Көмеш кыңгырау

Кемнең кулы барды икән? (Хәкимҗан Халиков)

Хәкимҗан Халиков шигырьләре.

Кемнең кулы барды икән?
Күпме гөлдән берәү калган,
Анысы да җиргә ауган,
Өстендә чык бөртекләре;
Чыкка түгел, күз яшенә
Чыланган күк керфекләре.


Берәрегез күрмәдеме:
Бакчадагы гөлләремне
Кайсы өзеп алды икән?
Матурлыкка кагылырга
Кемнең кулы барды икән?!


Икенче кояш
Җәлилләр мең төрле
Газаплар күргәннәр.
Шулай да, үлгәндә
Елмаеп үлгәннәр.

Елмаеп, дошманнан
Алар үч алганнар,
Халкыбыз күңеленә
Якты юл салганнар.

Елмаю килешә
Сиңа да, миңа да.
Елмаю - икенче
Кояш ул дөньяда.


Гөлләрем
Иртүк чыгып бакчага,
Су сибәм гөлләремә.
Бигрәк матур икән, дип,
Гөлләремә сокланып
Үтмидер кемнәр генә!

Гөлләремнең ни тора
Бер балкып алулары!
Һәр кешенең йөзенә
Күчсен иде аларның
Балкып елмаюлары!


Үзе калды көлкегә

Нур шундый хәйләкәр,
Көнләшер төлке дә.
Шулай да бервакыт
Калдырдык көлкегә.

Әле дә хәтердә:
Җиләккә барабыз.
«Кайда соң Нур?» — дисәк,
Нишли бит, карагыз:
Күрәсе килгәнме
Берсенең батканын,
Бер башын шудырып
Куйды бу басманың.

Бер сүз дә әйтмәдек
Ул чакта аңарга.
Бераздан, «Бүре!» — дип,
Тотындык чабарга.

«Бүре бар! Бүре!» — дип,
Чабабыз инешкә…
Сизми дә калды Нур
Җиткәнен финишкә.
Һәм шунда… басмага
Шап итеп басуга,
Чулт — суга.


Ничек тизрәк үсәсе?
Дәү буласы иде лә,
Ничек тизрәк үсәсе?
Моряк Илгиз абый күк,
Ничек дөнья гизәсе?
Тельняшка да, бушлат та
Киеп карыйм өстемә.
Үзем һаман кечкенә,
Үсеп булмый һич кенә.
Белмим, әллә еларга,
Әллә инде көләргә.
Су да эчәм көн саен,
Су сипкәндә гөлләргә.
Яңгыр яуса, урамнан
Кайтып керәм кич кенә.
Үзем һаман кечкенә,
Файдасы юк һич кенә.
Апам кебек, беркөнне
Үзем җыйдым урынны.
Исе китте әнинең:
“Карагыз,- ди, - улымны,
Кайчан болай зур үскән,
Нәни иде кич кенә?!”
Аңлый алмыйм һич кенә,
Мин бит буйга кечкенә…


Ялкау зары

Эшлиләр дә: «Ардык», — диләр,
Белмим, нигә арыйлардыр?
Бүре күргән кебек, миңа
Нигә кырын карыйлардыр?

Мин алардан күбрәк арыйм,
Нигә шуны белмиләрдер?
Түземлегем өчен миңа
Нигә бүләк бирмиләрдер?

Тик тору ул эштән яман,
Яхшы беләм авырлыгын.
Үземнең дә исем китә:
Ничек җитә сабырлыгым?


Сандугач

Сандугачның
Сузып-сузып
Сайравына
Сокланмаса
Сокланмыйдыр
Саңгырау гына.

Булмаса да
Мактаулы бер
Исеме дә,
Сокландыра
Олыны да,
Кечене дә.

Ул бит бары
Җыры белән
Яраттыра.
Халык күңелен
Яулый шулай.


Кушамат

Үзе күргән һәркемгә
Исем тагып йөрде ул.
Кызык табып, бот чабып,
Шырык-шырык көлде ул.

Малайлар да исемнең
Бер дигәнен таптылар:
Аңа Кушамат дигән
Шәп кушамат тактылар.

Шуннан бирле нигәдер
Без көлсәк тә көлми ул.
Хәзер инде үзе дә
Чын исемен белми ул.


Көнне озынайтам

Эшемне мин тиз эшлим,
Вакыт җитми шулай да.
Малайлар да чыккандыр
Инде чана шуарга.

Әллә инде башлаган
Эшне ташлап китәргә?
Юк, ярамый! Вакытны
Кызык итәм иртәгә.

Иртән-иртүк торам да
Бар кешедән соң ятам…
Вакыт җитмәсә, көнне
Мин шулай озынайтам.


Робот

Ике күзле булса да,
Әллә берни күрми ул:
Бәхәскә һич керми ул.
Без мактасак — мактый ул,
Без таптасак — таптый ул,
Без утырсак — утыра,
Без тик торсак — тик тора.

Юри генә беркөнне
Киресенчә сөйлибез:
Кадак күрсәк — чөй, дибез,
Әтәч, дибез тавыкны,
Кара, дибез мамыкны,
Асфальт юлны, ал, дибез,
Дегет күрсәк — бал, дибез..

Ә аңарга барыбер:
Тавык та бер аңарга,
Сарык та бер аңарга,
Белмим, нишләп карарга?
Әгәр утны, су, дисәк,
«Әйе, су», — ди инде ул,
Менә шундый инде ул.
Кем дисәгез — Роберт ул,
Роберт түгел, робот ул.


Үземә булышам

Кирәк чакта һәркемгә
Ярдәм итәсең, — диләр, —
Ә үзең соң алардан
Нәрсә көтәсең? — диләр. —
Арып бетәсең», — диләр.

Янәсе, мин үземне
Күрсәтергә тырышам…
Ярдәм итеп кешегә,
Мин үземә булышам,
Менә шуңа тырышам.


Көчемне арттырам


Кичә ишегалдында
Кар көрәгән чагында,
Кырмасам да әллә ни,
Мине күргәч, дәү әни,
Көрәгән, дип, ничаклы,
Исе китеп, бот чапты:

— Эшлисең син теләсәң…
Тагын бераз көрәсәң,
Бетерәсең, бәбкәм, — ди. —
Картлар белеп әйткән, — ди.
«Эшләп торсаң — эш кими,
Эшсез торсаң — көч кими…»

Сөйгән иде аркамнан,
Кинәт көчем арткандай,
Тунны салып ташладым,
Тизрәк көри башладым:
Киметкәнче көчемне,
Киметәм мин эшемне.


Ялкау Әкъдәс


"Дәү әтием белми әйтмәс:
Бар иде, ди, ялкау Әкъдәс,
Йокы аңа аш иде, ди,
Йокламаса ач иде,ди,
Су эчсә дә тук иде, ди
Бу авылда юк иде, ди,
Аңардан да ярлы кеше.

Шушы моңлы-зарлы кеше
Асраган, ди, ике сарык,
Берсе ябык, берсе арык
Булган, имеш, алары да.
Берни юк, ди, алларында.

Шулай шактый вакыт узган,
Бер сарыгы аяк сузган,
Икенчесе үлеп киткән,
Әкъдәснең дә эше беткән."


Төлке белән Бүре


Көлке дисәң дә көлке:
Кыяр урлаган төлке,
Авыз иткән кишердән,
Ә кыярны пешергән
Ягылмаган учакта.
Сукыр бүре шул чакта
Аны тотып алган, ди.
Капчыгына салган, ди.
Ямамагач карчыгы,
Тишек булган капчыгы:
Төлке шундук чыккан, ди,
Һәм сугып та еккан, ди,
Теге сукыр бүрене -
Дүрт аяклы шүрене -
Кубыз уйнап биеткән,
Аннан тукмап көл иткән.
Калган, ди, бер сөяге.
Төлке үзе сөйләде:
"Булган хәл, - дип, - барсы да".
Ышанмасаң, бар, сора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: