Көмеш кыңгырау

Гомерлек бурыч

20нче апрельдә татар шагыйрәсе Сания Әхмәтҗанованың (1962) туган көне.

ГОМЕРЛЕК БУРЫЧ

(шигырьләр)

Туган нигез җылысына төреп,
Кардәшлекне саклыйк йөрәктә.
Үз-үзенә кайта һәрберебез
Туган якта, туган төбәктә.



БӘБКӘ

Каз бәбкәсе саклый әни
Чирәмдә, су буенда,
Төпчек кызы үсеп җиткән,
Бүләк кирәк туена.

Борынгыдан килгән йола —
Туй табыны мул булыр;
Каклаган каз, мамык мендәр —
Иң зур бүләк шул булыр.

Буйга җиткән сылу кызлар
Читләргә китә “очып”,
Килен булып төшәр бәбкәң,
Болыт-мендәргә басып.

Яшь кәләшнең наз бишеге
Каз мамыгы — күбектән,
Тиздән аңа яучы килер
Лачын кебек егеттән.

... Татлы уйларына талып,
Калгып киткән чирәмдә...
Бирмә, әни, син бәбкәңне —
Тилгән оча тирәңдә.


ДӘВАМЧЫ

Бар җиһанга аваз салды сабый,
Кеше туды Җиргә – ир бала.
Биләүләнеп ап-ак өметләргә,
Җан түрендә бәхет тирбәлә.

Күкләр гүя хәер-дога укый:
Ишетелә азан тавышы, –
Кендек каны тамган шул мизгелдән
Башланамы Кеше язмышы?

Бишек җыры итеп, көйгә салып,
Изге теләк теләр әнкәсе;
Җисеменә туры килсен, диеп,
Матур исем эзләр әткәсе.

Яшь ананың күңел бишегендә
Якты уйлар гына тирбәлә.
Киләчәкне сайлап тавыш бирде
Нәсел дәвамчысы – ир бала.


УЛЫМА

Минем нәни фәрештәм син —
Күзләр генә тимәсен;
Канатларың җилпи-җилпи,
Тәпи атлап киләсең.

Үчти-үчти үчтеки шул,
Булмый һич тә туктатып;
Туп шикелле түп-түгәрәк, –
Сикерәсең тып та тып.

Җәннәт гөле — хуш исләрең,
Җанга дәва булырлык;
Килешләрең бигрәк матур —
Карап кына торырлык.

Шаян песи баласыдай
Иркәләнә беләсең,
Учка кунган кошчык сыман
Чырык-чырык көләсең.

Син сабыйны күз яшеннән
Ничек саклап каласы?
Җандай газиз, кадерле шул
Һәркемгә үз баласы.


ФАТИХА

Алдыңда — өр-яңа дөнья
Көтә ачып кочагын;
Синең дә, газиз кошчыгым,
Очышка әзер чагың.

Әй, минем кыю бөркетем,
Ашкынма шулкадәрле, –
Биеклекнең азлап-азлап
Яуланганы кадерле.

Туры килер зур сәфәрдә
Сынау тавын кичәргә,
Олы Тормыш диңгезенең
Тозлы суын эчәргә.

Яшь шул, балам, канатларың,
Ныгыр әле очканда.
Онытма туган ояңны,
Киң күкләрне кочканда.

БЕЛЕМ АЛИҺӘСЕ — ӘЛИФБА

Бала чагым чыкса кулын изәп,
«Кил монда-а!» — дип, барыр юлыма,
Вакыт чиген кичәр тылсым итеп,
Әлифбамны алам кулыма.

«Качыш-качыш» уйныйм... Өлкән уйлар
Бүген мине эзләп тапмасын.
Ак бантиклы нәни кызчык булып
Ачам балачакның капкасын.

...Әлифбамнан карый таныш йөзләр,
Сагынгандыр мине алар да...
Тик дәшмиләр, үз-үзеңне онытып
Йөрдең дигән кебек кайларда.

Әнә Муса тауда чана шуа,
Каз ашата үскән кыз Наза,
Дамир душта, Бәшир балык тота,
Хаҗи апасына хат яза.

Чү! Әминә нигә елый тагын
Куе таллы елга буенда?
...Читтән генә кызыгып карап торам
Сабый күңелем дәшкән уенга:

— Куян, син кайда?
— Яшел тугайда.
— Куян, син кайда?
— Калын урманда.
— Куян, син кайда?
— Карлы буранда...

Хәтер сурәтләре җанлана да,
Өзәм чикләвеген, миләшен.
Авыз итәм Бану биргән балны,
Әни салган балан бәлешен.

...Белем дигән изге мәгарәнең
Син, Әлифбам, алтын ачкычы;
Һәр хәрефең, һәр иҗегең гүя
Тормыш үрләренең баскычы.

Галимгә дә, гади эшчегә дә
«А» дан «Я» га сабак биргәнсең;
Сабыйлыктан безне зур дөньяга
Син җитәкләп алып кергәнсең.

Рәхмәт сиңа, гыйлем алиһәсе —
Туган телнең тугры сакчысы.
Әлифба ул — туган телдәй, берәү!
Булмый начары йә яхшысы.

...Белсәм дә мин тәүге сентябрьгә
Кабат кайту мөмкин түгелен,
Изге китап — Әлифбамны ачам,
Сафландырыр өчен күңелем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 апрель 2020 - 13:18
    Без имени
    Рәхмәтләрем!