Көмеш кыңгырау

Гөлләр елый, улым...

Рәдиф Гаташ шигыре.

Нәни улым, күземә карап сөйлә:
- Тимим, димсе?, гөлгә?!
Әбиең әйткән: «Чәчәкләрен өзсәң,
Гөл ул елый, үлә...»

- Гөл елыймы, Әтием? -
дисең, - Чынмы?!
Нәрсә әйтим сиңа...
Гөл елый шул, улым, бик нык елый,
Өзмә аны, тимә.

Елатма! Гөл елый. җирдә, белсәң,
Бөтен нәрсә елый.
Таш җанлылар гына үлән-чәчәк
Тоймый диеп уйлый.

Болытларның салкын яше тама,
Таулар иңри, түзми.
Елгаларның күңеле тулып таша,
Бөгелеп, таллар үкси.
Кеше елый бик еш! Дөнья булгач,
Нинди чагың булмый...
Кайгы-шатлык, гарьлек-гамьнән елый...
Ир эченнән елый.
Елый белү, улым, әйбәт нәрсә!
Яшь юшкынны юа.
Ярасына, нәфрәтенә дәва
Таба шулай дөнья.
Шулай, улым! Яшькә тула калса
Беркөн ике күзең,
Ела... Ләкин елак дип атама
Бу дөньяның үзен.
Кеше булсаң, яшьләреңне сөртеп,
Юатучы була.
Юанырсың... Тик бел бәләкәйдән:
Елатучы булма!
Елатучы булма! Бик сак кагыл
Үләннәргә, гөлгә.

Гөл елый ул. Җирдә бөтен нәрсә
Шулай елый, көлә,
Хәтта үлә белә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: