Көмеш кыңгырау

Иске елның ак карында шуып калыйк, кил әле!

Разил Вәлиевнең балалар өчен кышкы шигырьләре.

ХУШ, ИСКЕ ЕЛ!

Иң зур рәхәте дөньяның —

Очып төшүләр таудан!

Бу карлар болыттан түгел,

Йолдыздан, ахры, яуган.

Егылсаң кереп чумасың:

Ак кар әйтерсең күбек.

Иге дә юк, чиге дә юк —

Безнең хыяллар кебек.

Бу карлар бит —  Иске елның

Яңа елга бүләге.

Иске елның ак карында

Шуып калыйк, кил әле!


ОЧА КАРЛАР

Ак канатлы кошлар кебек,

Болыт агылды.

Урый-урый яуды җиргә

Аккош мамыгы.

Күк тә ап-ак, җир дә ап-ак,

Ап-ак бар дөнья.

Тик чыршылар гына яшел,

Чыршылар — уйда.

Яшел чыршы гаҗәпләнгән,

Күреп кыш ямен.

Кыш иңенә сала аның

Бәйрәм күлмәген.

Оча карлар, мамык карлар,

Очар талганчы...

Кошлар, кайтып, каурыйларын

Җыеп алганчы.


Кыш

Чаналар чаба тауларда.

Сизелми көн үтүе.

Баш очында болыт йөзә —

Әйтерсең каз көтүе.

Җир өстендә — каз өмәсе,

Оча көн-төн мамыгы.

Күкнең зәңгәр болынында

Казларның үсә агы.

Дөнья көләч. Тик яз җиткәч

Елар ул, яшен түгеп.

Ә бүген, кырларга чыгып,

Бары җил елый кебек.


Кышкы йокы

Урман белән йөнтәс аю,

Күрәсең, игез балалар:

Озын кышны уздырырга

Бергә йокыга талалар.

Урман кышны төшендә дә

Аягүрә каршы ала.

Аю тын гына үрмәли

Җып-җылы өненә таба.

Көзге кояшның нурлары

Уйнаса да бакчаларда,

Ерганаклардагы сулар

Элеккечә аксалар да, —

Үз вакытын белеп, агачлар

Берәм-берәм яфрак коя.

Йокы алдыннан аю да

Ялкау гына иснәп куя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: