Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кем?

Йә, әйт әле, үскәнем, кайсы халык мәчетле, намазлы һәм гаетле, мөнәҗәтле, бәетле?

Йә, әйт әле, үскәнем,
Кайсы халык мәчетле,
Намазлы һәм гаетле,
Мөнәҗәтле, бәетле;
Беләзекле, йөзекле,
Калфаклы һәм читекле;
Сабантуйлы, бәйрәмле,
Казылыклы, әйрәнле,
Алып буйлы, гармунлы,
Биюле һәм җыр-моңлы;
Сөтле чәйле, коймаклы,
Бавырсаклы, каймаклы,
Бәлешле һәм чәкчәкле;
Шау бакчалы, чәчәкле;
Өй салырга бик хирыс,
Кайвакытта бик сабыр,
Кайвакытта бик кырыс;
Ихатасы чип-чиста,
Ак мунчасы ягылган,
Якты, көләч йөзенә
Кояш нуры ягылган;
Кол Галиле, Тукайлы,
Җәлилле һәм Сәйдәшле;
Һәрвакыт ашлы, эшле,
Үзе горур, йөзе ак,
Уе якты, сүзе хак,
Игелекле, шәфкатьле,
Аллаһыга рәхмәтле;
Үзгәрсә дә киеме,
Һич үзгәрмәс җисеме —
Беләм, беләм! — дисеңме?
Әйе, әйе, үскәнем,
Татар аның исеме!
Татар аның исеме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев