Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Исәнме, улым!

Бу шигырь 1997 нче елның 10нчы октябрендә Улым туган көндә язылды. Ул туганда матур, аяз, алтын көз таңы иде.

Исәнме, улым!

Исәнме, улым! Исәнме, улым!
Күптән көткәнем, күктән көткәнем.
Хәтерләмим мин йөрәкнең болай
Рәхәт кайнарлык белән типкәнен.
Яшьлегем кайтты, назларым кайтты,
Таңда елмаеп кояшым кайтты!
Могҗиза булып көзге шомыртлар,
Нинди бәхетле, гүзәл минутлар
Яздагы кебек ак чәчәк атты!
Балланды тормыш, алланды җир, күк,
Былбыл сайрады, кычкырды кәккүк –
Яшәсен улың йөзгә кадәрле!
…Туган якларда җилләр тарата
Дөньяга улым туу хәбәрен.
Исәнме, улым! Исәнме, улым!
Дөньяга килдең ике теш белән...
Җил-давылда да кал аяк өсте,
Тормышны күтәр изге эш белән.
Раббымнан сорыйм, ялварып сорыйм:
«Гомере оз-ы-ы-н дәвамлы булсын!
Җиргә мәрхәмәт, мәхәббәт чәчеп,
Иман-догага җаны омтылсын!
Туры сүзендә, гамәлендә дә
Игелек кылып, якты юл узсын!»
…Башым югары, язмышым бөтен –
Исәнме, улым! Исәнме, улым!
Йөрәккә сихәт, зууур кодрәт бирә
Сөт исе килгән кечкенә кулың.
Кайтмас өченгә еракта калды
Җимсез көнемнең әрсез шәүләсе.
…Исәнме, улым! Исәнме, улым!
Син – яшәвемнең тылсым-мәгънәсе.
Исәнме, улым! Исәнме, улым!
Бәхетле бул син, газиз күз нурым!


Әйтче, улым 
(Азаматка)

– Әйтче, улым, кай төбәктән килдең?
– Бик ерактан, әткәй, йолдызлардан!
Озак очтым, канатларым талды,
Ышанмасаң сора син алардан.

– Әйтче, улым, канатларың кая?
Тилмертмәче мине, и-и-и колыным.
Күзләреннән зәңгәр очкын сибеп,
Саф сулышы белән битем үбеп
Күрсәтә ул сузып ике кулын.

...Мин дә шулай очып килдем микән,
Онытканмын инде, түбәм каты.
Туңдыра да каны әйләнешен,
Галәм белән серле бәйләнешен
Яши торгач өзә адәм заты.

Кем узардан дөнья куа-куа,
Җанны буып, акыллардан шашып
Уянмыйбыз соңгы мизгелгәчә,
Җиргә изге орлык чәчә-чәчә
Аллаһ канунына якынлашып…

…Сыенам да улым күкрәгенә,
Йөрәгенең тыңлыйм һәр тибешен.
Бәхетле бул, йолдызлардан килгән,
Ихлас балкып, мәхәббәтле көлгән
Иң кадерле, иң-иң гүзәл кешем!

Айрат Суфиянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: айрат суфиянов исәнме улым