Көмеш кыңгырау

Исә җилләр, оча карлар...

***

Кыш
Исә җилләр, оча карлар

Чыксаң кыш көне тышка.

Әз генә дә курыкмыйбыз,

Күнеккән инде кышка.


Зарланмыйлар агачлар да,

Булсалар да шәрәләр.

Язмышлары мәңге шулай:

Яз җиткәч яшәрәләр.


Ак юрганын нык ябынып,

Кырларым ята тынып.

Сакланыптыр нык киенгән —

Елгаларда боз-толып.


Көмештәй шар аяз күктә —

Бигрәк ямьле кышын ай.

Йолдызлар да җемелдәшә

Асыл энҗе ташыдай.


Кинәт кырыс җил исә дә

Агачлар дер калтырый.

Кышкы кичнең җәймәсендә

Саф бөртекләр ялтырый.


Серле итеп айлы кичне

Җил кинәт тынып кала.

Әйтерсең лә бар табигать

Татлы йокыга тала.

Миләш чыпчыгы
Чырык-чырык аваз салып
Сиздерә сөенечен,
Белдерә көенечен.
Миләш җыеп сибә торгач,
Ияләнде шул чыпчык,
Тәрәз   чиртә: «Чык, чык, чык!»
Чыксам, сөенеп чыркылдый,
Килеп куна җилкәгә.
Әйтә кебек: «Учыңа ал,
Иркәлә син, иркәлә!»
Тик... әле... нәрсә булды соң...

Дустым күренми өч көн.

Эзләп таптым, үлеп ята

Ул бер чокырда, мескен.

Күз яшьләремне түгәмен,

Әрнетә үкенечем.

Ник аны саклый алмадым,

Гамьсез булдым ни өчен?

Ник күрмәдем явыз кулның

Аңа таш ыргытканын,

Килеп шуның алданрак

Нигә кулын тотмадым?

Заһирә Гомәрованың «Йөгерек елга» китабыннан. 1993 ел.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: