Көмеш кыңгырау

Кайда булсын - кесәмдә

Заһирә Гомәрова шигырьләре.

КАЙДА БУЛСЫН — КЕСӘМДӘ

Иптәшләре сорыйлар:

—  Хәсән, кая барасың?

—   Кая булсын — мәктәпкә!

—   Китапларың кайда соң?

Аптырамый Хәсән дә:

—   Кайда булсын — кесәмдә!

Укытучы җавап көтә...

Хәсән башын игән дә,

Шпаргалка эзләгәндәй,

Карап тора идәнгә.

Иптәшләре көләләр,

Үчеклиләр Хәсәнне:

—  Җавап шунда түгел микән,

Актар әле кесәңне!


Йомдыра ул күзеңне

Сукмаклары тар гына,

Тигез генә, пар гына,

Күренмичә килә ул,

Безнең өйгә керә ул.

Тирә-якны күрә ул:

Караны да, акны да,

Караңгы почмакны да,

Дәфтәрдәге тапны да.

Аңа туры карасаң,

Оялдырып үзеңне,

Йомдыра ул күзеңне

Нәрсә икән җавабы,

Әйтеп кара сүзеңне?


Ут күзле — нык сүзле

Кагылдыңмы — уяна,

Күзләрендә ут яна.

Көйләсәң җайлап кына,

Сыйласаң майлап кына,

Барын үти карусыз,

Көн-төн чаба арусыз.

Тигез җирдән төз генә

Барып җитә тиз генә.

Аның нәрсә икәнен

Әйтеп бирегез генә.

*    *    *

Бу ни булыр, бел әле,

Уйлап әйтеп бир әле.

Язларда ярсып чаба,

Кышларын туктап кала.

Җәен эссе көннәрдә

Күренми оча ала.

Оча дидем — кош түгел,

Чаба дидем — ат түгел.

Үзе таныш, ят түгел.

Иртән, кичен, һәр көндә,

Ул кирәкле һәркемгә.

Аннан башка бер көн дә

Яши алмый бер кем дә.

* * *

Үзе тотмый, үрелми,

Куллары да күренми.

Кагылсаң әллә нишли,

Әллә чеметә, тешли?

Безне — бала-чаганы

Угы белән чагамы?

Кулын чакса да шактый

Әби аны бик мактый.

Төреп кайта яулыкка, —

Файдалы,— ди саулыкка.


БЕЗ ҮСӘБЕЗ

Мәктәпләргә килдек инде

Теләп барын белергә.

Киләчәккә поход чыктык

Белем кораблендә.

Өйрәнербез йолдызларны

Эзләп таба белергә.

Үзләренә очарбыз бер

Галәм кораблендә.


КӨЗГЕ ЭТЮД

Кыш хәбәрен ишеттереп

Кырыс җил исеп китте.

Язга кадәр саубуллашып

Кошлар да күчеп китте.

Канат итеп көзге җилне

Сап-салкын болыт килде.

Китәргә урын тапмыймы,

Коя да коя инде.


БЕЗ БЕР ӨЙДӘ СИГЕЗ КЕШЕ

Без бер өйдә сигез кеше,

Төрле яшьтә төрлебез.

Спорт ярышы булдымы,

Катнаша һәрберебез.

Велосипедчы җитезләр

Гүя сайлап җыйналган,

Ак сакалын җилфердәтеп

Бабай чаба иң алдан.

Район чемпионы булган,

Күп алган бүләген дә,

Ул бүген дә ин беренче

Семьябыз күләмендә.

Бик узмакчы була әти,

Бик узмакчы абыйлар.

Узып китәр иделәр дә,

Куып җитә алмыйлар.

Мин иң артта. Тик шулай да

Юатып бара әнкәй: —

Борчылма, – ди, –

син бабаңнан

Илле яшькә бәләкәй.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: