Гомере әрәмгә узмаган
12нче апрельдә балалар язучысы Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрованың (1930-2002) туган көне.
ТУГАН АВЫЛЫМ
Туган авылым
Мишә буенда.
Чыкмый күңелдән,
Һаман уемда.
Шунда тудым,
Ачытым күземне.
Шунда әйттем
Тәүге сүземне.
Бишек җырын
Шунда тыңладым,
Шунда үтте
Яшьлек елларым.
Һөнәр алды
Шунда кулларым.
Туган авылым
Калды еракта.
Язмыш чакырды
Безне еракка.
Әй, сагындыра
Йөргән юлларым.
Сагындыралар
Яшьлек елларым.
МӘҢГЕ ИСТӘ
Өч дистә ел яшәмәдең
Арабыздан китеп бардың.
Мәңгелеккә, мәңгелеккә
Күңелләргә кереп алдың.
Аз яшәп тә, күп эшләдең
Дәртле Тукай, көчле Тукай.
Изге безгә син туган ай,
Син хөрмәтле безгә, дускай.
Туганыңа унбер дистә,
Шигырьләрең һаман истә.
Үтеп китәр күп гасырлар,
Онытмаслар сине һич тә.
Син талантлы халык улы,
Алтын булган синең кулың.
Ачыла тел сине укып,
Дәвам итә иҗат юлың.
ГОМЕР БИР КЕШЕГӘ
Мин яратам җырны,
Табигатьне, җирне,
Чишмә чылтыраганны
Тыңларга.
Агым сулар кебек
Агып кына киткән
Үткән гомеркәйне
Уйларга.
Күңел дулкынлана,
Үзем карыйм алга,
Күрәм, һаман юллар
Кыскара.
Сизә күңел, әрни,
Әрни йөрәк яна,
Бигрәкләр дә гомер
Кыска ла.
Бик санаулы сулыш,
Нигә кирәк сугыш?
Әз бирелгән гомер
Кешегә.
Бирмәс микән ходай,
Килеп теләк уңай,
Бер кычкырсам бөтен
Көчемә.
Озын гомер бир! – дип
Кешегә!
ТУГАН ЯК
Йөрәгемнең түрендә
Яшел төбәк – туган як.
Туган якта син ахак,
Туган якта йөзең ак.
Туган якта сүзең пак.
Авыл серләрен сиздем,
Авырлыкларга түздем.
Таныш анда һәрбер моң,
Агачлар шавы таныш,
Кимрәк шул монда сагыш.
Миндә теләк бер генә,
Яшәр идем гел генә
Авылда, кырларымда.
Авылымның кешеләрен
Яшәртеп җырларымда.
Заһирә ГОМӘРОВА
(1930-2002)
Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова 1930 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. Туган авылы мәктәбендә дүрт сыйныфны тәмамлап, күрше Сикертән җидееллык мәктәбен бетерә. Аннан Арча педагогия училищесында белем ала. 1948 елның 15 февралендә Масра авылында укытучы булып хезмәт юлын башлый. Аңа ике ел вакытлыча гына Курса Баш, Иләбәр, Керәне авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә туры килә, ә Эзмә авылы аның тормышын нигезеннән үзгәртә. Ул 1950 елның гыйнвар аенда, үзе белән бергә эшләгән, Олыяз авылы егете Габделбәр Гомәровка кияүгә чыга. Үзләренә сердәш, таяныч итеп өч кыз алып кайталар (Ләбибә, Зәбидә, Лилия).
Яшь вакытта Заһирә Әбүбәкер кызын бөтен нәрсә кызыксындыра. Ул үзлегеннән химия фәнен үзләштерә. Балачактан ук табигатькә, әйләнә-тирәгә мәхәббәт аны 1953-1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының химия һәм биология бүлегенә укырга китерә. Заһирә Гомәрова мәктәптә химия, биология укыту белән бергә җыр дәресләре дә алып бара. Ул эшләгән дәвердә Эзмә авылы мәктәбе, Казан химия-технология институты каршында үткәрелгән олимпиадасында катнашып югары бәягә лаек була. Ә мәктәптә музыка кораллары оркестры төзеп, зона фестивальләренә кадәр узып, телевизордан чыгышлар ясыйлар. Шуларга өстәп ул – беренче разрядлы шахматчы.
Заһирә Гомәрова 1960-1962 елларда авыл советы рәисе булып эшли. Ләкин ул мәктәптән аерылуны күз алдына китерми, 35 ел гомерен балалар укытуга багышлый.
З. Гомәрова яшьтән үк яза. Эзмә авылында эшли башлаган елларда ул шигырьләрен район газетасына бирә. Аның исеме районның «Җиңү байрагы» газетасы битләрендә күренә башлый. Ул хезмәт кешесе, зур уңышларга ирешкән шәхесләр турында очерклар яза, шулай ук шигырьләре белән дә күренә. Аны район газетасы каршында эшләп килүче «Мишә дулкыннары» исемле әдәби түгәрәккә чакыралар, һәм ул актив хәбәрче булып китә. 1965-1968 елларда «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталарында штаттан тыш хәбәрче була. 1965 елда шагыйрәнең «Яшьлек таңы» исемле беренче китабы дөнья күрә. Аңа күп эзләнергә, үзенә генә хас булган яңа ачышлар табарга, төрле бизәлешләр кертеп үз өстендә эшләргә туры килә. Үз алдына куйган максаттан тайпылмый каләм остасы бу вакытта да югалып калмый – бер-бер артлы китапларын чыгара килә. «Иске ел кая китә» (1965), «Мәктәп юлы» (1966), «Чын герой» (1968) «Нәни врач» (1970), «Әниснең әнисләре» (1980), «Йөгерек елга» (1993), «Бабай балы» (1995), «Хикмәтле дөнья» (1997), «Дусларга бүләк» (1999), «Әшнәләр» (1999), «Саумы, кояш!» (2000) һ.б.. Китаплар, китаплар... Шагыйрәнең бер-бер артлы дөнья күргән иҗат җимешләре – 17 китап бастырып чыгара.
Заһирә апа Гомәрованың шигырьләре яңгыравыклы һәм балалар күңеленә барып җитәрлек ятышлы итеп язылганнар. Тиз истә калалар, балаларны фантастик, хыялый дөньяга алып керәләр, табигать серләрен аңларга ярдәм итәләр, туган табигатькә мәхәббәт, дуслык, иптәшлек тойгылары тәрбиялиләр.
Алардагы кыңгырау чәчәк чылтыравын ишетеп, күбәләкнең канатын төзәтергә җыелган чәчәкләр дә, һәрчак иртән торып битен юып куючы песи дә, йөзә торган «чебиләр» чыгарган тавык та, тунлы Кыш бабай да – барысы да нәниләребезне әдәплелеккә, тәүфыйклы булып үсәргә, олыларны ихтирам итәргә, кечеләрне якларга, кыскасы игелекле булырга өйрәтәләр.
Күлмәген юды Гөлли,
Кая эләргә белми.
Әбисе аны өнди:
– Бар, – ди, – кояшка эл! – ди
Гөлли куанып көлде,
Бераздан елап керде.
Кояшка, – ди, – буй җитми,
Күлмәген инде кипми.
Ул балаларның тойгысын, дөньяга мөнәсәбәтен бөтен йөрәге белән кичереп, үзе бала булып сөйли белә иде.
Истәлекләр, истәлекләр алар байтак...
Заһирә Гомәрова үз укучысын тапкан, үз максатын аңлап, каләмен чарлаган шагыйрә. Ул гомеренең бер минутын да әрәмгә үткәрми яшәде.
Китаплар өелгән алдымда,
Укыйсы – барын да, барын да.
Укырлык көчең бар чагында
Укыйсы китаплар бетмәсен, Бер минут әрәмгә үтмәсен.
Көн туса күбәя эшләрем,
Эш артса күбәя көчләрем.
Ялкынын дөрләтә хисләрем.
Эшләрем бетмәсен-бетмәсен,
Бер минут әрәмгә үтмәсен.
Күңелдә әйтәсе сүзләрем,
Тик әле күбесен тезмәдем.
Язарга бизәкләр эзләдем.
Язасы сүзләрем бетмәсен.
Бер минут әрәмгә үтмәсен,
Гомерем әрәмгә үтмәсен.
«Гомерем әрәмгә узмаган»
Шагыйрә Заһирә Гомәрованың гомере бушка узмаган. Аның үз чылтыравы белән урман гөлләрен уятучы кыңгырау чәчәкләре, күлмәген кояшка эләргә тырышучы Гөлли, чишмә йөрәген чистартучы шәфкатьле малай, умарталыкта бал кортлары чаккан бала - берсе дә ялгыз түгел. Шагыйрә шигырьләренең үз укучылары бар.
Заһирә Гомәрова 1985 елдан 2002 елга кадәр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. 1995 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова 2002 елның 4 гыйнварында вафат булды.
Роза Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев