Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кайчакта

9нчы апрельдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗеваның туган көне. Игътибарыгызга Зөләйха ханымның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

КАЙЧАКТА

Көзге яфрак кебек,

Җан калтырый.

Күңелемнән хисләр агыла.

Кулда каләм булса,

Шул хисләрем

Шигырь булып кайчак языла.

 

Ә кайчакта,

Җаным дулавына карамастан,

Дөнья мәшәкатен көйлимен.

Җанда кала язылмаган шигырь,

Ә алдымда –

Юасы кер, табак-савыт, мин.

 

Идән астында тычкан.

 

Идән астында тычкан.

Ашарга эзләгәндә

Ашлык капчыгын тишкән.

-------------------

 

Сәке астында тишек.

Идәндәге бу тишек.

Соры тычканга ишек.

Идән астында тычкан.

Ашарга эзләгәндә

Ашлык капчыгын тишкән

 

Песи йоклый сәкедә

Ниләр күрә төшендә

Мәгълүм түгел беркемгә.

Имеш:

(Сәке астында тишек.

Идәндәге бу тишек.

Соры тычканга ишек.

Идән астында тычкан.

Ашарга эзләгәндә

Ашлык капчыгын тишкән.)

 

 

Әби бияләй бәйли

Тычкан тотмаган песидән

Зарлана, аны әрли:

“Песи йоклый сәкедә

Ниләр күрә төшендә

Мәгълүм түгел беркемгә

Сәке астында тишек.

Идәндәге бу тишек.

Соры тычканга ишек.

Идән астында тычкан.

Ашарга эзләгәндә

Ашлык капчыгын тишкән...”

 

Бияләйләр бабайга

Бияләйләр кияр дә

Бабай җыеныр ауга.

Әби бияләй бәйли

Тычкан тотмаган песидән

Зарлана, аны әрли:

-Песи йоклый сәкедә

Ниләр күрә төшендә

Мәгълүм түгел беркемгә

Сәке астында тишек.

Идәндәге бу тишек.

Соры тычканга ишек.

Идән астында тычкан.

Ашарга эзләгәндә

Ашлык капчыгын тишкән...

 

Акбай йоклый ояда.

Йокламый ла, уяу ла.

Ул да җыена ауга.

Бияләйләр бабайга

Бияләйләр кияр дә

Бабай җыеныр ауга.

Әби бияләй бәйли

Тычкан тотмаган песидән

Зарлана, аны әрли.

Песи йоклый сәкедә

Ниләр күрә төшендә

Мәгълүм түгел беркемгә

Сәке астында тишек.

Идәндәге бу тишек.

Соры тычканга ишек.

Идән астында тычкан.

Ашарга эзләгәндә

Ашлык капчыгын тишкән.

 

Бөтен ишек алдына.

Ак әтәч сөрән сала:

-Карагыз -, ди ул,- кара!

Болар җыена ауга...

Тишкән тычкан капчыкны,

Түккән бөтен ашлыкны...

Нәрсә карый ул песи,

Нәрсә карый ул Акбай,

Нәрсә карый ул әби

Нәрсә карый ул бабай?...

Акбай йоклый ояда.

Йокламый ла, уяу ла.

Ул да җыена ауга.

Бияләйләр бабайга

Бияләйләр кияр дә

Бабай җыеныр ауга.

Әби бияләй бәйли

Тычкан тотмаган песидән

Зарлана, аны әрли:

“Песи йоклый сәкедә

Ниләр күрә төшендә

Мәгълүм түгел беркемгә

Сәке астында тишек.

Идәндәге бу тишек.

Соры тычканга ишек.

Идән астында тычкан.

Ашарга эзләгәндә

Ашлык капчыгын тишкән.”

Әкият ары - мин бире.

Әкият ары – мин бире...

Куяннар безгә килде.

Куян, куян кылыйдыр,

Күзе кырын карыйдыр,

Үзе кәнфит ялыйдыр,

Үзе торна саныйдыр:

“Торналары унсигез

Очыгыз да китегез,

Әкият ишетегез,

Әкиятем көйледер,

Аны җилләр сөйлидер,

Йокы килсен – дип - безгә,

Кунсын дип ике күзгә,

Әлли-бәлли итсен дип,

Балам йоклап китсен дип.

Әби йомгак чорнаган.

Алгадан – болгадан

Әби йомгак чорнаган.

Йомгагы мамык җептән,

Тарткач өзелеп киткән.

Бер очы тышта калган,

Бер очын тычкан алган.

Ә әби моны күргән,

Сәке астына кергән,

Бу тычканны тапмакчы,

Җебен кире тартмакчы...

Йомгак бер якта ята,

Ә әби җепне тарта.

Тарта-тарта чыгарган,

Тычканнан җңепне алган,

Әби арыган, талган,

Мамык-җепне ялгаган,

Йомгакны әйләндереп

Өр-яңадан чорнаган.

Алгадан, болгадан,

Әби йомгак чорнаган.

Кем аңламыйча калган,

Сөйлим хәзер яңадан.

 

Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗева 1955 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасының Баулы районының Салих авылында туа. Урта белемне туган авылында ала. Кечкенәдән үк җырларга, шигырьләр сөйләргә ярата.

Мәктәпне тәмамлагач, очучы булырга хыяллана. Бу теләге аңы Казанның очучылар әзерли торган училищесына алып килә. Ләкин укырга керә алмый. Казанны күреп кайткан кыз туган колхозына кайтып сыер савучы булып эшли башлый. Туган авылы Салихта сигез ай эшләгәннән соң, аны күрше Каразирәк авылына клуб мөдире итеп билгелиләр. Зөләйха авылга җан өрә. Ул килү белән клубта спектакльләр, концертлар куя башлыйлар. Ләкин югары белем алу теләге аны Казан дәүләт мәдәният институтына алып килә. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, институтның режиссерлык факультеты студенты була.

Институтны уңышлы гына тәмамлаган Зөләйха, юллама белән, Мөслим районына җибәрелә. Ике ел Мөслим халкына хезмәт күрсәтә.

1979 елдан бирле Чаллы каласында яши. Иң беренче булып, Мансур Кашапов белән, театрда эшли, коллектив туплый. Спектакльләр белән гастрольләргә йөриләр. Куйбышев, Башкортостан тамашачыларын шатландыралар. Күп еллар Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли.

Балачактан ук шигырьләр укырга, сөйләргә яраткан Зөләйха М. хәзер үзе дә шигырьләр яза.

Зөләйха Минһаҗеваның «Йолдызлар ага уралып» (1996), «Әтәч нигә кычкыра?» (2002) , «Җилләр чакырам» (2005), «Гата бабай әкиятләре» (2012) һ.б. шигырьләр, шигъри әкиятләр тупланган китаплары басылып чыга.

Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗева Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2009).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев