Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яңа елның тәүге кары

Факил абый Сафиннан яңа шигырьләр бәйләме.

И сибелә, и сибелә! – ап-ак дөнья – кар ява.
Яңа елның тәүге кары, һәр бөртеге өр яңа!
Шул аклыкны җанга алып, сөеп кочасы килә.
Карлар сыман бөтерелеп, уйнап очасы килә.
Алгысына ак күңелем, җилләренә уралам.
Яңа елның ак карына оеп ята урамнар.
Яңа елның ак сулышын урманнар, кырлар тоя.
Бу аклыкка киң дөньяның бөтен рәхәте сыя.
Ак кар сыман ак теләкләр бөтерелә күңелдә.
Яңа ел ул – ак өметләр, җан аклыкка күмелә.
Ак кар булып яусын бәхет, чит итмәсен беркемне.
Көтелмәгән куанычлар каксын ишек беркөнне.
Көтелмәгән буламыни?! – көтә-көтә арылган,
Бетмәс кодрәт, дәрт алабыз Яңа елның карыннан.
Борчылулар, пошынулар калсыннар иске елда.
Чәнчелеп китсен вирусы, тәмам туйдырды ул да.
И сибелә, и сибелә, кар өелә көшелгә.
Миһербанлы булсын бу ел илгә-көнгә, Кешегә!


Балачакны сагыну

И балачак, балачак,
Машина, курчакларым.
Күңелемдә мәңге калды
Бер кайгысыз чакларым.

И балачак, балачак,
Онтылмас мизгелләре.
Истәлекләрнең кадерле,
Ихлас, изгеләре.

И балачак, балачак,
Су керүдән туймадык.
Әнкәйләр эзләп тапканчы,
Уйнадык та, уйнадык.

И балачак, балачак,
Һәр көне истә кебек.
Кайчакларда уянам мин
Шул чаклны төштә күреп.

И балачак, балачак,
Ерак та ул якын да.
Балачак ул – чишмә башы,
Тәрбия, зиһен, акыл да.

Нәсыйхәт

Илсөярләр булыйк без,
Телсөярләр булыйк без!
Эшсөярләр булыйк без,
Гөлсөярләр булыйк без!

Татар  булыйк, ил тотыйк,
Батыр булыйк, бил бирмик.
Ник туганга үкенеп
Баш иеп җирдә йөрмик.

Ватан – атам йортыдыр,
Ватан – йортым шушыдыр.
Ватан – намус, вөҗданым,
Ватан – мәңгелек даным.

Чордан чорларны үтеп,
Җырга күчкән илем син.
Байрак итеп күтәргән
Ватан, илем, телем син!

Башлар югары булсын!
Юлыбыз туры булсын!
Татар булып тугансың,
Татарлыкны җуйма син!
 
Илем!

Минем илем – Татар иле! 
Ак чәчәк ул болында.
Җирне ямьләп яши гөлләр 
Миллион еллар буена.

Ак чәчкәнең тамыры нык, 
Балкый туган ягында!
Керфегенә моңнар сибеп 
Тургай канат кагына.

Таң чыкларына коена,
Җиргә яктырып бага.
Баш очында – нурлы кояш, 
Чишмәләр җырлап ага.

Кышын курыкмый суыктан, –
Ак юрганын ябына.
Яз килүгә яшәү көче
Анда кабат кабына.

Ак чәчкәләр – киң болынның
Сүрелмәс бер бизәге.
Үсегез сез туган якның
Җилләрендә тирбәлеп! 

Минем илем – Татар иле, 
Көмеш чыклы ал таңым!  
Татарстан – Туган җирем, 
Ак чәчкәле Ватаным!

Туган җирем

Туган җирем – якты илем,
Иркен болын, яшел урман.
Алтын иген шаулап үсә,
Елгаларың борма-борма.

Атлар чаба мәйданнарда,
Нур тулышкан җилләр исә.
Су өстендә – акчарлаклар,
Бәхет теләп гөлләр үсә.

Туган җирем, кырларымны
Алыштырмам мин бер көнгә! –
Туган якны ямьгә төреп
Биек күктән кояш көлә.

Туган җирем – куанычым,
Тыныч, тату өемдә мин.
Татарстан дигән илдә
Туганга бик сөенәм мин!


Җир – безнең Йортыбыз

Иксез-чиксез Йортыбыз,
Җылы бирер утыбыз.
Җир шарында яшибез,
Миллион еллар яшебез!

Йолдызлар, кояш, аем,
Диңгез, таулар, тугаем,
Мәрхәмәтле гүзәл ямь –
Мәңгелек иркен Галәм!

Тынычлык, дуслык булсын,
Күңелгә шатлык тулсын!
Һәркем Җирне яшәртерлек
Изге гамәлләр кылсын!

Туган җиреңне зурла!

Кадерледән кадерле,
Нигезем, Туган җирем!
Туган җир кече булмый, –
Иң зур Ватаным минем!

Туган җирнең һәр гөле
Елмая миңа карап.
Җилләре – җиләк исле,
Чишмәләр җырлап ага. 

Туган җирем бик тыйнак,
Күлләре  уймак-уймак.
Җәен – гөлләр, кыш – буран,
Гүзәл якта мин торам!

Арыш үскән кырларымны,
Алыштырмам бер көнгә.
Туган якны ямьгә төреп
Күгемдә кояш көлә.

Татар иле – ак Җиһаным,
Үз нигезен кора ул. 
Туган телем – иркен болын,
Гөл-чәчәктән тора ул!

Туган җирем – таяныч!
Кайда гына торма син –
Кылган һәрбер гамәлең
Татар илен зурласын!


Бишек  җыры

Өй түрендә җырлый-җырлый
Эленеп тора бишек.
Әни назын, бишек җырын
Ишет, сабыем, ишет!

Дөнья буйлап тарала ул,
Кояш нурлары кебек.
Йоклый бала, бишегендә
Таралып, төшләр күреп.
Төш күреп елмая сабый,
Бар белгәне – наз да наз.
Бу елмаю – татлы балкыш,
Күкләрне итә аяз.

Әниләрнең бишек җыры
Галәм түреннән килә.
Һәр бишектә кояш ята
Тибенеп, көлә-көлә.

Әлли-бәлли... Галәм тыңлый,
Илаһи моңда бишек.
Җир тирбәлә, гүзәл моңны
Ишет син, галәм, ишет!


Туган телем мәңге яшәр!

Туган телем – Татар теле!
Һәрбер татарга дәшәм:
Мин сөйләшсәм, син сөйләшсәң,
Без сөйләшсәк –
Туган тел мәңге яшәр!

Тукай теле! Татар булган
Һәрбер балага дәшәм:
Мин сөйләшсәм, син сөйләшсәң,
Без сөйләшсәк –
Туган тел мәңге яшәр!

Татар теле! Борынгыдан
Бабамнар безгә дәшә:
«Без сакладык, сез саклагыз!
Шул чагында,
Туган тел мәңге яшәр!»

Татар телем – горурлыгым! 
Иркәләп, назлап дәшәм:
Әткәй, әнкәемнең теле –
Хакы бар мәңге яшәр,
Хакы бар мәңге яшәр!

Аллаһының кодрәтен
Җыеп торган телем син!
Төнне яктырткан йолдызым,
 Җан яктыртыр көнем син!
Татар теле үлемсез!

Рух ачкычы – Туган телдә!
И балам, сиңа дәшәм:
Мин сөйләшәм, син дә сөйләш!
Без сөйләшсәк –
Туган тел мәңге яшәр!
Яшәр ул, мәңге яшәр!

Җырлы дөнья

Кошлар  сайраша – 
моңлы җыр туа.
Тамчылар тама – 
яңа җыр туа.
Бөре уянды – 
серле җыр туа.
Нурлар тарала – 
талгын җыр туа.

Назлы җил исә – 
матур җыр туа.
Гөл керфек кага –  
ямьле җыр туа.
Чишмә челтери –  
дәртле җыр туа.
Болытлар ага – 
гамьле җыр туа. 

Камышлар шаулый –  
шаян җыр туа.
Дулкын яр коча –  
якты җыр туа.
Кылган җилферди –  
иркә җыр туа.
Бал корты оча –  
татлы җыр туа.

Сабыйлар уйный – 
көләч җыр туа.
Ак кояш көлә –  
балкып җыр туа.
Әни елмая – 
тынмас җыр туа.
Шыта яшь үлән – 
тансык җыр туа.

Яшәү җыр булсын,
Кайгы килмәсен.
Ачы күз яшен
Дөнья белмәсен!

Музейда

Бүген музейга бардым,
Күрдем мамонт сөяген.
Әле фотога төштем
Мөгезенә сөялеп.

Бүре тора миңа карап,
Ялап алды иренен.
Өскә генә сикерер бу,
Тормас төсле иренеп.

Тамагы тук булды бугай,
Куян йөри янында.
Шыпырт кына читкә киттем
Исән-имин чагында...

Борынгы кешеләрнең
Куышына да кердем.
Куыш түрендә бер кыз
Уйнап утыра, күрдем.

Әллә чәчен тарамаган,
Әллә мода, үзенчә –
Толымнары тәлгәш-тәлгәш
Таралып иңгә төшкән.

Таш балталар, агач сөнге,
Барысы да борынгы.
Кая бакма – музейда без
Борынгыга орындык.

Һәр нәрсәнең тарихы бар,
Һәрнәрсә дә кызыклы.
Кисәтәләр, атлап чыгу
Ярамый, дип, сызыкны.

Экспонатлар элекке,
Тотып карау ярамый.
Үреләсе килә бик тә,
Ярамыйга карамый.

Тик тыелам, тәртип монда,
Каударланмый чак кына,
Меңъеллыклар түре буйлап
Үтеп барам сак кына. 

Уен

Җитезлеккә, тапкырлыкка
Өйрәтә һәрбер уен.
Уен уйнаган чагында
Тәртипле булсын уең.

Хәрәмләшмә һәм алдама,
Үпкәләш тә булмасын.
Һәрбер бала һәр уенда
Гадел генә уйнасын.

Шат тавышлар, көләч йөзләр –
Тирә-як гөрләп торсын.
Кагыйдәне һич боздырма,
Уен сагында тор син!

Уен тәртибе бозылгач,
Уен – уен буламы?
Уен уйнар алдыннан
Шул турыда уйла әле!

Әбием теләге

Яктылыкның юлдашы бул,
Яман уйга юл бирмә.
Һөнәрленең кулдашы бул,
Явыз җанга кул бирмә!

Рәсем ясадым

Өй рәсемен ясадым,
Тугыз катлы, зур булды.
Минем өйгә кояшның
Якты нурлары тулды. 

Ярамый!

Урманга барган идек,
Учак янганын күрдек.
Учак ягу ярамый, –
Су сиптек тә сүндердек!


Чыныгу

Өлкәннәр киңәш бирәләр:
Көчле бул син, нык, диләр.
Беркайчан да авырмассың,
Бүгеннән чынык, диләр.

Физзарядка яса, диләр,
Салкын су – коен, диләр.
Син чирләсәң, бәбекәем,
Безгә бик кыен, диләр.

Кар өстендә бераз гына
Ялан аяк йөр, диләр.
Яңгырмы ул, җилме ул –
Һава сулап кер, диләр,

Өлкәннәрнең, бәлки, чынлап,
Дөрестер дә сүзләре.
Ялан аяк кар өстенлә
Ник йөрми соң үзләре?

Нигә алар гел туктаусыз
Һавага да чыкмыйлар.
Авырмыйча яшибез, дип,
Нигә соң кызыкмыйлар?

Мине һаман үгетлиләр,
Үзләре читтә кала.
Кемнән үрнәк алсын инде,
Чыныгам дигән бала?

Бәбиле өй

Бәбиле өй ничек ул? –
Инде хәзер беләбез:
Бәби белән елыйбыз,
Бәби белән көләбез.

Бәби белән йоклыйбыз,
Бәби белән уйныйбыз.
Ничек булса да үзен
Яратып без туймыйбыз!

Бәбиле өй күңелле,
Бәбиле өй якты ул!
Үзе белән безнең өйгә
Бәхет алып кайтты ул!


Чаллыда Яңа ел!

Зур мәйданда Яңа елга
Биек чыршы коралар.
Өлкәннәр дә шаклар катып
Тел шартлатып торалар.
Урманнан кисеп кайтмыйлар, –
Ботаклардан үрәләр.
Табигатьне саклау җаен
Чаллыда бит беләләр.

Чын чыршыдан бер җире дә
Ким түгел, хәтфә кебек.
Кич җитүгә тирә-ягы
Яктырып тора, көлеп.
Боздан лабиринт ясалган,
Бала-чага гөр килә.
Кереп китсәң адашырсың,
Тиз генә чыгам димә.

Катокта кызлар төркеме,
Тимераяклар көмеш.
Фигураны шәп ясыйлар,
Билләр сөяксез, имеш.
Тирә-ягы балкып тора,
Аллы-гөлле утлары.
Чанага сабыйлар төяп
Узышалар атлары.

Кемдер дөягә атланган,
Фотога төшү кызык.
Тау шуалар бала-чага,
Янып беткәннәр, кызып.

Чыршы яны – тынып тормый,
Әйлән-бәйлән, җыр монда.
Һәркайсына бүләк җитә
Кыш бабай капчыгында.

Көн дә бәйрәм, ялыкмыйлар,
Каникуллар үткәнче.
И дөнья! Шушы бәйрәмнән 
Безне мәхрүм итмәче.
Тыныч булсын, имин булсын,
Сугыш булмасын берүк.
Балаларның шат авазы
Торсын монда бөркелеп.

Өлкәннәр сөенеп йөрсен,
Кар яусын бөтерелеп.
Яшел чыршы балкып торсын
Ераклардан күренеп.
Кыш бабайны, Кар кызын да
Каршылыйк без мәйданда.
Сокланып карап торсыннар
Безгә хәтта айдан да!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев