Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Искесе дә әйбәт иде, тагын килде Яңа ел

Асия Юнысованың кышкы шигырьләре.

Яңа ел

Искесе дә әйбәт иде,

Тагын килде Яңа ел.

Яңа елда йолдызлар да

Балкыбрак яна ул.

Арасыннан берсен алып,

Куйдык чыршыга элеп.

Килсеннәр безгә кунаклар,

Якты йолдызны күреп.

Әйлән-бәйлән уйнашырбыз,

Теләшербез теләкләр.

Кыш бабай да килер безгә,

Өләшер шәп бүләкләр.


Кышны яратам

Бөтен кеше җәйне мактый,

Ә мин кышны яратам.

Ап-ак карда аунап уйныйм

Йә йомарлап кар атам.

Таудан чанада шуам мин,

Шугалакта — аякта.

Таеп китеп, көрткә чумам —

И кызык та шул чакта.

Агачлар ап-ак чәчәктә,

Чәчкәләр коеп йөрим.

Уйнап туйгач, көрәк алып,

Сукмактан карны көрим.

Бу сукмагым илтә мине

Җылы өйгә, әнигә!

Суыктан соң җылы рәхәт,

Кыш әйбәт менә нигә!


Кар күбәләк

Урам фонаре утында

Уйный кар күбәләкләр.

Җәйге күбәләкләр кебек,

Болар да җилбәзәкләр.

Кар күбәләк нигә керә

Фонарьның яктысына?

Эреп бетәрен белмичә,

Нигә утка ымсына?

Белә күбәләк, ышана

Яктының тылсымына,

Бер биюдә, бер очышта

Нур булып балкыйсына!


Китә кошлар

Җитә кышлар.

Китә кошлар —

Күчмә кошлар.

Алар ерак җылы илгә

Китеп кышлар.

Китә торна, китә ләкләк,

Китә аккош.

Өркетә олы кошларны

Салкын ак кыш.

Кала песнәк, кала чыпчык

Һәм кызылтүш.

Нәни кошлар өчен таныш

Кышкы тормыш.

— Булыр сезне җылытырлык

Ышык урын, —

Дип юата кошчыкларны

Таныш урман. —

Сезгә генә җитәр ризык,

Аш табармын.

Җәйдән сезгә әзерләдем

Сый табынын.

Бөҗәкләрне кар капласа,

Бар гөлҗимеш.

Сабагында тәлгәш-тәлгәш

Балан-миләш!


Куян

Яңа елда иң кызыгы —

Мәктәптә бал-маскарад.

Камилә дә килер анда,

Бер читтә тормас карап.

Күрегез әле Инсафны,

Куян битлеге кигән.

Чыршы төбенә елышкан,

Инсафлы, каян килгән?!

Оныткан ул тәнәфестә

Бүре кебек йөргәнен.

«Исенә төшерербез,

Бирәм хәзер кирәген!» —

Шулай диде дә Камилә

Бүре битлеген киде.

Куян Инсаф, бүредән

Куркып, өйгә йөгерде.


Чыршы

Өйгә чыршы куйыйк, дип

Аптыратып бетердем.

 Урманнан матур чыршы

Апкайттылар беркөнне.

Киендердек, бизәдек,

Бастырдык өй түренә.

Назлы кунак — чыршыбыз —

Урамнан ук күренә.

Ылыс исе әй рәхәт —

Урамга чыкмыйбыз да.

Тирәсендә әйләнәбез,

Сокланып чыршыбызга.

Яңа ел артта калды,

Уенчыкларны алдык.

Шәрәләнгән чыршыны

Чүплеккә үк чыгардык.

Мондый гаделсез эшкә

Еламыйча кем чыдар?

Бүтән алай куйдырмыйм,

Еламасын чыршылар.


Кыш Бабай

Кыш бабай төнлә килә ул,

Бүләкләр куеп китә.

Килгәнен күрми калам шул,

Бүләген табам иртән.

Быел түзәргә исәбем,

Бирешмәскә йокыга.

Шуннан килеп чыгар төсле

Карап ятам чыршыга.

Әһә! Менә килде бугай,

Баш астында бүләге.

Тиз башымны күтәрәм мин,

Күреп калам беләген.

Кыш бабайны күрдем үзе,

Аптыратты күргәнем.

Аның җиңе хәтерләтте

Әниемнең күлмәген.


Кар тәме

Карбыз исе килеп тора

Яңа яуган ак кардан.

Тәме дә карбыз тәмеме —

Карны кабып карадым.

Карбыз түгел, туңдырма бу!

Ай-яй телне туңдыра бу!


Кышкы уен

Бүген кыш килгән безгә,

Урамда малай-кызы.

Тәгәрәшеп ак карда,

Уйныйлар шулай кызып.

Кызып-кызып уйнаганда,

Кыш көне дә кызу ул.

Бергә-бергә егылганда,

Егылу да кызык ул!

Ап-ак карда кызыл алма!

Юк, түгел лә, бер кыз ул.

Карда аунап уйнаганга,

Бите алмадай кызыл.


Бураннан соң

Төне буе урамнарда

Җилле буран дулаган.

Тәрәзәбез өлгесенә

Кардан канат сылаган.

Күрше апаның балконга

Элгән керен урлаган.

Безнең йөргән юлларга да

Өеп куйган кар тавы.

Уйнау түгел — кая ди ул! -

Кыен аяк атлавы.

«Әй син! —

дидем мин буранга, —

Минем буйга карама!»

Алып чыктым да дәү көрәк,

Аттым көртләрне көрәп.

Шуннан бирле эчтә шатлык,

Мин гел әллә нишләдем.

Сәбәбен дә беләм кебек —

Мин әйбәт эш эшләдем.


Суык-рәссам

Суык-рәссам килгән икән,

Тәрәзәдән караган.

Өлгеләрне бизәп куйган,

Мин йоклаган арада.

Көмеш бодай арасына

Көмеш каурый тезгән ул.

Җылы җәйне төштә күреп

Йоклаганны сизгән ул.

Бу бизәге бик охшаган

Күкчәчәк сабагына.

Үзен бер күрмәгән килеш,

Рәссам җәйне сагына.


Борын

— Ай-һай суык урамда,

Һич чама юк чыдарга.

Өйдә генә утыр син,

Борыныңны чыгарма.

Әни мине кисәтә.

Ник борчыладыр болай?

Аягыма итек киям,

Кулларыма — бияләй.

Борын-борын-борыннан

Борын гел алдан йөргән.

Өйдә генә тормаган,

Күп белергә теләгән.

Борынгылар суыкта

Борынга нәрсә кигән?

Бернәрсә дә кимәгән! —

Чыгып киттем мин өйдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев