Көмеш кыңгырау

Иң матур җыр! 

Рәзинә Сәетгәрәева шигырьләре.

Иң матур җыр! 

Иң матур җыр – Әни турында, 
Иң хисле җыр – сөю турында! 
Иң көчле җыр – илем турында, 
Иң татлы җыр – балам турында! 

Иң моңлы җыр – күңел түремдә, 
Иң серле хис – нурлы күземдә... 
Иң тәмле җыр – татлы телемдә, 
Җырланасы җырлар – күңелдә! 

Иң кирәкле сүзне – җан көтә, 
Иң теләкле сүзне – җыр әйтә! 
Иң кадерле сүзләр канат ярып – 
Күңелләрдән-күңелгә күчә!

 

Игенче!

Иң бәхетле кеше – игенче ул,

Иң сәваплы кеше – игенче!

Дога кушып, рәхмәт укыйм Сезгә –

Кискән саен һәрбер телемне!

 

Нинди бәхет – муллык өстәлләрдә,

Бар – карасы, агы, калачы!

Бер генә көн икмәксез көнеңне,

Күз алдына китереп карачы...

 

Марлядан ясаган имезлектән –

Кара икмәк ашап үстек без!

Менә нигә, шундый гайрәтле без,

Менә нигә, шундый көчле без!

 

Икмәк булса гына – тормыш рәхәт,

Икмәк булса гына – дәртле җыр!

Игенченең тирән сулышы ул –

Дулкынланып торган басу-кыр!

 

Игенчеләргә мәдхия!

Туган авылым кырларында миңа,

Бар да таныш, бар да сәлам бирә!

Сары келәм арыш басулары,

Гүя хөрмәт белән башын ия.

 

Башны безгә түгел, әй, башаклар,

Иегез Сез тырыш игенчегә!

Яздан башлап алар Сезнең янда:

Чәчә, игә, суга, тирен түгә!

 

Һәр бөртеген ялап алыр иде,

Булсын, диеп, өстәлләрдә муллык!

Чын йөрәге белән җирне сөйгән,

Киң күңелле игенчене зурлыйк!

 

Уян, кешелек!

Җан иркәли туган җирнең иркен һавасы,

Чык тамчысы булып җиргә килә тамасы.

Ә җил - улый, ә җил - елый, белмим ни булган,

Җир-Ананың әллә нигә күңеле тулган.

Төтен баскан күгебезне, сулар корыган,

Урман-кырда, болынлыкта - чәчкәләр сулган...

Алсу таңнар сызылганда кошлар җыр суза,

Үзәк өзгеч тавышлары җанга шом сала:

-Чыңлый-чыңлый, кыңгыраулар, хәбәр салыгыз,

Әй, кешеләр, табигатьне,- дип, коткарыгыз!

Табигать-Анабыз безгә булсын рәхмәтле,

Йомшак җилле, саф һавалы, челтер чишмәле...

Битарафлыкка юл куймыйк, туплыйк көчләрне,

Кичермәс ул кадерсезлек, мондый мәшһәрне!

Килеп керешкә урманга матур табигать,

Кунак булабыз күмәкләп, безгә бик рәхәт.

Борылып карамый гына кайтып китәбез,

Кичә сокланган урынны ЧҮПЛЕК ИТӘБЕЗ...

Күпме түзәр Җир-Анабыз бу мәсхәрәгә,

Үпкәле ул, рәнҗешле ул без – кешеләргә!

Соңга калмыйк, үзгәрик без, булыйк рәхмәтле,

Киләчәк буыннарга да калсын рәхәте!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: