Илһам килгән Нәнәйгә
Гомеренең күп өлешен (40 ел) балалар укытуга багышлаган Рәсимә ханым Ильясова безне матур-матур балалар шигырьләре белән сөендереп тора. Без аның шигырьләрен сайтыбызда туплап бирергә булдык.
ИЛҺАМ КИЛГӘН НӘНӘЙГӘ
Нәнәем шигырьләр яза,
Мин аларны яратам.
Кичен, йокларга ятканда,
Шигырьләр тыңлап ятам.
Нәнәй шигырьләр язганда,
Мин тавышланам, азам.
Нәнәй бүлмәсен бикләгән...
Илһам килде, ди, язам.
Әбием нигә күрсәтми
Миңа Илһам абыйны?
Яраткан оныгым, диеп,
Әбекәем алдыймы?
Озакламый бүлмәсеннән
Килеп чыкты нәнәем.
– Шигырь туды,тыңла! – диеп,
Кочты мине – бәбәен.
Хәзер белдем: шигырь язу –
Бик серле нәрсә икән...
Шигырь язышучы Илһам
Миңа күренми икән...
ХӘРЕФ ӨЙРӘНӘМ
Әби укытучы булган,
Миңа хәреф өйрәтә.
Һәрбер хәрефнең исемен
Миңа укып күрсәтә.
Хәрефләрнең исемнәрен
Ятладым инде күптән.
Һәр хәрефнең – үз исеме:
Үзгәрми инде бүтән.
– Монсы нинди хәреф? – диеп,
Сорый әбием иртән.
Кичә өйрәнгән хәрефне
Төнлә онытты микән?
ШИГЫРЬ" ЯЗАМ
Дәү әнием белән бергә
"Шигырь" язып утырам.
Дәфтәремнең һәр битен
"Шигырь" белән тутырам.
Каләмемне читкә куям,
Бармакларым арыгач.
Сезгә укып күрсәтермен,
Үзем хәреф таныгач
ТЕЛНЕ ӨЙРӘНӘМ
"Тек- тек" итә сәгать теле:
Вакытны хәбәр итә.
Әби "кош теле" пешереп,
Табын янында көтә.
"Телеңне йотарлык, – ди ул, –
Ашагыз,балаларым!"
– Телем йотыла күрмәсен!
Ашыгып ашамадым.
Әби әйтә:"Тел "сүзенең
Була берничә төре.
Сүзләрнең серен ачарсың,
Өйрәнгәч туган телне."
МИҢА КИРӘК ҮСӘРГӘ
– Анда барма,
Монда килмә.
Салкын тияр,
Торма җилдә.
Егылырсың,
Менмә өскә.
Чыгалмассың,
Аска төшмә.
Утка килмә,
Я пешәрсең.
Ныграк киен,
Я өшерсең.
Нык йөгермә,
Егылырсың.
Аяк, кулың
Сындырырсың.
Кая киттең,
Бетер тыңлап.
Эшлә,балам,
Барсын уйлап.
– Миңа инде
Нишләргә?
Кирәк тизрәк
Үсәргә!
МИН ӘНИГӘ БУЛЫШАМ
Мин әнигә булышам:
Савыт-саба юышам,
Идәнне дә себерәм,
Гөлләргә дә су сибәм.
Тавыкларга җим бирәм,
Йомырка җыеп керәм.
Сеңлемне дә карашам.
Кайчагында орышам:
"Кайчан инде үсәсең?
Бишегеңнән төшәсең?
Жиңелрәк булыр миңа,
Булышсаң әгәр син дә."
Мин әнигә булышам,
Зур үсәргә тырышам
ӘТИЕМӘ БУЛЫШАМ
Әтием эшкә – вахтага
Ерак Себергә китә.
Кайчан кайтыр икән диеп,
Мин көтеп арып бетәм.
Әни әйтә: "Кызым, кирәк
Безгә бераз түзәргә.
Җиңел түгел әтиеңә,
"Кара алтын" эзләргә.
Алай булгач, булышырга
Үзем барам Себергә.
Әтиемә "кара алтын",
Эзләп табып бирергә.
ПАРКТА
Таира әнисе белән
Шәһәр паркына килде.
Анда ак таштан ясалган
Аю баласын күрде.
Танышырга теләп, ахры,
Аңа кулларын сузды.
Бу танышу минутларын
Әнисе, килеп, бозды:
– Балакаем, аңламый шул:
Ул бит бары сын гына,
Аю һәм аның баласын
Карап торыйк тын гына!
Таира әле кечкенә:
Теләми читкә китте,
Саубуллашып, дускаеның
Борыныннан "әп" итте.
ШАЯН ҖИЛ
Урамга чыктым, киенеп,
Тәрәздән җил чакырды.
Минем уйнасым килгәнне
Ул да белгән, ахыры.
Җил дә мине көтеп торган:
Чакырды бит уенга.
Чабуымны җилфердәтә,
Я кермәкче куенга.
Шаян җил белән бергә
Без куышып уйнадык.
Көне буе уйнасак та,
Уйнап, һич тә туймадык
ӘНИЕМНЕҢ ТУФЛИЕ
Әнинең кызыл түфлиен
Карадым әле киеп.
Көчкә генә басып торам:
Үкчәсе шул бик биек.
Үземчә, тырышкан булам,
Атлар өчен турырак.
Аягымнан төшеп кала...
Их! Чак кына зурырак!
Оныгым кәгазь "кораб"ын
Күләвектә йөздерә.
Кәгазь" кораб "озак йөзми:
Эченә бит су керә.
Оныкачым! Һич борчылма!
Тиздән үсеп җитәрсең.
Чын корабларда йөзәрсең,
Зур диңгезләр гизәрсең.
БЕРЕНЧЕ ҖИЛӘКЛӘР
Әлинә, җыеп чиләккә,
Җиләкләр алып керә.
Матур итеп сөйләнеп,
Барысына да бирә:
"Эреләре-әтиемә,
Пешкәннәре – әнигә.
Сеңлемә әле кирәкмәс,
Ярамый бит бәбигә.
Изелгән җиләкләр сайлап,
Бирәм дәү әниемә,
Тешләре дә әйбәт түгел –
Йотар чәйнәми генә."
Барысына өлеш чыкты:
Җыйганда ук санаган.
Тик үзенә чиләгендә
Бер җиләк тә калмаган!
...Пешәр әле яңадан...
СОЛДАТ БУЛАМ
Минем абый, солдат булып,
Хезмәт итә еракта.
Әни әйтә: "Ул якларда
Иртә тора кояш та".
Кулына автомат тотып,
Абыем тора сакта.
Бер дошман да үтә алмас,
Абыем булган чакта.
Мин башыма кидем каска,
Кулга тоттым "автомат".
Көзге каршысына бассам,
Карап тора чын солдат!
Тиздән мин дә,үсеп җитеп,
Армиягә китәрмен:
Абый кебек,солдат булып,
Илгә хезмәт итәрмен.
КЕМ БУЛЫРГА?
Минем олы дәү әтием
Чын сугышта катнашкан.
Кулына корал тотып,
Илебезне яклашкан.
Аның улы – дәү әтием
Флотта хезмәт иткән.
Матур моряк фотосы
Альбомда тора күптән.
Әтием дә яшь чагында
Солдат киеме кигән.
Нинди матур булыр иде:
Моряк булмаган нигә?
Мин дә, үскәч, уйлап торам
Армияга барырга!
Белмим әле: солдат микән,
Моряк микән булырга?
ҖИРЕБЕЗГӘ АЛСУ ТАҢ АТСЫН!
Әниемнең йомшак, назлы кулы
Назлап кына мине уята.
Тәрәзәдән кояш нуры төшә.
Илкәемдә алсу таң ата.
Дөнья шундый матур,
Җирдә бәхет итә тантана.
Тыныч җирдә яшәгәндә генә
Таңнарыбыз шулай башлана.
Тыныч булсын туган илебез!
Барыбызга уртак Җиребез!
Һәркөн иртән якты таң атсын!
Кояш җиргә нурын таратсын
МАЙ БӘЙРӘМЕ
Әни иртүк уята:
"Тор, бәпкәм, бәйрәм бүген!
Сине ничек сәламли
Кояшың, зәңгәр күгең!"
Нәнәм коймак пешергән,
"Бүген ,- ди ул, - зур бәйрәм."
Бер дә эшсез тормый ул:
Һәрчак кулында бәйләм.
Әти тышка чакыра:
"Ал,- ди,- кулыңа көрәк.
Туфрак дымлы чагында
Чәчеп калырга кирәк!"
Бергәләшеп тотынгач,
Кичкә эш тә калмады.
Хезмәт бәйрәме икән!
Хәзер инде аңладым.
Беренче Май — халыкның
Дуслык,бердәмлек көне.
Файдалы һәм күңелле
Үткәрдек без дә көнне.
САНАП БЕЛДЕМ
Февраль кайчак көйсезләнә,
Дулап, буранлап ала.
Кайчагында кыеклардан
Аның күз яше тама.
Нигә февраль төрле хәлдә?
Мин үзем санап белдем.
Тыңлагызчы мине хәзер:
Сезгә дә ачам серен.
Һәр айга да тигез итеп
Утызар көн бирелгән.
Кайберсенә бергә артык,
Февральгә кимрәк тигән.
Шуңа да ул кимсенәдер,
Шуңа да февраль үзгә.
Февральнең көйсез булуын
Аңлаттып бирдем сезгә
КАРНЫ КЕМ АШЫЙ?
Әти ишек алдыбызга
Кар тавы ясап куйды.
Шушы таудан, рәхәтләнеп,
Кыш буена мин шудым.
Аптырыймын: минем тавым
Кечерәя көннән-көн.
Әллә карын төнлә белән
Ташый микән, белмим, кем?
Әти әйтә: "Карны,кызым,
Кояш нурлары ашый.
Кояш туры караганга
Ак карлар эри башлый.
Һич борчылма,тавың бетсә,
Яшел чирәм ачылыр.
Сиңа йөгереп уйнарга
Башка уен табылыр".
ЯЗ КАЯ?
Урамга йөгереп чыктым,
Килгән, дигәч, яз ае.
Тышта әле ак карлы кыш:
Язны күрмим.Ул кая?
Дәү әнием яз турында
Миңа үзе сөйләде.
Әбием сөйләгән язлар
Килеп җитмәгән әле...
"Язлар җиткәч,көн җылына,
Кар эреп, сулар ташый,
Җылы яктан сыерчыклар
Өенә кайта башлый.
Язлар җиткәч,бөтен дөнья
Шау чәчкәгә күмелә,
Кешеләр дә, тунын салып,
Җиңел генә киенә."
Белдем инде: тышта әле
Карлы гына, кышлы яз.
Чын язлар килеп җиткәнен
Көтәргә инде бераз.
Каргалар – яз хәбәрчесе
Кар- кар,
диеп,каргалар.
Җиргә аваз салалар.
Яз килгәнен хәбәр итеп,
Безгә эндәшә алар.
Каргалар аптырыйлар:
Җирне каплаган ак кар.
Язны алып килдек без,
Кышка инде урын тар.
Каргалар оя корырга
Җайлы урын тапканнар.
Дус-ишләрен чакырып,
Кычкыралар" кар"да "кар".
Каргалар бик сөенеп,
Кычкыралар кар-кар!
Туган илдән кадерле
Кайда тагын җирләр бар?
СЫЕРЧЫК КИЛГӘН
Ясап куйган оябызга
Сыерчыклар килгәннәр.
Безнең оя ясаганны
Каян икән белгәннәр?
Тышкы ягын караштыргач,
Эченә дә керделәр.
Яңа оя уңайлымы:
Җентекләп тикшерделәр.
"Чут-чут" итеп сайраштылар,
Канатларын кактылар...
Кабат очып китмәделәр:
Ояны ошаттылар.
Хәзер безнең бакчабызда
Сайрап тора сыерчык.
Сыерчыклар сайрап торса,
Илдә булыр тынычлык.
ЧЫПЧЫККА ОЯ КИРӘК
Сыерчык ояма килеп,
Гел бер чыпчык оялый.
Чит ояга килеп кергән:
Ничек икән оялмый?
"Чык,чык!" дип куам чыпчыкны,
Ә ул мине тыңламый.
Минем аңа эндәшкәнне
Әллә инде аңламый?
Канатларын каккалый да,
Бик сөенеп, черкелди.
"Ояң миңа бик охшады,
Рәхмәтлемен сиңа,"-ди.
Киләсе язга чыпчыкның
Үзенә оя асыйм.
Ә тышына, матур итеп,
Чыпчык рәсеме ясыйм.
Йөремәсен чыпчыккаем
Сыерчык оясында.
Үзенең оясын таныр,
Сурәт булгач каршында.
ТАМЧЫЛАР ДА СӨЙЛӘШӘ
Тамчылар тама "тып-тып,"
Син урамга,дип, чык-чык.
Шатлана һәрбер кошчык.
Дәртле черкелди чыпчык.
Тиздән килер сыерчык,
Ояларын барлап чык.
Ап-ак карлар да эрер,
Гөрләвекләр йөгерер.
Тизрәк чык син урамга-
Яз килгәнен карарга.
"Тып-тып! "Тамчы сөйләшә:
Ул бит сиңа эндәшә.
ТАМЧЫЛАР КАЯ БУЛГАН?
Тамчылар тама "тып- тып",
Булмый аны туктатып.
Кичке салкында алар
Бозга әйләнә ,катып.
Иртән тагын агалар,
Боз-сөңгедән тамалар...
... Беркөн, киенеп чыксам,
Тамчыларым югалган:
Алар соң кая булган?
Кояш уянган күптән,
Елмая миңа күктән.
Җылы кояш нурында
Ак карлар эреп беткән.
Тамчыларым булмагач,
Күз яшем тама "тып- тып",
Әле дә әни янымда,
Тора мине юатып:
"Тиздән яңгырлар явар,
Тамчылар кабат тамар!"
БЕРЕНЧЕ ЧӘЧКӘ
Яр буена сары чәчкә чыккан.
Ак карлар да эреп бетмәгән.
Ямьле язны башлап бүләк итә :
Башка чәчкәләрне көтмәгән.
Ул алтындай сары – кояш төсле,
Тирә-якка нурлар тарата.
Иң беренче,тансык булгангамы:
Барысы да аны ярата.
Күргәнегез бармы бу чәчкәне?
"Үги ана"— аның исеме.
Туры килми аңа шундый исем.
Ә сез аны дөрес дисезме?
ТУЗГАНАК
Тузганак – дару үләне.
Шифасы аның төрле.
Беләсез микән,балалар,
Бу чәчкә бик тә серле!
Кояш сыман алтын төсле,
Ачыла ул, таң аткач.
Бөтенләй йомылып бетә,
Кичен кояш баегач.
Шуңа да бит тузганакны
"Кояш чәчкәсе",
диләр.
Аның яшертен серләрен
Ачалмый әле күпләр...
Сары чәчкә ак шар була,
Олыклары өлгергәч.
Балалар өреп уйныйлар:
Кызык буладыр өргәч.
Аз гына искән җилдә дә
Бу матурлык югала:
Ә"чәчләре" тырпаешып,
Я пеләш булып кала.
Тузганаккай,шәрәләнгәч,
Кыенсынган арада,
Сары чәчкә орлыклары
Тирә-якка тарала.
Бал кортына сутлар бирә,
Кояштай нурлар чәчә.
Шифалы да, матур да ул —
Тузганак – серле чәчкә.
САБАНТУЙДА БУЛДЫМ
Булмады минем гомергә
Сабантуйда булганым.
Көттерделәр,үсеп җитеп,
Биш яшьне тутырганны.
Әби әйтә:"Сабантуй ул –
халкыбызның
Изге милли йоласы.
Язгы чәчүләр беткәчтен
Бәйрәм итеп аласың".
...Матур гына аланлыкка
Күпме халык җыелган!
Барысы да безне генә
Көткән кебек тоела.
Биек кенә баганага
Матур флаг элделәр.
Кайбер апа,абыйларга
Зур бүләкләр бирделәр.
Бигрәк тә миңа охшады
Атларның чабышканы,
Көчле-көчле абыйларның
Көрәштә ярышканы.
Әбием белән карадык
Капчыклар бәрешкәнне,
Бүрәнәдән малайларның
Мәтәлешеп төшкәнне.
Әбигә бигрәк ошады
Көянтәләп су ташу,
Күмәкләшеп, тырышып,
Ике якка бау тарту.
Мин дә малай,кызлар белән
Чи йомырка ташыдым,
Йомыркам гына ватылды:
Тотмый юньләп кашыгым.
Мине дә бүләкләделәр
Төсле йомырка белән.
Җиңгән өче…
МАТУР ЧӘЧКӘЛӘР
Тимә, диләр,өзмә,диләр,
Вазадагы чәчкәне.
Обойдан гына кубарам –
Ул да матур чәчкәле.
Барысы да, ачуланып,
Миңа бармак селкиләр.
Миңа әле бер яшь кенә...
Әллә инде белмиләр!
Чәчкәләрнең матурлыгын
Мин хәзер инде беләм:
Аллы-гөлле чәчкә төшкән
Матур күлмәкләр киям
МАНДАРИН БҮЛӘМ
Дәү әни беркөнне миңа,
Бер зур мандарин бирде.
"Барыбызга тигез итеп,
Бүлеп бирерсең", - диде.
Мандаринымны әрчесәм,
Тигез-тигез бүлемнәр!
Җиңел итеп таратырга,
Җайлап куйган соң кемнәр?
Берсен суздым әбиемә,
Икенчесен - әнигә.
Әтигә, үземә булды,
Энекәшем Нәбигә.
И шатланды өйдәгеләр,
Миңа да шундый рәхәт!
Мандарин бүлемнәрендә,
Булдымы әллә хикмәт?!
КАРБЫЗ САЙЛАУ
Яратам мин йөрергә
Әни белән базарга.
Күзем төште тау-тау торган
Ямь-яшел карбызларга.
Сатучы абый чакыра:
"Татлы карбыз алыгыз!
Җәйләр инде үтеп бара,
Карбыз ашап калыгыз!"
Иң тәмлесе кирәк,дигәч,
Бер карбыз сайлап алды,
Тәрәзәгә каккан кебек,
Аңа суккалап алды.
Колакка куеп тыңлады,
Нидер әйтеп,эндәште.
Карбыз эчендә утырган
Кем беләндер сөйләште.
"Үзе чибәр,үзе телдәр,
Бик ошаттым бу кызны:
Шуңа да аңа сайладым
Иң-иң татлы карбызны."
...Өйгә кайткач,шул карбызны
Әни кисте телемгә.
Карбыз булды шундый тәмле,
Бал тамгандай телемә.
Ямь-яшел булса да карбыз,
Кып-кызыл аның эче.
Елкылдап торган төймәдәй,
Тезелеп тора төше.
Шушы төшләр әйткәннәрдер
Карбызның өлгерүен!
Хәзер инде үзем беләм
Карбыз сайлауның серен.
СӨТ КАЯН ЧЫГА?
Әни магазиннан ала
"Молоко" дигән сөтне.
Каптагы сөт,салган идем,
Бокалга сыеп бетте.
Авылга кайткач,мин белдем
Сөтнең каян чыкканын,
Картәтинең абзарында
Нигә сыер тотканын.
Савам,савам,чиләк тулды:
Сыерда сөт күп икән.
Ялган булмас,сауган сөтем
Йөз бокал булды,дисәм.
ГӨЛШАТ АПАМ – ЙОМШАК АПАМ
Гөлшат апам ерактан
Кайтты безгә кунакка.
Йомшак уенчык "аю"
Миңа бирде бүләккә.
Апам белән уйнавы
Миңа шундый күңелле.
"Үскәнем" ди ул миңа:
Шундый да йомшак телле.
Апам киткәч,"аю"ым
Күңелсезләнеп калды...
"Йомшагым,"дип, иркәләп,
Аны кулыма алдым.
"Боекма син,боекма!
Кичен икәү йокларбыз...
Озакламый кайтып җитәр
Йомшак Гөлшат апабыз..."
ҖӘЙГЕ ЯЛ
Айгиз җәйне ял итте
Шәһәр түгел--авылда.
Ерактагы дәү әтисе,
Дәү әнисе янында.
Карт әтисе оныгын
Атка утыртып йөртте.
Аның белән икәүләп,
Чират көтүе көтте.
Дәү әнисе белән бергә
Чебиләргә җим салды.
Әбисе: "Ярдәмчем!"-диеп,
Башыннан сыйпап алды.
Авыл малайлары белән
Рәхәтләнеп су керде,
Кечкенә чиләк күтәреп,
Җиләк җыерга йөрде.
Ямьле җәй дә үтеп китте.
Хәзер инде – шәһәргә.
Айгиз уйлый: "Миңа кирәк
Авылда, ди, яшәргә!"
КАРШЫЛА,МӘКТӘП!
Беренче сентябрь дә җитте.
Мәктәп балалары аны
Бик тә сагынып көтте.
Туган мәктәп каршы алды,
Назлы колачын җәеп,
"Хуш килдегез,балакайлар,
рәхим итегез!-"диеп.
Белемнең бик кирәклеген
Сабый бала да белә.
Шуңа күрә белем илен
Ул бик сагынып килә.
Югарыга алып менә
Мәктәпнең һәр баскычы,
Тоттырып бала кулына
Алтын белем ачкычын.
Мәктәп!Мәктәп! Каршыла син,
Киереп ач ишегең.
Киләчәк бит синең кулда,
Мәктәп – алтын бишеге!
УКЫТУЧЫ АПАМА
"Укытучы – белем бирүче,
Укытучы – бала сөюче."
Рәсимә Ильясова
Кояш күктән котлый сыман
Укытучы бәйрәмен.
Укытучы апама,дип,
Җыйдым гөлләр бәйләмен.
Үз баласы кебек күреп,
Апам безне ярата.
Нәрсә начар,нәрсә яхшы –
Барысын да аңлата.
Һәр көн иртән җиребездә
Алсуланып,таң атсын,
Укытучы апам безгә
Белем нуры таратсын.
КУЯН КҮЧТӘНӘЧЕ
Әтием вахтадан кайткач,
Сумкаларын бушата.
Карасам,сумка төбендә
Бер кап "доширак" ята.
Әти әйтә:"Бу капның, ди,
Бик гади түгел эче:
Алып кайттым,кызым, сиңа
Мин "куян күчтәнәче".
- Ничек соң куян Себердә
Өшеми генә яши?
Ә каптагы "доширак"ны
Кайда пешереп ашый?
– Куян йомшак тунын кигәч,
Суыкта да өшеми,
Ә азыкны тик кимерә,
Утка куеп пешерми.
Әти артыннан куянга
Куйсам кайнар "доширак",
Барганчы ук туңып бетәр –
Себер бит ул бик ерак.
Салкында да артык туңмый:
Кәнфит җибәрим әле.
Авыз эчендә ул эри,
Бер дә югалмый тәме.
САРЫ ЯФРАКЛАР
Әйтерсең лә,сары җәймә!
Яфрак җиргә коелган.
"Кыштыр-кыштыр", дип, дәшәләр:
– Алыгыз безне юлдан!
Сары яфракларны җыям,
Аннан кибәргә куям.
Әнием белән бергәләп,
Кышын сурәт төшерәм.
Сары яфракларга карап,
Көзне искә төшерәм.
ЧАҢГЫ ШУАМ
Туган көнгә матур чаңгы –
Әтиемнең бүләге.
Җилдән җитез җилдерү –
Хәзер мине теләгем.
Чаңгым таудан төшкәндә
Бигрәк җитез җилдерә.
Тауга гына менә алмый:
Үзем күтәреп менәм.
Җилсез көнне чаңгыда
Мин җилне дә уздырам.
Җил булганда мин өйдә
Сеңлемне карап торам.
Сеңлем әле кечкенә,
Чаңгыда йөри белми.
"Быел, чанада утырып,
Шуарга өйрәнәм "-ди.
БЕРЕНЧЕ КАР
Тәрәзәдән күреп алдым:
Тышта кар ява.
Язны салып аткан идем...
Чаңгылар кая?
Җылы гына киендем дә
Урамга чаптым.
Тирә-якта бер кар да юк!
Күргәч,шаккаттым.
Чаңгы,чана шуармын,дип,
Мин карны көтсәм,
Чыкканымны да көтмәгән:
Ул эреп беткән...
МИНЕМ ТУБЫМ
Тубым минем бик җитез,
"Туп-туп" итеп сикерә,
Типсәм,тәгәрәп китә,
Миннән качып,йөгерә--
Барысына өлгерә.
Мине ташлап, качмаган:
Йөгереп кенә арыган,
Ял итәргә туктаган,
Үлән эченә посып,
Мине ул көтеп торган.
Яраттым аны,сөеп ,
Ыргыттым күккә чөеп.
– Очма син артык биек!
Болытлар арасыннан
Ничек алырмын менеп?
Юк,юк! Очып китмәгән:
Күкне туп үз итмәгән.
Төште минем кочакка.
Шундый рәхәт,күңелле
Тупкаем янда чакта
БЕЗНЕҢ КӘҖӘ
Әбинең, иртән торуга,
Кәҗәкәе югалган!
Кем соң аны алып киткән?
Кайсы явыз урлаган?
Беләсезме? Явыз кәҗә
Бакчада йөреп ята.
Хәйләкәр генә "елмаеп",
Күзләрен елтырата.
Ул үзенә чыгар өчен
Каяндыр тишек тапкан.
Төне буе рәхәтләнеп,
Чәчкәләр ашап яткан.
Артык өнәп бетми иде
Әбием куйганнарны,
"Ялт" иттереп ,ашап беткән
Җыелган алмаларны.
Ачуланмады әбием:
Кәҗә зыян салмаган.
Сөте миңа баллы була
Ул ашаган алмадан.
Санарга өйрәнәм
Бер кулымда – биш бармак.
Баш бармагым – әтием,
Күрсәткече – әнием.
Уртада– дәү әнием.
Дүртенчесе булам мин.
Чәнтие – нәни сеңлем.
Белдегез инде без кем?
Әти – минем әтием.
Әбиемнең – ул улы.
Сеңлемнең дә әтисе.
Әниемнең Олегы.
Карны өреп җылытам
Ак карны, авызга алып,
Тәмләп карыйсым килә.
Әни генә рөхсәт итми:
"Тамакка салкын тия!"
Ак карның салкын икәнен,
Үзем дә яхшы беләм.
Шуңа җылынсын дип аны,
Учыма алып өрәм.
ЧӘЧКӘЛӘРДӘЙ ОНЫКАЧЫМ
Түтәлдәге чәчкәләр
Бигрәк матур күренә.
Оныкачым Таира
Чәчкәләргә үрелә.
Ул аларга нидер әйтә,
Үз телендә сөйләшә.
Аларның матурлыгыннан
Әллә инде көнләшә?
Оныкачым,син үзең дә
Шул чәчкәләр кебексең!
Бераз үскәч,чәчкәләрнең
Ни икәнен белерсең.
ЯҢГЫР ЯУГАНДА
Кечкенә генә оныгым
Яңгыр астында калган.
Качарга икәнен белми:
Яңа бер яше тулган.
Җәйге яңгыр шундый рәхәт!
Сабый, сөенеп,көлә.
Яңгырны ул өстән койган
Җылы душ диеп белә.
Бераз үскәч,белерсең лә
Яңгыр кайдан яуганын.
Болыттагы тамчыларның
Җир өстенә тамганын.
ЯҢГЫР ЯВА
Яңгыр ява,яңгыр ява.
Җиребезне шулай юа.
Юа урман һәм кырларны,
Тау башларын,басуларны.
Яңгыр яугач җир өстенә,
Яшәрә бит бөтен дөнья.
Кышны көтә балалар
Кышны көтә яше,карты,
Бала-чага сагына.
Күңелле бәйрәм үтә ич
Яшел чыршы янында.
Яңа елны кашылыйбыз,
Теләп изге теләкләр.
Кыш бабай да алып килә
Күчтәнәчләр, бүләкләр.
Өйгә керәсе дә килми:
Чакыра карлы тавы.
Борын очын чеметтереп,
Суыкныңдыр янавы.
Әниләр генә борчыла,
Салкын тимәсен,диеп.
Кем өшесен инде кышны,
Җылы киемнәр киеп.
Ак карларга әзләр салып,
Чаңгы,чана шуалар.
Кышны барсы да ярата...
Бигрәк инде балалар...
КЕМ УЛ ПИОНЕР?
Пионерлар кемнәр алар?
Беләсезме, балалар?
Иң лаеклы балаларны
Пионерга алганнар.
"Пионер"сүзе аңлата:
Ул иң алдан баручы,
Укуда да,хезмәттә дә
Иң алдынгы булучы.
Тантаналы вәгъдә бирә
Туган илен сөяргә.
Өйрәнгән ул һәрвакытта
"Без әзербез!"дияргә.
Олысына,кечесенә
Ул ярдәмгә ашыга.
Аның тынгысыз күңеле
Батырлыкка ашкына.
Шулай дигәч,әйтеп куйды
Олы оныгым Венер:
"Белдем,белдем !Супергерой--
Курку белмәс пионер!"
Сөйлим быргы,барабанын,
Лагерь һәм походларын.
Төнге учак яннарында
Утырган вакытларны.
Сокланып алар утыра,
Әкият тыңлаган кебек,
Безнең матур балачакны
Оныклар үссен белеп
Комсомол-яшьлегем
(Оныгыма җавап)
-Нәнәй,нәрсә
ул комсомол?
Комсомол--гел алга ашкыну,
Комсомол--ул хисләр ташкыны.
Комсомол--ялкынлы йөрәкләр,
Комсомол--ул талмас беләкләр.
Комсомол--илеңне ярату,
Илем,дип,җирем,дип,җан ату,
Комсомол--көрәштә батырлык,
Бердәмлек,чын дуслык,татулык.
Комсомол чирәмнәр күтәрде,
Тайгада тимер юл үткәрде,
Яшәртте,киптереп,сазлыкны,
Яулады мәңгелек бозлыкны.
Комсомол--ярышта җиңүче,
Ул булды һәр җирдә беренче.
Комсомол--хуҗасы җиренең,
Ышаныч,терәге илемнең.
Комсомол--нәрсә ул?
Белдеңме, оныгым,нилеген?
ЯРСУЛЫ ЯШЬЛЕГЕМ УЛ МИНЕМ
БАЛАЧАК УЕННАРЫ
(Дәү әнием истәлекләре)
Бик бәхетле балачагым
Еракта калды күптән.
Сизми дә калганмын икән:
Гомерем үтеп киткән.
Күп нәрсәләр артта калган,
Күпләре онытылган.
Ә балачак күңелемә
Мәңгегә кереп калган.
Хәтеремдә бүгенгедәй
Качышлы уйнаганнар.
"Андыр,вандыр,кузик,сандр"...
Санамыш санаганнар.
"Әбәк" уйный торган идек,
Бер-бербезне куышып.
Каядыр йөгерә идек,
Ярышып та,узышып.
Менә идек,курыкмыйча,
Абзар,лапас башына.
"Кылыч" тотып чаба идек
"Аклар"-дошман каршына.
Чыныгып үскәнбез,ахры,
Балачак уенында.
Әти-әни яткырмаган
Гел иркә куенында.
Халык уеннары безгә
Тормыш мәктәбе булган.
Шуңа да балачак безнең
Күңелләргә уелган.
КЕШЕ УЛ ШУНДЫЙ БӨЕК
Кеше һәрвакыт омтылган
Күкнең серен аңларга,
Хылланган югарыдан
Җирне менеп карарга.
Кем беренче булып ачты
Җиһанга барыр юлны?
... Ул Гагарин!Җир шарының.
Иң кыю,батыр улы!
Ул әйләнеп кайтты Җиргә,
Яулап галәм киңлеген :
Бөтен дөньяга раслады
Кешенең бөеклеген.
Бу искиткеч ачыш булды
Бар кешелек өчен дә:
Акыл көче җиңә алды
Җирнең тарту көчен дә.
Кеше җиһан үлчәмендә
Тузан бөртеге кебек.
Җиһанны да яулый алды:
Кеше ул шундый бөек
ТУКАЙ--САБЫЙЛАР ОСТАЗЫ
Туган тел ул каныбызга
Бишек җырыннан сеңгән.
Тукай безнең җаныбызга
"Туган тел" белән кергән.
Туган телемдә сөйләшсәм,
Тукайның рухын тоям.
Тукай-- кешелек остазы,
Тукай--табыныр кыйблам.
Сабыйларны өйрәтә ул
Балачактан эшләргә,
Эш агачы--җимешле,дип,
Максат куеп яшәргә.
Кирәклеген ул аңлата
Эш беткәчтен уйнарга.
"Шүрәле"дән акыл алып,
Курыкмаска,уйларга.
Инде алар беркайчан да
Җен-пәридән курыкмас,
Тукай өйрәткәнчә барса,
Афәтләргә юлыкмас.
Балага яшәү мәгънәсен
Күрсәтә шагыйрь, чишеп:
Шул кадәрле күп очып та,
Күбәләк армый ничек?
"Су анасы"н укыганнар
Мәңге булмас угрыдан,
Алар алыр олы сабак
Мәгърифәтнең нурыннан.
Тукай--милләтнең кояшы,
Шагыйрьләрнең иң зуры!
Сабыйларга юл күрсәтә
Тукайның якты нуры!
ТУГАН ИЛ КАЯН БАШЛАНА?
Туган илем башлана
Үзем яшәгән өйдән.
Туган илен яратыр
Ата-анасын сөйгән.
Илдә булыр иминлек,
Гаилә булса ныклы:
Әби-бабай,әти-әни
Һәм дәвамлы--оныклы.
Оныклар күреп үсәр
Олы кешегә хөрмәт.
Әби-бабайлар өйрәтер
Бәхет башы,дип,хезмәт.
Тулы,матур гаиләдә
Үсәр лаеклы буын.
Яратыр ул Туган илен,
Урманын,җирен,суын.
"Туган ил каян башлана?"--
Сорый оныгым миннән.
--Әби-бабаң,әти-әни,
Сеңелең белән синнән--
Башлана безнең өйдән.
НӘНӘЙНЕҢ ТУГАН КӨНЕ
Нәнәем туган көненә
Җыелдылар кунаклар.
Нәнәйгә алып кайтканнар
Күчтәнәчләр,бүләкләр.
Нәнәем утыра түрдә,
Матур итеп киенеп.
Балалалары кайтканга
Елап ала,сөенеп.
Мин нәнәемне яратам,
Сурәт ясап китердем.
Аңа кыен булмасын, дип,
Шәмне үзем сүндердем:
Нәнәйне сөендердем.
ӘБИЕМНЕҢ ЙОМГАГЫ
Беркайчан эшсез тормый,
Бик уңган минем әби.
Матур итеп,бизәкләп,
Безгә бияли бәйли.
Беркөн йөри аптырап:
--Кая булган йомгагым?
Бөтен җирдән эзләдем,
Белмим: кая куйганмын.
Өстәл астыннан таптым,
Песи ,алып, уйнаган.
Тәгәрәтеп йөрткәндер:
Җебе бераз чуалган.
Әби,йомгагын тапкач,
Иркәләп,мине сөйде,
Ә песигә:"Син кабат
Йомгакка тимә!"--диде.
МИНЕМ СЕҢЛЕМ
Минем сеңлем кечкенә,
Тиздән була өч кенә.
Күп нәрсәне аңламый,
Аңласа да,тыңламый.
Барысына үрелә,
Күзенә ни күренә.
Аңа бары шул кирәк,
Торганы биегерәк.
"Тимә!"- дисәң дә,тия.
"Ул бит минеке!"--дия.
Күп нәрсәне аңламый,
Мине шуңа санламый.
Минем сеңлем кечкенә,
Тиздән тула өч кенә.
Миңа карап,ул үсәр,
Алты яшькә дә күчәр.
Аңла, син минем сеңел!
Апаңа җиңел түгел...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Искиткеч балалар шигырьләре! Иҗади уңышлар телибез.
0
0