиртә тәрәзәгә чак-чак,
Бик сак кына,
Тибри пәрдә -кемдер күзәтә.


 

"Кайту" 
Ашкыну бар, яну, сагынулар,
Мөслим истә якты нур сыман.
Ярсу Ыкның дулкын тибешенә
Яшәү дигән бөек көч сыйган.
Ыргылыплар ага икән гомер...
Тояр өчен шушы агышны
Кирәк икән зәңгәр Ыкка төшеп,
Дулкынында юу сагышны.
Кирәк икән бөтерелеп аккан
Упкынында чумып югалу.
Һәм кабаттан шашып
Йолдызларга үрләү,
Талларына сыенып тын алу.
Суга сикермәкче таллар...
Тулган айның
Алтын нуры дулкын түшендә.
Бу мизгелләр хыялымда туып
Мең дә бер кат керде төшемә.
Күңелемнең канатлары талып,
Очкын сибеп, бәгырь янганда.
Туган ягым-гомер бишегемә
Мин кабындым һаман, һаман да.
Баш очында торна төркемнәре.
Эңгерләре качты күгемнең.
Чыклар түгел, энҗе хисләрем дә
Болын өсләренә түгелде!..
Тымызык җил...
Шундый тансыклаган,
Еллар гизгән сәях төсле мин -
Ык буенда, биек яр өстендә
Сәҗдә кылам сиңа Мөслимем!


 

"Карадым күзләреңә" 
Күзләреңә карамыйча
Түзәлмим - беләсеңме?..
Йөрәккә канат үстеме -
Талпына - сизәсеңме?..
Кош шикелле атылыр да
Учыңа кунар иде.
Сандугачлар көнләшерлек
Әй, җырын сузар иде.
Түзми, күккә чөяр идең -
Йөрәгем янар иде.
Күк түренә кояштай
Эленеп калыр иде!
Үрелер идең: алам дип,
Чөйгәнсең шул, һай, биек!
Бәлки әле ялынырсың:
"Йөрәккәем, төш!"- диеп.
Их! Яныңнан үткән чакта,
Карадым күзләреңә...
Дөньям ялкынга уралды -
Син гүзәл - сизмәдең дә.

Факил абый Сафинның "Тузганак чәчәге" китабыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: