Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Шигърият

Кешеләргә карап

Кеше матур! Кеше чынлап матур — Җуймаганда күңеле гөлләрен...

Кешеләргә карап

Кеше матур! Кеше чынлап матур —

Җуймаганда күңеле гөлләрен.

Шул гөлләрдә инде — киңлеге дә,

Зурлыгы да Туган илләрнең.

 

Ямьсезлекне күрмәгәннән түгел...

Яманлык та үсми тамырсыз.

Яманлыкның, яхшылыкның тамырын

Кешеләргә карап танырсыз.

 

Гөл калырмы, көл калырмы Җирдә?

Кайсы төскә күмелер бу тараф?

Яман күңел — мең мәртәбә ямьсез,

Ямьсездән дә ямьсез — битараф.

 

Матурлыкка таңнар калырсыз да,

Ничек кенә яклый алырсыз?

Матурлыкның, ямьсезлекнең тамырын

Кешеләргә карап танырсыз...

 

Хәбәр

Күпме көтеп, көтеп яшәдем мин

Синең яктан килер хәбәрне.

Җиде ятлар, җиде ятлар килеп

Сөйли миңа синең хәлләрне.

 

Мең ел үткәч, безнең баш очында

Тагын бер кат яфрак коелыр,

һәм ул чакта безнең бу ялгышлар

Бик мәгънәсез булып тоелыр.

 

Ә аңынчы Җирдә сагыну яшәр,

Кабатланыр шул ук рәнҗүләр.

Җиргә вакытлыча килүебезне

Соңлап тоябыз шул, без җүләр.

 

Тирәлектә, Вакыт, Чиксезлектә

Очраклы һәм зарур табышу.

Очрак җиңде: яңгырап калды җанда

«Хуш, мәңгегә!..» дигән тавышың.

 

Сызылып-сызылып аткан иртәләрдә,

Йолдыз коелып яуган кичләрдә,

Мин таныдым: яшьлек — яшел төстә,

Без яраткан һәммә төсләрдә!

 

Ярга ятып яккан ул учаклар,

Безне озата барган ул утлар —

Гомерләрнең кыйбла ягы икән

Зар-интизар булган минутлар.

 

Кабат яна хәтер учаклары,

Кабатлана иске рәнҗүләр.

Җиргә мәңгелеккә килүебезне

Тәмам тойдым, ахры, мин җүләр.

 

Очраштырыр очрак — ялган назлар

Сискәндерсен өчен көн тугач.

Сулышлары бәгырьләргә кабар —

Тик ул инде барыбер син булмас.

 

Һәм кайдадыр, бәлки, бик якында

Мендәр күмелер синең толымыңнан.

Бар да таныш, бар да якын тоелыр —

Тик ул инде барыбер мин булмам.

 

Бер кавышып, бер аерылышкан ярлар

Чиксезлектә генә тоташкан.

Мәңге шулай: Җирдә сагыну яшәр,

Газап яшәр аннан — тоташтан.

 

Мең елдан да безнең баш очында

Тагын бер кат яфрак коелыр.

Җилләр исәр, күктән йолдыз явар —

Миннән сиңа хәбәр шул булыр.


Кадер

Кадерлем,

дип әйтә алсак иде

Кадерләрлек һәрбер кешегә...

Кешеләрдән күңел җылынып китә,

Кешеләрдән

күңел күшегә.

Мал югалса,

болай үкенмәмен,

Дан югалса,

болай үкенмәм.

Җуелып калган һәрбер өмет белән

Көн җылысы китә бу көннән.

Кадерсезнең изге җаны булып,

Әрәм-шәрәм йөри күп байлык.

Кешеләргә кадер кимегәндә,

Арта торгандыр ул сукбайлык.

Мин бик беләм:

кеше булганнарның

Һәр кешедә, диләр, эше бар.

Эзәрлекләп түгел,

эзләп кенә

Яши белсен иде кешеләр.

Кадер барда күңел әй җылына,

Кадер юктан күңел күшегә.

Кадерлем,

дип әйтсә иде дөнья

Кадерләрлек һәрбер кешегә...

Үз халәтем, үз хәлем.

Үз гадәтем, үз гамем.

Барысы да үз җанымда,

Тагын ничек үзгәрим?

Үз фикерем, үз башым.

Үз хәсрәтем, күз яшем.

Ялгышларымны каргама —

Мин беренче кат яшим...


Тулган ай

Тулган айга карап, күңелем тулды,

Уйлап барган уем онытылды,

Искә төште кинәт кемнәрдер.

Аларга да, бәлки, бу тулган ай

Мөлдерәмә булып күренәдер?..

Тулган айдай моңлы чаклар булган

Исәбендә айлар-елларның.

Иң якын яр!.. Ул соң кайсы чатта?

Тулган айга карап баккан чакта

Күңелендә ниләр ул ярның?

Тулган аем! Мөлдерәмә аем!

Мин дә сиңа моңсу күренәмдер. ...

Тулган айга карап күңелем тулды,

Күзләремә ачы яшь тыгылды,

Искә төште кинәт кемнәрдер...


Дүрт халәт

Язлар буе, кышлар, җәйләр буе,

Көзләр буе көттем мин сине.

Шул дүрт халәт кабатланды миндә...

Ә чынында җиргә кыш килде.

Кышлар килде! Узган кыштан калган

Газапларны искә төшереп —

Уттай янган миләш тәлгәшләре

Йөрәгемне алды пешереп.

Кышлар килде, кабат-кабат яуды

Синсез ява торган бу карлар.

Мин кышларга үпкәләмим инде,

Тик кемгәдер барыбер үпкәм бар.

Ник хәтергә һаман карлар ятмый? —

Юкса җирдә күптән кыш инде.

Шул дүрт халәт кабатлана миндә,

Әллә бу өн, әллә төш инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев